Логотип Идель
Бу – тема!

2024 ЯШҮСМЕРЛӘРЕННӘН КИЛӘЧӘККӘ ХАТ

«Ялкын»га нигез салганда Муса Җәлил, Абдулла Алишлар, бер гасырдан соң яшь егет һәм кызлар аның 100 еллыгын бәйрәм итәрләр дип күз алдына китерделәрме икән? Ә вакыт исә күз ачып йомганчы узган да киткән. Ә тарихта каласы килә бит. Шуңа без киләчәк буыннар өчен вакыт капсуласы калдырырга булдык. 2024 елның яшүсмерләре киләчәк турында нәрсә уйлый?

 

Яшүсмерләргә без 3 сорау бирдек:

1. 30 елдан соң дөнья нинди булачак?

2. Яңа буын яшьләре нинди булыр дип уйлыйсың?

3. Яраткан цитатаңны/фразаңны яз.

 

Элина Миңнеханова, 18 яшь, Әлмәт:

«Якын киләчәктә глобаль үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, әмма ул вакытта дөнья, яшәвебез инде тулаем роботлашып бетәчәктер.

Киләчәк яшүсмерләре исә бездән күпкә акыллырак һәм тәртиплерәк булыр дип уйлыйм. Без башлаган сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, үзеңне камилләштерү юнәлешен алар дәвам итеп, бик бәхетле кешеләр булырлар кебек. Аларга киңәшем да бар: мөһим эшләрне һәм сөйләшүләрне «аннары»га калдырмагыз, соң булуы ихтимал».

«Үлгәннәрне кызганма. Исәннәрне жәллә, аеруча – мәхәббәтсез яшәүчеләрне»

 

Злата Хәбибуллина, 16 яшь, Яр Чаллы:

«Киләчәкне мин тулаем роботлардан торачак дип күрәм. Минем өчен бу бераз моңсу. Инде хәзер без Алиса кебек акыллы колонка, үзе юа торган тузан суырткычсыз яшәүне авыр дибез, киләчәктә роботларсыз өйдән дә чыга алмабыз, бәлки. Әмма мин беләм – роботлар кешеләр кебек үк күңел хәләтен, эмоцияләрне тоя алмаячаклар, шуңа әхлакый функцияләр, дөньяны бәхетле һәм рәхәт итү кешеләр кулында!

Киләчәктә яшүсмерләр искиткеч мәрхәмәтле, бер-берсенә карата ягымлы, тирән фикер йөртә белүче, һәм иң мөһиме – җаваплы булачаклар. Алар яшәгән чорда буллинг дигән әйбер булмас, дип ышанасы килә.

Киләчәк буынга шул технологияләр заманында гади һәм табигый әйберләр турында онытмаска киңәш итәр идем. Күбрәк күзгә-күз карап аралашыгыз, саф һавада, урманда йөрегез. Яратыгыз һәм дөньяга ачык булыгыз».

«Импульс килеп җитте – димәк элемтә бар».

 

Аиша Әлгаҗиева, 15 яшь, Әстерхан:

«Киләчәккә өметләрем зур, минемчә, дөньяда ниндидер зур ачыш булачак һәм нәкъ менә ул кешелекне яхшы якка үгәртәчәк. Мин киләчәкнең экологик яктан чиста булуын телим.

Киләчәк яшүсмерләре бездә яхшырак булыр кебек. Чөнки аларның моңа мөмкинлекләре күбрәк булачак, технологияләр һәм киләчәкнең башка кызыклы нәрсәләре аларның үсешенә ярдәм итәчәк. Аларга бары тик бер теләк: икейөзле булмагыз.»

«Иң тирән яралар да төзәлә – бирешмә»

 

Рифнур Әһлиуллин, 19 яшь, Кукмара:

«Киләчәктә дөньябыз – яшәү өчен шактый рәхәт, тик шул ук вакытта күп белем таләп иткән урын булыр дип уйлыйм. Мин татар телендә сөйләшүче балалар, татар телле контент, «Сәләт» кебек оешмалар югалмас дип ышанам. Әйе, киләчәктә, бәлки, туган телебездә сөйләшүчеләр азрак булыр, ләкин без, яшьләр, моны булдырмас өчен бар көчебезне куярбыз.

Киләчәк яшүсмерләрне бик акыллы, күп телләр белүче, үзенең менталь һәм физик сәламәтлеген кайгыртучы булырлар дип күзаллыйм. Әйе, бәлки алар китапларны азрак укыр, аралашу өчен күбрәк заманча технологияләр кулланыр. Тик шулай да, алар искиткеч бәхетле булырлар».

«Зур адым белән алга»

 

Гөлинә Минҗәләева, 19 яшь, Биектау районы:

«Минемчә, якын киләчәктә дөнья тизләнәчәк, мәгълүмат җиткерү, һәм алу вакыты азрак булачак. Хәзер без интернет югалып торган арада күпмедер вакыт ансыз тора алсак, киләчәктә интернетсыз бер минут та тора алмабыз, дип уйлыйм.  

Яшь буын барлык проблемаларны да дистанцион рәвештә хәл итә торган булыр дип күзаллыйм. Яшүсмерләргә мирас булып кәгазь тартмалы «Alpen Gold» шоколадын һәм иң тәмле «омичка» сырын калдырыр идем».

«Без кешеләрне түгел, ә бәлки алар белән бәйле мизгелләрне күбрәк сагынабыз, шуңа һәр мизгелнең кадерен белеп яшик.»

 

Альбина Ясавиева, 19 яшь, Арча:

«Киләчәктә без телефоннар урынына «vr» күзлекләр белән йөрербез, мөгаен. Кешеләр өчен күп әйберне роботлар эшләсә, бездә якыннар белән аралашыр, яраткан һәм теләгән эшләр өчен күбрәк вакыт калачак. Киләчәккә бәйле тагын бер хыял – йөртүчесез такси, һәм аларга арзан бәя.

Киләчәк яшьләренә өмет зур! Минемчә алар дөньяга ачык, кыю һәм киң фикер йөртүче кешеләр булачак. Өстәвенә, алар күп телләр беләчәк, чөнки 10 елдан соң бу чыннан да мөһим булачак.

Гомумән, киләчәк яшьләрнең фикерләве дә башка булачак, глобаль проблемаларны хәл итү аларга калачак инде. Киләчәк буынга тапшырыла торган вакыт капсуласына мин тиеннәр һәм кәгазь акча салыр идем, кем белгән, бәлки киләчәктә алар да бетәр».

«Белемгә тартылу - һәр мөселман кешесенең бурычы» (Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.))

 

Айназ Идиятуллин, 17 яшь, Казан:

«Якын киләчәктә дөнья танымаслык ук булып үзгәрмәс, дип ышанам. Әйе, нейрочелтәрләр, ясалма фәһем тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнер. Бәлки Айфонның инде 30 нчы версиясе чыгар. Тик шулай да, бар җирдә оча торган машиналар, роботлар булмас, ә бәлки шуларның беренчел вариантлары гына чыга башлар.

Ә  яшүсмерләр исә безнең кебек үк булырлар дип уйлыйм. Шундый ук кыю, үз сүзле, актив. Тик шунысы борчый – аларның киләчәктә укытучыларга хөрмәте булырмы икән? Чөнки әлегә «мин генә хаклы» дигән фикер кайбер яшьләрдә бик нык сизелә. Киләчәк буын да үзләрен генә түгел, ә башкаларны да, аларның хисләрен дә кайгыртсын иде».

 «Без инде әзер, ә син әзерме?»

 

Зәйнәп Хөснуллина, 16 яшь, Казан:

«Киләчәктә тормыш җиңелрәк булыр кебек. Яшәү тагын да тизләнәчәк. Тукталышка чыгу белән, син теләгән автобус килеп җитәчәк. Китапханәләрдә китапларны укып тормыйча гына эчтәлеген белеп булыр, дип уйлыйм. Ләкин моның тискәре яклары да булачак.

Ә яшьләр исә күп телләр беләчәк. Күпләр аларны әрләсә дә, минемчә, киләчәктә нәкъ менә алар югалып калмыйча, дөньяны үзгәртүче булачак. Киләчәгебез яхшы кулда дип ышанам, чөнки мөмкинлекләр күп булачак, яшүсмерләр аларны кулдан ычкындырмаячак».

«Кеше китә – сүзе кала»

 

Мәдинә Галиәхмәтова, 15 яшь, Казан:

«Әлегә ясалма интеллект камилләшеп бетмәгән, ләкин инде 10 елдан соң ук ул бөтен тормыш өлкәләрен үзгәртер һәм шактый күп һөнәрләр юкка чыгар, дип уйлыйм. Әмма ул һөнәрләр урынына тиз арада яңалары да барлыкка килер. Әлбәттә, ясалма интеллект кешеләрне тулысынча алыштыра алмаячак «ярдәмче корал» гына булыр.

Тормыш үзгәргәч, кешеләр дә үзгәрә. Минемчә, яңа буын яшьләре җитез, белемле һәм яңалыкка ачык булырлар. Яңа буын мәгълүматны бик тиз эшкәртәчәк – карарлар кабул итү, фикерләү, үзләштерү тизлеге бик югары булыр. Алар безгә караганда күбрәк сәяхәт итәр, дип уйлыйм».

«Тормыш – яшенле яңгыр туктавын көтеп утыру түгел, ә яңгыр астында биергә өйрәнү»

 

Әмирхан Исхаков, 13 яшь, Казан:

«Минемчә, якын киләчәктә күзлек яки контакт линзалар кигән кешеләр саны артыр, чөнки күпләрнең гаджетларда утырып күзләре начар күрә башлаячак. Тагын күпләр кулларына китап, гәҗит, журналлар алмаганлыктан, әкренрәк укый башлар.

Яшьләрнең күбесе тернажёр залларына йөрер кебек. Бу инде хәзер үк актуаль, мәсәлән, минем кайбер 14 яшьлек дусларым залга йөри. Шул сәбәпле, яңа буын яшьләре бик яхшы физик формада булыр, дип уйлыйм.

Ә менә яңа буын татар яшьләре туган телләрен белерме икән? Хәзерге көндә кайбер мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре юк. Әле тагын, кайсыбер гаиләләрдә ата-аналар балаларын татар теленә өйрәтми. Татар балалары татар телен белми... Әмма бу балаларның үз теләкләреннән дә тора. Без, теләсәк, индус телен дә өйрәнәбез. Барысы да үзебездән тора».

«Киләчәк бары тик безнең (яңа буын) куллар(ын)да»

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев