Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
АЧУЫҢНЫ НӘРСӘ ЧЫГАРА? ШӘХЕС ТӨРЕН БИЛГЕЛИБЕЗ
Ачуыңны нәрсә чыгаруга карап, Майерс-Бриггс тесты буенча шәхес төрен билгеләп була. Моның өчен нервга тигән әйберләр исемлеге белән язмада бүлештек. Әйдә, яхшылап уйлап кара әле, иң ачуыңны чыгара торган әйбер нәрсә икән ул? -
КЫЗЛАР ӨЧЕН ШӘП YOUTUBE КАНАЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Язмада кызлар өчен иң яхшы 6 кызыклы һәм мавыктыргыч YouTube каналлар белән бүлештек. Ул видеоканаллар косметика, матурлык, китаплар һәм төрле влоглар турында сөйли. -
ИКИГАЙ: ТОРМЫШ ЯМЕН ТАБАРГА БУЛЫША ТОРГАН ЯПОН ТЕХНИКАСЫ ПРИНЦИПЛАРЫ
Кайвакыт без шулай «Сугыш һәм тынычлык» романындагы Андрей Болконский сыман тормыш мәгънәсен эзләп изаланабыз. Бу язма – үз-үзендә казынырга яратучылар өчен. Тормыш ямен табарга булыша торган япон техникасы турында ишеткәнегез бармы? Ул икигай дип атала. Аның ярдәме белән үз-үзеңне аңлап, нәрсәгә дә булса карашыңны һәм максатларыңны үзгәртергә мөмкин. -
КИТАП ЯЗУ ПЛАНЕТАСЫ: ЗУР ИҖАТ ДӨНЬЯСЫНА АЯК АТЛАУЧЫ ЯШҮСМЕРГӘ КИҢӘШЛӘР
Хәзер мин тәүге романымны язу белән мәшгуль һәм сезгә бу катлаулы, әмма бик кызыклы иҗат юлы турында сөйләргә, киңәшләрем белән уртаклашырга телим. Әсәрне нәрсәдән башларга, сюжетны нинди принциплар буенча төзергә – яшь автор өчен мөһим кагыйдәләр турында тулырак бу язмада белерсез. Әйдәгез, башлыйк! -
КОРЕЯ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ СЕРЛӘРЕ: 5 КИҢӘШ + ФАЙДАЛЫ КУШЫМТАЛАР
Корея дорамалары фанатлары һәм, гомумән, Корея мәдәниятенә гашыйк кешеләр мине аңлар. Әгәр дә бу ил синең йөрәгеңә үтеп кергән икән, сиңа һичшиксез телне өйрәнеп, тизрәк анда барырга кирәк. Язмада Корея телен өйрәнү буенча 5 киңәш биреп уздык. -
КАРБЫЗ vs КАВЫН PARTY: ФОТОРЕПОРТАЖ
4 август көнне бу җәйнең иң кызу һәм тәмле бәйрәме – «Карбыз vs Кавын party» гөрләде! Сезгә бу бәйрәмнең иң шәп мизгелләрен яктырткан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фоторепортаж белән чикләнеп калу дөрес булмас, әлеге чарадан кызыклы нәтиҗәләр, видеоларны биредә эзлә. -
МИН УНИВЕРСИТЕТТАН КИТӘМ ҺӘМ УЛ ЯККА БҮТӘН АЯГЫМНЫ ДА АТЛАМЫЙМ!
Күз алдыңа китер: син БДИ тапшырдың, югары уку йортына кердең, укулар башланды, әмма инде икенче семестрга ук өметсезлеккә бирелдең: күңелсез, кызык түгел, «мин теләгәнчә булмады». Таныш хәлме? Әгәр дә «әйе» икән, бу язма – синең өчен, биредә мин мондый тормыш сынавы белән очрашкан яшьләрне җыйдым. Әйдәгез, башлыйк! -
КЫСКА ЧӘЧ, УЙЛАП ЧЫГАРЫЛГАН ПСИХИК АВЫРУЛАР ҺӘМ «ЧЫН БУЛМАГАН» ЯРАТУ
Мин яшүсмерләр арасында социаль сораштыру үткәрдем, аларның үзләре турында стереотипларга нинди фикердә булуларын сораштым. Шулай ук, бу язманың иң үзенчәлекле ягы – әби-бабайларның фикерләрен белү мөмкинлеге. Сезне кызыктыра алганмындыр дип өметләнәм. Әйдәгез, башлыйк! -
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ОПЕРАЦИЯ ҺӘМ «НАРКОЗ» ФИЛЬМЫ: ХИРУРГИЯ МОГҖИЗАЛАРЫ
«Хирургия һәм табиблар» дигәч, күз алдыгызга, зинһар, патологоанатом, реплантация ише куркыныч сүзләр, коточкыч мутацияләр, хастаханәнең суык идәннәрен, операция өстәлен китермәгез. Алардан үзем дә куркам, һәм шул сәбәпле монда сүз куркыныч әйберләр турында бармаячак. -
«INSIGHT PEOPLE»: «БЛОГЕРЛЫК – МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ ҺӨНӘР»
Бүгенге замананың тагы бер шәп ягы – блогерлыкның һөнәр икәнен аңлау, һәм бу өлкәдә белем бирүче, үсәргә булышучы кешеләр һәм оешмалар бар. Шуларның берсе – Insight people продюсерлык үзәге. Бу язмада без сезне бу оешма белән таныштырып, аның мөмкинлекләре турында сөйләрбез -
КЕШЕНЕҢ ХОЛКЫН ЙӨРЕШЕ БУЕНЧА НИЧЕК БЕЛЕРГӘ?
Кешенең тышкы кыяфәте, мимикасы, хәрәкәтләре һәм хәтта йөрүе дә аның холкы турында күп әйберләр сөйли ала. Сын-гәүдә, хәрәкәт тизлеге һәм адым киңлеге шәхси сыйфатларны ача, шуңа күрә алдыңда нинди кеше басып торганын җиңел генә фаразлап була. Язмада кешенең холкын йөреше буенча билгеләргә өйрәнәбез. -
«СӘЛӘТ-АЛМАЗ» АЛАНЫНДА УКУЧЫЛАР БИЗНЕС ТӨЗЕРГӘ ӨЙРӘНӘ
Киләчәктә эшмәкәр булырга теләгән 220 укучы «Сәләт-Алмаз» аланында бизнес серләренә төшенә. Сменаның төп максаты – дәресләр, остаханәләр, очрашулар аша балаларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә кызыксыну уяту. -
УРМАН САКЛАУНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР: КУКМАРА РАЙОНЫНДА РЕСПУБЛИКА МӘКТӘП УРМАНЧЫЛЫКЛАРЫНЫҢ VI СЛЕТЫ УЗДЫ
Кукмара районының Лубян авылында, Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» дип исемләнгән VI слеты катнашучыларны һәм җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Биредә республиканың 31 урманчылыкларыннан җыелган 100гә якын катнашучы җыелды. 3 көн дәвамында балалар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр алдылар, үз күнекмәләрен күрсәтә алдылар. -
МӘРЬЯМ ИБРАҺИМОВА: «ЗӘҢГӘР ШӘЛ»НЕ 9 ЕЛ ЭЧЕНДӘ 70 ТАПКЫР КАРАДЫМ!»
Казан Мәрьямне бизиме, әллә Мәрьям Казаннымы? Озак уйласаң да, җавапны тиз генә таба торган түгел. Әмма шуны әйтә алам, Казан үзәгендә матур итеп бәйләнгән яулыгы өстенә горур калфагын элеп куйган, камзул очларын, бала итәкле күлмәген җилфердәтеп каядыр ашыгучы кыз баланы күрсәгез, ул Мәрьям булыр! Әйтерсең лә, әдәби әсәрләрнең бер герое китап битләреннән чыккан да, татар кызларының үрнәк өлгесе булып безнең шәһәребездә яши! -
ТАТАРЧА КОМИКСЛАР, ГРАФИК НОВЕЛЛА ҺӘМ КВЕСТ-ПРОМЕНАД: «ҮЗ ТЕЛЕМ» ФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
26 июль көнне татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Иң яхшы авторларга проектларын тормышка ашыру өчен барлыгы 2 миллион күләмендә грант бирелде. Җиңүчеләр һәм проектлар турында тулырак – язмада.