Логотип Идель
Бу – тема!

ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ ТАРИХТА ҖУЕЛМАСЛЫК ЭЗЛӘРЕ

Көнкүрешебездә кулланыла торган күп әйберләрне хатын‑кызлар уйлап тапкан. Әмма безнең моның турыда уйлаганыбыз гына юк. Кайбер ачышлар гадәти тоелса да, аларсыз тормышыбыз бөтенләй башкача булыр иде. Бу язмамнан дөньяга әһәмиятле үзгәрешләр керткән хатын‑кызлар һәм алар уйлап тапкан ачышлар турында белә алырсыз.

 

1. Джозефина Кокрейн – беренче савыт-саба юу машинасын уйлап табучы

Джозефина Кокрейнның әтисе Джон Гарис инженер-төзүче була. Джозефина данлыклы гаилә эшен дәвам итә һәм тарихка беренче механикалаштырылган савыт-саба юу машинасын уйлап табучы буларак кереп кала. Беренче нөсхәсен Кокрейн 1886 елда үзенең ассистенты, механик Джордж Баттерс белән бергә җыя. Моңа кадәр берничә ел элек кайбер инженерлар савыт-саба юу машинасын булдырырга омтылалар, ләкин аларның үрнәкләре нәтиҗәле булмый. Джозефинаның ачышы савыт-саба юу эшен автоматлаштыра, вакытны экономияләргә һәм хатын-кызларның эшен җиңеләйтергә ярдәм итә.

Әгәр Джозефина уйлап тапкан җайланма булмаса, ресторан һәм кафеларда шуның хәтле савыт-сабаны ничек юып бетерерләр иде икән?

2. Валентина Терешкова – беренче хатын-кыз космонавт

Бу исемне белмәгән кеше юктыр. Балачакта ук әтисен югалтуга карамастан, кечкенә Валя көчле рухлы кыз булып үсә. 1959 елда Терешкова парашют спорты белән шөгыльләнә башлый. Бу аның киләчәгенә йогынты ясый торган мөһим этап булып тора. Валентина Терешкова 1963 елның 16 июнендә «Восток-6» кораблендә космоска оча һәм орбитада өч тәүлек үткәрә. Аның очышы хатын‑кызларның космик тикшеренүләрдә катнашырга сәләтле икәнен дәлилли. Әгәр Валентина Терешкова булмаса, бәлки, мәдәнияттә беренче хатын-кыз космонавт образы барлыкка да килмәс иде.

3. Мэри Андерсон – автомобильләр өчен пыяла чистарткыч уйлап табучы 

Мэри Андерсон автомобиль пыялаларын чистарту өчен машина эченнән идарә итеп була торган махсус җайланма уйлап таба. Идея хатын-кызга 1902 елның кышында шәһәр трамваенда барганда килә. Ул суык көннәр булуга карамастан, машина йөртүченең трамвай тәрәзәсен ачып, явып торган кар-яңгырны сөртеп барганын күрә. Мэриның җайланмасы алгы пыяладан тамчыларны сөртеп, машинистның игътибарын читкә юнәлтмәскә һәм шуның ярдәмендә эшен җиңеләйтергә ярдәм итә. Бу – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырган гади, ләкин бик мөһим ачыш.

Әгәр Мэри аны уйлап тапмаган булса, без яңгырда ничек авылга кайтыр идек әле, шулаймы?

4. Мария Кюри – полоний һәм радий химик элементларын ачучы

Мария Кюри Варшавада ирләр гимназиясе директоры гаиләсендә туа. 1898 елда Мария ире Пьер Кюри белән полоний һәм радий химик элементларын ача. Бу ачышлар фәндә һәм медицинада зур революция ясый. Төгәлрәге, алар ярдәмендә медицина өлкәсендә диагностика һәм нурланыш терапиясе алымнары барлыкка килә, шул исәптән радиотерапиягә нигез салына. Әгәр Мария ачкан нурланыш терапиясе булмаса, миллионнарча кеше яман шеш авыруыннан дәваланмый калыр иде.

 

5. Патрисия Бат – катарактаны дәвалый торган Laserphaco җайланмасы уйлап табучы

Кечкенә чакта әнисе Патрисиягә химик әйберләр җыелмасы бүләк итә, нәкъ менә шуннан соң кызда фәнгә кызыксыну уяна. Инде укып бетергәч, Гарлем больницасында стажировка үткәндә, Патрисия клиникадагы пациентларның яртысы начар күрүен яисә, гомумән, сукыр икәнен ачыклый.  Бу күзәтүләрдән чыгып, ул 1986 елда лазер ярдәмендә ерактан күрмәүчәнлекне коррекцияли һәм катарактаны дәвалый торган Laserphaco җайланмасы уйлап таба. Патрисияның ачышы офтальмологиядә зур яңалык булып санала. Әгәр ул бу җайланманы уйлап тапмаган булса, хәзерге көндә Америка илләрендә күп кеше күз авыруларын дәвалый алмаудан тилмерер иде.

6. Ту Юю – артемизинин матдәсен уйлап табучы

 Ту Юю – гаиләдә дүрт абыйсы арасында бердәнбер кыз була. 16 яшендә Ту Юю туберкулез белән авырып, ике ел укуын калдыра. Бу вакыйгадан соң анда медицинаны өйрәнү һәм төрле авыруларны дәвалау өчен дарулар уйлап табу теләге уяна. Хәзерге вакытта аңа 95 яшь. 84 яшендә ул физиология һәм медицина өлкәсендә малярияне дәвалау өчен артемизинин матдәсен ачкан өчен Нобель премиясенә лаек була һәм әлеге бүләкне алган бердәнбер Кытай хатын-кызы булып санала. Галимнәр фикеренчә, әлеге матдә ярдәмендә дәвалау малярия авыруын бөтенләй юкка чыгарырга ярдәм итәргә мөмкин. Әгәр Ту Ююның ачышы булмаса, тропик илләрдә күп кешенең малярия аркасында гомере өзелер иде.

7. Мари Ван Бриттан Браун – видеокүзәтү системасын уйлап табучы

Мари Ван Бриттан Нью-Йоркның имин булмаган районында шәфкать туташы булып эшләгәндә кисәк артып киткән җинаятьчелек аркасында үзенә һәрвакыт куркыныч янап торганын сизә. Бу вакыйга анда куркынынычсызлык системасы булдырырга кирәк дигән фикер уята. Шулай итеп, дөньяда беренче булып видеокүзәтү җайланмасына нигез салына. Соңыннан ул бөтен дөньяда куркынычсызлык технологияләре үсешенә йогынты ясый. Бу ачыш хәзерге видеодомофоннар һәм күзәтү системаларының башлангычы булып тора. Хәзерге вакытта тормышның һәр өлкәсендә кулланыла торган видеокүзәтү булмаса, күпме җинаятьчеләр тотылмый калыр иде.

8. Бетт Несмит Грэм – ак сыекча-корректор

Улын үзе генә тәрбияләргә һәм яшәр өчен акча эшләргә мәҗбүр булган Бетт Несмит Грэм җирле банкка сәркатиб булып урнаша. Электрон басма машиналарда язганда ул еш кына хаталар җибәрә һәм документларны тулысынча үзгәртмәс өчен төрле ысуллар эзли. Рәссамнарның үз хаталарын буяу белән бетерүләрен күреп, Бетт «Mistake Out» дип аталган ак сыекча-корректор уйлап таба. Бу ачышын ул аннары «Liquid Paper» дип үзгәртә һәм 1956 елда сатуга чыгара.

Әгәр Бетт уйлап тапкан корректорлар булмаса, дәфтәреңдәге хаталарны нәрсә белән төзәтер идең?

 

Әлеге хатын‑кызларның фәндә, техникада, медицинада һәм көнкүрештәге ачышлары безнең тормышны уңайлырак итә. Тормышыбызның үсешенә өлеш керткән хатын-кызларның исемнәрен мәңгеләштерик. Аларның эзләре тарихта югалмасын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев