Логотип Идель
Бу – тема!

Дубай шоколады: иң популяр тәм-том турында сөйләшәбез

Социаль челтәрләрдә хәзер Дубай шоколады зур популярлык казанып килә. Бу тәм-томга Казанда ихтыяҗ зурмы? Ул калган шоколадлардан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны язмадан белерсез.

Көнчыгыштан килгән әлеге шоколад үзенчәлекле составы белән аерылып тора. Аның эчендә фисташкалы паста һәм катаифи камыры. Нәкъ менә шулар аркасында шоколад «кетер-кетер» килеп тора да инде. Шушы сыйфатын блогерлар күреп алып, төрле АСМРлар төшерә. Шул сәбәпле, башкаларның да әлеге татлы ризыктан авыз итеп карыйсылары килә. Биредә маркетинг зур роль уйный дип әйтсәк тә, ялгыш булмас.

Шоколад турында күбрәк белер өчен кондитер Динә Курмаевага мөрәҗәгать итәргә булдык.

«Бүгенге көндә Дубай шоколады Рәсәйдә, Гарәп Әмирлекләрендә һәм, гомумән, бөтен дөньяда популяр. Ул – тәмтомнар арасындагы тренд. Әлеге тәмлүшканы ясау өчен сыйфатлы шоколад, фисташка пастасы һәм катаифи камыры кирәк.  Оригиналында тахини пастасын да кулланалар (кунжуттан ясалган паста). Шулай ук тиешле зурлыктагы силикон яисә пластик форма да кирәк.

Дубай шоколады гадиеннән зурлыгы белән аерылып тора. Калын эчлек һәм шоколад күләме дә аны кабатланмас итә. Фисташка тәме һәм шытырдавы күпләрнең күңеленә хуш килә. Шоколад белән эшләгәндә сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Чөнки ул кулга алгач, эремәскә тиеш. Казанда ихтыяҗ аның кадәр зур димәс идем, чөнки аның бәясе югары. Тик шулай да сораучылар бар!»

Ә син, дустым, Дубай шоколадын ашап карадыңмы әле?

Фото: piqsels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев