1 октябрьдә халыкара каһвә көне билгеләп үтелә. Әлеге йокыдан уята торган эчемлек турында бик күп мифлар бар. Әйтик, кофе эчкән кешенең сөякләре нык булмый, ул зыянлы эчемлек һәм башкалар. Әлеге язмада кофеинлы эчемлек турында күбрәк мәгълүмат белербез, кайбер каһвәханәләр белән танышырбыз һәм психолог фикеренә дә колак салырбыз.