8 МАРТ БӘЙРӘМЕН КАЙДА ҺӘМ НИЧЕК БИЛГЕЛӘП ҮТӘЛӘР?
8 Март – язның иң беренче, иң олы, иң матур бәйрәме. Бу көнне Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәләр. Аның тарихы гаделсезлеккә каршы көрәштән башлана. 1857 елның 8 мартында текстиль тармагында хезмәт куючы хатын-кызлар начар эш шартлары һәм түбән хезмәт хакына каршы протест белдерәләр, аннары 1901 елда Чикаго хуҗабикәләре сәяси хокукларның тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт, производствода эшләү һәм армиядә хезмәт итү мөмкинлеген таләп итәләр. Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә. Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр. Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелә. Бүген 8 Мартны дөньяның 30дан артык илендә билгеләп үтәләр һәм бу көннең төрле традицияләре бар.
Россиядә 8 Март – дәүләт бәйрәмнәренең берсе һәм рәсми ял көне. Бу көнне ир-атлар хатын-кызларга чәчәкләр (лалә һәм мимоза), конфетлар, бизәнү әйберләре һәм парфюмерия бүләк итәләр. 8 Март белән сөйгәннәрен генә түгел, әниләрен, апа-сеңелләрен, әбиләрен, хезмәттәшләрен һәм мөгаллимәләрен дә котлыйлар. Күпләр хатын-кызларны өй эшләреннән азат итәргә омтылалар, кичке аш әзерлиләр яки ресторанга чакыралар.
Белоруссия, Казахстан, Әрмәнстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан һәм Молдавия илләрендә дә 8 Март шулай ук ял көне булып тора.
Италияда хатын-кызларга мимоза бирәләр. Мимоза бүләк итү традициясе Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Римда барлыкка килгән дип әйтәләр. Кич белән итальянкалар рестораннарда яки барларда җыелалар, анда ир-атларга керү тыела.
Испанияда феминисткалар хатын-кызлар протесты көне уздыралар: демонстрацияләр һәм митинглар уза, халык алдында ризасызлык белдерәләр.
Францияда Jouree Internationale des droits des Femmes – бу Халыкара хатын-кызларның хокук көне дип тәрҗемә ителә. Бу тема 8 Март көнне оештырылган барлык чараларга кагыла: демонстрацияләрдә, күргәзмәләрдә, кинопремьераларда, симпозиумнарда күренә.
Вьетнамда 8 Март 2000 ел элек Кытайны басып алучылар белән көрәшкән Чынг апалары истәлегенә багышланган. Бу көнне барлык кызларга роза чәчәге бүләк итәләр.
Лаос илендә 8 март көнне бары тик хатын-кызлар гына ял итә.
Кытайда Халыкара хатын-кызлар көнен 1949 елдан бирле билгеләп үтәләр, әмма ул эш көне. Әмма хатын-кызларга закон буенча кыскартылган эш көне каралган. Кызыклы факт: 7 март көнне Кытайда рәсми булмаган кызлар көнен бәйрәм итәләр.
Японияда 8 Мартка зур әһәмият бирмиләр, чөнки алар үзләренең традицион Кызлар бәйрәмен (Хина Мацури) 3 мартта билгеләп үтәләр, ул көнне курчак күргәзмәләре оештыралар.
Таҗикстанда 2009 елда Халыкара хатын-кызлар көне Әниләр көне дип үзгәртелгән.
ЮАРда Халыкара хатын-кызлар көнен 9 августта, Индонезияда 21 апрелдә, ә Исландияда кыш ахырында билгеләп үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев