«ВОИН» ҮЗӘГЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢМЕ?
Бүген Казан «Динамо» спорт үзәге базасында «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенең ТР филиалында журналистлар өчен пресс-тур узды. Бу чарадан без яшүсмерләр өчен ныклы белем, патриотик тәрбия бирә торган, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә торган җир шушы икән дип кайттык. Ниләр бар соң биредә?

Пресс-тур барышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре үзәкнең инфраструктурасы, мөмкинлекләре һәм яшьләр белән эшләү системасы белән танышты. Филиал белгечләре махсус презентация аша үзәк эшчәнлеге турында сөйләде һәм хәрби-патриотик әзерлек юнәлешләре буенча демонстрацион мастер-класслар күрсәтте.
Үзәкнең миссиясе – Ватанын яратучы һәм аны яклый белгән яңа буын тәрбияләү. Бу максатка ирешү өчен уку-укыту программалары ике төп юнәлешкә бүленә: патриотик тәрбия һәм практик хәрби әзерлек.
Патриотик тәрбия юнәлешендә яшьләрдә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милли куркынычсызлыкның мөһимлеген аңлату, тарихи хәтерне саклау һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру бурычы куела. Шул ук вакытта курсантлар хәрби әзерлекнең практик күнекмәләрен дә үзләштерә.

ТР «ВОИН» үзәге директоры Алексей Бламыков патриот төшенчәсен хәрби яктан гына аңлатмаска өндәде:
«Патриот ул кулына корал тотып илебезне яклаучы кеше генә түгел. Патриот ул, шул исәптән, яхшы журналист, укытучы, табиб, инженер, төзүче, гомумән, безнең илебезне һәрьяклап көчлерәк итә ала торган үз һөнәрендә ныклы белемле профессионал. Бездә укып чыкканнан соң егет-кызлар хәрби хезмәткә алынырдай компетенцияләргә ия булалар дип куркырга кирәк түгел. Әлбәттә, бу өлкәдә дә алар һәр нәрсәгә өйрәнәләр, тик мәҗбүри хәрби булырга дигән максат берсенә дә куелмый», – диде ул.
Директор билгеләп үткәнчә, үзәктә якынча 20 инструктор эшли. Аларның күбесе – хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан тәҗрибәле белгечләр. Инструкторлар өстәмә педагогик белем белән «хәрби-кулланма һәм техник спорт төрләре буенча инструктор-методист» квалификациясен алганнар.

«ВОИН» үзәге 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен өстәмә белем бирү программалары тәкъдим итә. Алар хәрби-патриотик тәрбия белән бергә төп хәрби күнекмәләрне формалаштыруга юнәлтелгән теоретик һәм практик дәресләрне үз эченә ала. Программаларның дәвамлылыгы 20 сәгатьтән 144 сәгатькә кадәр.
Алексей Балмыков сөйләвенчә, биредә күпчелек егетләр генә шөгыльләнә дип уйларга кирәкми. Нәкъ гади мәктәп сыйныфындагы кебек егетләр-кызлар саны бер тирә. Кызлар әле күпкә акыллырак, кызыксынучанрак та икән, үзләрен көчсез зат итеп күрсәтмиләр, аларга карап егетләр тагын да кыюлана.
Уку барышында катнашучылар утлы корал әзерлеге, тактик әзерлек, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү, медицина нигезләре кебек төп юнәлешләрне өйрәнә. Моннан тыш, инженерлык әзерлеге, элемтә оештыру, топография, радиацион-химик-биологик саклану һәм милли куркынычсызлык нигезләре дә программага кертелгән.

Пресс-тур кысаларында журналистлар үзләре дә кайбер күнекмәләрне практикада эшләп карады: дрон белән идарә итү, заманча кешесыман манекеннарда беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарын карау, шулай ук интерактив тирда ату да бар иде чарада.
Үзәк эшчәнлегенең төп үзенчәлеге – практикага юнәлтелгән укыту. Биредә модульле белем бирү системасы кулланыла, дәресләр заманча материаль-техник база ярдәмендә үткәрелә. Нәкъ тә менә шул яңа кызыклы җайланмалар, төзек һәм матур практик кабинетлар укучыларның кызыксынуын тагын да арттыра, миңа калса. Программаларда уен элементлары һәм интерактив методикалар да актив кулланыла. Дәресләрдә өйрәнгән күнекмәләр, белемнәрнең хәрби аспектта гына түгел, гади тормышта, башка һөнәрләрдә дә кирәк булуы әлеге үзәкнең эшчәнлеген тагын да актуальләштерә. Мәсәлән, медицина ярдәме күрсәтү нигезләре һәркем өчен файдалы; пилотсыз җайланмалар төзелешен, алар белән идарә итә белү шулай ук җәмгыятьнең күп тармакларында кирәк. Моңа мисал итеп, адашкан, югалган кешеләрне эзләгәндә пилотсыз очу аппаратын куллану методын күрсәттеләр.

Филиал вәкилләре шулай ук үзәкнең тәрбия эшчәнлеге турында сөйләде. Аның кысаларында җәйге хәрби-патриотик сменалар үткәрелә, махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю акцияләре оештырыла, хәрби дисциплиналар буенча мастер-класслар уздырыла. Моннан тыш, ветераннар белән очрашулар, истәлекле даталарга багышланган акцияләр һәм флешмоблар, «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе, батырлык дәресләре һәм төрле иҗади чаралар да даими үткәрелә.
Бу үзәктә укып чыкканнарга сертификат бирелә, һәм бонус буларак: кайбер уку йортларында укырга кергәндә баллар да өстәлә әле.
«ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2022 елның 1 декабрендә булдырылган. Татарстан – проект тормышка ашырыла башлаган пилот төбәкләрнең берсе: республикадагы филиал 2023 елның 11 маенда эшли башлады. Бүгенге көндә «ВОИН» үзәге филиаллары Россиянең 21 төбәгендә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев