ЯЗ КӨНЕ НИНДИ РИЗЫКЛАР АШАРГА?
Язның беренче аена бастык. Бу чорда салкын тиеп авыручылар саны аеруча арта. Кешеләрдә авитаминоз, хәлсезлек күзәтелә. Үзеңне яхшы хәл итәр өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә? Бу язмада яз көне ашалырга тәкъдим ителгән продуктлар хакында сөйләшербез!

Юкка гына елның бу фасылында һәр кешенең өстәлендә яшеллектән ясалган салат тормый. Укроп, яшел суган, редиска – витаминнар «сандыгы». Әгәр ашказаныгыз сәламәт булмаса, игътибарлы булырга кирәк.
Урамда үсеп утыручы кычыткан, сәрдә, тузганак та организм өчен бик кирәкле. Алардан аш пешерсәгез, рационыгыз да төрлеләнәчәк, витаминнарга да бай булачаксыз. Шулай ук кычытканны кайнатып эчсәгез дә була.
Ябыгасыгыз, үзегезне тонуста тотасыгыз килсә, брокколи һәм шпинат сезгә ярдәм итәчәк. Беренче яшелчә С витаминына бай, икенчесендә исә А, С, К витаминнары бар.
Үсемлек һәм хайван чыганакларыннан алынган аксым турында да онытмаска кирәк. Алар туклылык хисен озак вакыт саклап, майларны «яндырырга» ярдәм итә. Моңа борчак боткасы, фасоль һәм итләр керә.
Кайбер витаминнарга бай продуктлар исемлеге:
Кальций – сөт ризыклары, инжир һәм киптерелгән җиләк-җимешләр;
Тимер – ит, фасоль, карабодай, бавыр, күкәй сарысы, шоколад;
Йод – йодлы тоз, диңгез продуктлары;
Магний – банан, бәрәңге, какао, кош ите;
Цинк – балык, хөрмә, сыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев