ЗУМЕРЛАРНЫҢ СТОМАТОЛОГИЯГӘ БӘЙЛЕ ЯҢА ТРЕНДЛАРЫ
Интернет челтәрләрендә инде берничә ел стоматология трендлары вирусланып килә. Тешкә бизәнү әйберләре (скайслар) модасы кайтты, маркетплейсларда ялган брекетлар һәм кулдан ясалган вакытлы пломбалар барлыкка килде. Өстәвенә яшүсмерләр тырнак ясар өчен яраклашкан пилкалар белән тешләрен төзәтә.
- Скайслар һәм твинкллар
Скайслар – ул махсус пломба материалы ярдәмендә тешкә ябыштырыла торган стразалар. Алар төрле формада, төрле төстә булырга мөмкин – гап-гади көмеш боҗралардан алып, кызыл йөрәкләргә яки соры аюларга кадәр. Твинкллар – шул ук скайслар, тик премиаль сыйфатлы, мәсәлән, ул бриллианттан ясалган булырга мөмкин.
Скайсларны өч ысул белән куерга мөмкин:
– Стоматологта. Клиникаларда мондый процедураның бәясе 2000 сумнан башлана.
– Матурлык салоннарында. Биредә скайсларны 600 сумга урнаштырырга мөмкин.
– Мөстәкыйль рәвештә. Маркетплейсларда стразалар нибары 200 сумга сатыла.
Яшьләр ешрак соңгы ике вариантны сайлый, чөнки җиңелрәк һәм арзанрак. Скайсларны мөстәкыйль ябыштыру өчен страза, клей һәм пинцет кирәк. Ә салоннарда мастер башта тешкә махсус база гель сылый, аңа страза ябыштыра, өстеннән кабат топ-гель һәм тырнак лагы киптерә торган лампада тешне киптерә.
Стоматолог фикеренчә, скайслар ике очракта гына зарарсыз була ала:
Беренчесе – аларны стоматология клиникасында гына ябыштырырга кирәк. Чөнки анда, косметик салоннан аермалы буларак, кирәкле профессиональ җиһазлар бар. Моннан тыш, стоматологның тешнең өслеген эшкәртү өчен махсус составлары бар. Косметик салоннарда алар юк, кислоталы сыекча белән ирен һәм аңкауларны яндыру куркынычы бар.
Икенче шарт – тешне яхшылап чистартып, карап торырга кирәк.
Шушы ике таләпне үтәмәсәң, скайслар зыянлы булырга мөмкин, чөнки алар астында күп пычрак җыела. Скайс махсус пломбировка материалына ябыштырыла, аны страза төшкәч, кубарып алырга кирәк, күпләр моны эшләми, шуның нәтиҗәсендә тешләрдә кариес барлыкка килә һәм эмаль бозыла.
- Грилзлар
Грилзы (ингл. grills - «рәшәткәләр») – тешләргә махсус накладкалар ябыштыру. Алар көмеш, алтын, төрле төстә булырга мөмкин. Нәкъ менә аларны еш кына популяр артистлар яки рэперлар куйдыра – мәсәлән, Егор Крид. Клиникаларда грилзаларны якынча 100 000 сумга ясасалар, маркетплейсларда исә аларның бәясе 300 дән башлана.
Стоматологлар грилзларга нейтраль карыйлар, чөнки бу җайланма салынып куя торган. Ни дисәләр дә, чын грилзларны стоматология клиникаларында гына ясыйлар. Пациентның теш формасы алына, шуңа яраклаштырып теш техниклары грилзлар ясап, клиентка куя. Ә маркетплейсларда 300 сумга сатылган әйберләргә табиблар катгый каршы килә – аның нәтиҗәсендә прикус үзгәрергә мөмкин.
- Фальш брекетлар
Маркетплейсларда сатыла торган тагын бер тешкә бәйле әйбер – ялган брекетлар. Гадәттә наборлар 700-1000 сумга якын тора. Ләкин брекет итеп кигәнче, аларны башта җыярга кирәк – анда клей, дугалар, пинцет, таяклар һәм чехол бар.
Брекетлар дугасыз һәм дугалы була ала. Беренче вариантның төп куркынычы шунда: брекет клейга беркетелә, һәм аны үзлектән берничек тә кубарып алып булмый.
Дугалы брекетлар тагын да зарарлырак: алар прикус үзгәрүгә китерергә мөмкин, аннары теш казнасы белән проблемалар, баш авыртулары башланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый дәваланулар ортодонт күзәтүе астында узарга тиеш.
- Вакытлы пломбалар
Боларга өстәп, маркетплейсларда вакытлы пломбаларга да заказ биреп була – 30 гранула якынча 170 сум тора. Пломба кую схемасы гади: башта гранулалар кайнар суда эретелә, аннары масса тештәге тишеккә куела.
Стоматолог сүзе: «Вакытлы пломбалар – берничек тә аклап булмый торган сафсата. Азык-төлек тулган тишеккә пломба кую тешне туры мәгънәсендә үтерә. Бу эш пульпитка (тешнең тамыр каналлары ялкынсынуы) барып җиткерергә мөмкин, ә аннан инде тешне алдыруга да ерак түгел. Сүз уңаеннан, сыйфаты буенча вакытлы пломбалар бөтенләй сөендерми, алар бер-ике көннән дә артык тормый».
- Тешне тырнак пилкалары белән кырып тигезләү
Бу мода 2020 елда Великобританиядә барлыкка килгән. Кешеләр шушы ысул белән тешләрен тигезлиләр, ләкин алар моның никадәр зыян китергәнен аңлап бетермиләр. Тешнең эмален кыргач, дентин каналлары ачыла, ә бу исә тешләрнең сизгерлеген арттыра. Киләчәктә пациент анастезиясез яши алмаска да мөмкин, чөнки һәр авыртуны ул нык итеп тоячак. Әгәр дә сез тигез тешләр телисез икән – стоматологта реставрация ясатыгыз. Бу процедура вакытында табиб һичшиксез дентин каналларын ябып, матур, пөхтә итеп пломбировка материалын сала.
- Тешне агарта торган полоскалар
Бу – өй шартларында гына да ясап булган, ап-ак елмаю вәгъдә итә торган иң популяр товарларның берсе. Пластинкаларны өске һәм аскы казналыкка 10-15 минутка беркетергә кирәк.
Стоматологлар фикеренчә, барлык агарту тасмаларының составында лимон кислотасы бар. Тупас итеп әйткәндә, кеше лимон ала, аннан сок сыгып чыгара да тешләренә сылый. Ни өчен аларны алудан тыелырга кирәк?
- Эмаль өчен зыянлы, һәм ул тешнең сизгерлеген арттыра.
- Бу пластинкаларның нәтиҗәсе юк.
- Кислоталы состав аңкауны пешерергә мөмкин.
Димәк, иң куркынычсыз теш агарту – стоматолог бүлмәсендә генә.
Кешеләр акчаны янга калдыру өчен шушы трендларга кушыла. Чөнки стоматология клиникасында брекетлар кую өчен 100 000 сум чамасы акча кирәк булса, маркетплейста– нибары 1000 сум. Тик мондый гамәлләрдән соң, тешләрне элекке хәленә кайтару, дәвалау өчен тагын да күбрәк акча сарыф итәргә туры килүе мөмкин.
Яшүсмерләргә тешләрне карау буенча 6 киңәш.
– Иртән һәм кич теш чистартырга. Моны йомшак теш щеткасын кулланып, 3-5 минут эшләргә кирәк.
– Теш щеткасыннан соң теш җебе белән дә кулланырга кирәк.
– Көн дәвамында авыз куышлыгы өчен махсус пенка кулланырга мөмкин. Анда тәүлек буе җыелган налетны бетерә торган файдалы ферментлар бар.
– Газировкалар һәм энергетиклар куллануны минимальләштерергә. Сыеклыктагы шикәр эмальне нык боза.
– Ярты елга бер тапкыр стоматологка барып, авыз куышлыгына профессиональ чистарту үткәрергә.
Сурәт – https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев