Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЭЧКЕ ХАЛӘТЕҢ НИНДИ: БАЛА, ӘТИ-ӘНИ ЯКИ ОЛЫ КЕШЕМЕ? (тест)
Бүген һәр шәхеснең 3 эго-халәте – эчке бала, олы кеше һәм эчке әти-әни турында сөйләшербез. Бу халәтләрнең функцияләре нинди? Ни өчен алар баланста булырга тиеш? Алар арасындагы гармонияне ничек булдырырга? Җавапларны язмада табып, үзеңне тикшерү өчен, тест та чишә аласың. -
BACK TO SCHOOL: ЯГЪНИ МӘКТӘПКӘ МИЛЛИОН СУМ ТУЗДЫРМЫЙЧА НИЧЕК ҖЫЕНЫРГА?
Мәктәптә укыганда август аен Ютубта “back to school”, ягъни мәктәпкә канцелярия, киемнәр һәм башка кирәк-ярак алу турында видеолар карап уздыра идем. Ул блогерларның күбесе Мәскәүдә яисә башка зур шәһәрләрдә яшиләр иде, шуңа күрә дә ала торган әйберләре затлы, кыйммәтле һәм бик матур иде. Әлмәт районының бер авылында яшәүче кыз өчен бу видеолар илһам чыганагы да, күз яшьләре чыганагы да иде. Чөнки ул әйберләрнең 90% мин ала алмый идем. Шөкер, бүгенге көндә маркетплейслар, төрле кесәгә туры килгән кибетләр һәм мәктәпкә миллион сум акча туздырмыйча гына әзерләнү турында лайфхаклар бик күп. Сезнең белән аларның иң текәләре белән бүлешәм. Киттек! -
КАЗАНГА «ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ» КИЛДЕ: КҮРЕР ӨЧЕН 5 СӘБӘП
Казанның тимер юл вокзалында 24-26 июль көннәрендә «Җиңү поезды» күчмә музеен күреп булачак. «Җиңү поезды»ның һәр вагоны Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган. Музейга теркәлү буенча һәр теләгән кеше килергә мөмкин. -
ТУҢДЫРМА КЕМНӘР ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ?
Җәен, бигрәк тә кызуда, барыбыз да туңдырма белән ләззәтләнергә ярата. Әмма бу салкын тәм-том бөтен кешегә дә ярамый. Туңдырма кемнәр өчен зыянлы һәм аны ничек алыштырып булуы турында язмада сөйләдек. -
БҮЛӘКНЕ БИРӘ ҺӘМ КАБУЛ ИТЕП АЛА БЕЛӘСЕҢМЕ?
Бүләкләр бирү көне ел саен 17 июльдә дөньяның барлык илендә дә билгеләп үтелә. Бу иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге көнне якын кешеләргә матди бүләкләр генә түгел, мәхәббәт, кайгырту, игътибар, җылылык бирү дә мәслихәт. -
«ИҢ МӨҺИМЕ – АЧУЫҢ КӨЧЛЕ БУЛГАНДА ХЕЙТЕРЛАРГА ҖАВАП БИРМӘҮ»
Замана яшьләрен блогерлык белән шаккатырып булмый. Бүгенге көндә күбәсендә социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары, үз аудиториясе бар. Шулай да алар арасында күбесе үзен күрсәтү белән генә чикләнә. Бу язманың героинясы исә социаль челтәрләр аша кешеләргә дини белемнәр бирергә тырыша, өстәвенә йөзәрләгән мөселман кызларын берләштерүче комьюнити төзүче дә әле ул. Кызыктырдыкмы? Ә хәзер Альбина белән якынрак танышыйк! -
МЕҢ ДӘ БЕР ТАУ, МУНЧА ҺӘМ АЗАТ ХАЛЫК: КАБАРДИНО-БАЛКАРИЯГӘ СӘЯХӘТЕМ
Сәяхәткә күчкәнче, үзем турыда бер-ике сүз. Мин еш кына бер үк юллар белән йөрүче, бер үк төрле ризыклар ашаучы, бер үк кешеләр белән аралашып, яңага алынганчы мең икеләнүче кеше. Ә бу тур хакында пост күргәч, мин үземә берничек тә «юк» дип әйтә алмадым. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән биш көн вакыт уздырачагымны белә торып та. -
ЧЕМОДАНЛЫ ТОРМЫШ: УҢАЙЛЫ ҺӘМ МИНИМАЛЬ СТРЕСС БЕЛӘН КҮЧЕНҮ ТӘҖРИБӘСЕ
Минем барлыгы биш тапкыр күченгәнем бар, иң «күләмлеләре»: авылдан – Казанга, Казаннан – башка төбәккә. Соңгысы хәтта ике тапкыр булды. Күптән түгел янәдән вакытлыча башка төбәккә күчендем (эшкә бәйле) һәм бар тәҗрибәмне туплап, уңайлы һәм психикага минималь зыян китерердәй күченү турында текст әзерләргә булдым. -
«АЧЫ СУ» – ШОКОЛАД КӨНЕ: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Ә сез беләсезме, бүген – сөтле, ак, кара, чикләвекле һәм башка күп-күп төрле шоколад яратучылар көне! 1995 елда французлар уйлап тапкан әлеге тәмле бәйрәм хәзер дә бөтен дөньяда үткәрелә. Язмада шоколад белән бәйле кызыклы фактларны җыйдык. -
РАК ТҮГЕЛ УЛ – АЛОПЕЦИЯ! МИНЕМ ТӘҖРИБӘ
Кызганычка, бу дөньяда безнең сәламәтлеккә зыян салырдай факторлар бик күп. Аларның шактые организмны эчтән зарарласа, икенчеләре кешенең тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләргә сәбәпче була. Менә бер мисал: урамда пеләш кызны очраттыгыз ди. Сезнең беренче уегыз нинди булачак? Мөгаен күпләр «анда рак» яисә «фрик, чәчләрен кырып ташлаган» дип нәтиҗә ясыйдыр. Әмма чәчләр коелуга китерә торган тагын бер авыру бар, ул – алопеция. -
НИЧЕК ДӨРЕС ТАЛАШЫРГА? 5 КИҢӘШ
Көлмәгез һәм тузга-язмаган нәрсәләр язып утыралар димәгез. Безнең ничек бәхәсләшү һәм талашуыбыздан әңгәмәдәшебез белән мөнәсәбәтләр яхшырырга яисә, киресенчә, бөтенләйгә бозылырга мөмкин. Дөрес итеп талашу өчен киңәшләрне биредә санап үттек. -
ТИРӘ ЯКТА ЫГЫ-ЗЫГЫ, Ә СИН ТЫНЫЧ: РЕСУРСЛЫ ХАЛӘТТӘ КАЛЫР ӨЧЕН 6 КИҢӘШ
Миңа кайчак кемдер тормышыбыз тизлеген 2х итеп, безне күзәтеп, көлеп утырган сыман тоела. Чөнки көн, атна, ай, ел дәвамында булган тыныч мизгелләр бармак белән санарлык. Ыгы-зыгыда булу, тормыш куу – заманабыз үзенчәлегедер. Шулай да, менталь сәламәтлекне дә саклап каласы килә бит. Шуңа күрә бу язмада мин ресурста, тынычлыкта калыр өчен 7 ритуал тәкъдим итәргә булдым. Киттек! -
ОНЛАЙН ЯЗЫШУДА НИНДИ 5 ӘЙБЕР ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛМИ?
Без 24/7 социаль челтәрләрдә утырабыз. Бөтен тормышыбызны шунда яктыртабыз, шәхси әйберләрне дә нәкъ менә онлайн язышуларда ачабыз. Әмма бөтенесен дә мессенджерларда ачып салу дөрес түгел, бу куркыныч тудырырга мөмкин. Онлайн язышуда 5 әйбер турында фикер алышмау киңәш ителә. Алар турында тулырак – язмада. -
«ЕГЕТ КЕШЕГӘ МОНДЫЙ ӘЙБЕР КИЛЕШМИ! СӨРТ! ОЯТ!»: ЕГЕТЛӘРНЕҢ ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕНӘ БӘЙЛЕ СТЕРЕОТИПЛАР
Хатын-кызлар өчен тәннең һәр миллиметры өчен крем ясалган, ә ирләрнең юыну әйберләре гадәттә «1 флакон эчендә гель, шампунь, бальзам», чөнки ирләргә андый юк-барга вакыт уздыру килешми (имеш). Ә берәр егет кесәсеннән гигиеничка чыгарса, башкаларның сәер карашларына игътибар иткәнегез бармы? Бу язмада егетләрнең үз-үзләрен карау, төрле процедураларга йөрү һәм җәмгыятьнең моңа карата каршылыклы фикерләре турында сөйләшербез. -
НЕЙРОН ЧЕЛТӘРЕ: КИЛӘЧӘКТӘ БЕЗНЕ НИ КӨТӘ?
Көн саен диярлек, социаль челтәрләрдә компьютерларның музыка язарга өйрәнүләре һәм тиздән танылган музыкантларны алыштырачаклары турында сөйлиләр. Чыннан да, музыка өлкәсен нинди язмыш көтә икән? Ничек уйлыйсыз? Бу язмада мин әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым һәм нейрон челтәрләре ярдәмендә үз кулларым белән төрле көйләр язып карадым!