Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЛАР ТУРЫНДА СТЕРЕОТИПЛАР

Һәр кыз үзенчәлекле булса да, җәмгыять кайчак алардан бертөрле кызыксыну, максат, тәртипкә буйсынуны таләп итә. Шушыннан барлыкка килгән стереотиплар көлкеле тоелса да, алар кешенең үз-үзенә ышанычын киметә һәм мөмкинлекләрен чикли. Бу язмамнан сез кызларга карата булган стереотип сүзләр һәм аларның бу турыда фикерләрен белә алырсыз.

 

1. Кызлар барысы да артык эмоциональ

Бу иң еш очрый торган стереотип, дип уйлыйм. Әмма күп кенә кызларның авыр ситуацияләрдә тыныч кына уйлап эш итүләре бу сүзләрнең киресен исбатлый. Эмоцияләрне контрольдә тоту җенескә түгел, ә кешенең холкына һәм тәҗрибәсенә бәйле.

Диләрә Шәрипова, 13 яшь:

Әлеге стереотип җәмгыять, фильмнар һәм социаль челтәрләр аша ныгытылып килә. Анда кызларны еш кына артык эмоциональ итеп күрсәтәләр, ләкин чынбарлыкта бу җенескә түгел, ә кешенең нинди мохиттә үсүе һәм нинди тәрбия алуына бәйле. Әлеге ситуация егетләрдә дә очрый: берәүләрне хисләрен ачык белдерергә өйрәтәләр, ә башкаларга аларны тыеп торырга өндиләр. Моннан тыш, эмоциональлек ул көчсезлек дигәнне аңлатмый. Киресенчә, үз хис-кичерешләрен яшерә белми торган кешеләр бик аңлаучан була, һәм аларга башкаларга теләктәшлек күрсәтә белү сыйфаты хас.

 

2. Кызлар тышкы кыяфәт һәм мода турында гына уйлый

Мода кайбер кызлар өчен мөһим булса да, бу алар кызыксынган темаларның тик берсе генә. Һәр кыз уникаль, аларның фикер, хыял һәм максатлары күпкырлы һәм төрле була ала. Чынбарлыкта хатын-кызлар, ир-атлар кебек үк, төрле кызыксынуларга, мавыгуларга һәм карьера максатларына ия.

Камилә Мөхетдинова, 16 яшь:

Чынлыкта, бу стереотип бик каршылыклы. Әлбәттә, төрле яшьтәге кызлар үзләренең тышкы кыяфәте турында уйлый, модага игътибар итә. Әмма бүгенге көндә күп кеше «барысы кебек» булу турында уйламый, ә башкалардан аерылып тору, үзенчәлекле булуы белән истә калырга тели. Кызлар матур кыяфәт кенә түгел, ә иң элек белеме, тырышлыгы белән зур уңышларга ирешергә һәм шәхес буларак тормышта үз урынын табарга омтыла.

 

3. Кызлар лидер була алмый

Лидерлык ул – үз-үзеңә ышану, җаваплылык, кешеләр белән аралаша белү һәм дөрес карарлар кабул итү сәләте. Бу күнекмәләр һәр кеше өчен кирәк, һәм вакыт узу белән, тырышлык, тәҗрибә ярдәмендә, һәркем аларны үстерә ала. Лидерлык шәхеснең үзен һәм башкаларны аңлау сәләте белән дә тыгыз бәйле, һәм ул бары тик ир-атларга яки кызларга гына хас түгел.

Диләрә Фәттахова, 31 яшь:

Ни өчен кыз бала лидер була алмаска тиеш? Мин әлеге фикер белән килешмим. Кызлар да лидер була ала. Гомумән карасак та, кеше үзендә берәр нинди сыйфат тәрбияләргә тели икән, бүгенге көндә үз шәхесеңне булдыру, аны барлык яктан да үстерү өчен мөмкинлекләр күп. Шуңа күрә «була алмый» дигән фраза бөтенләй актуаль түгел, бары тик тырышлык һәм вакыт кирәк.

 

4. Кызлар тыйнак һәм тыныч булырга тиеш

Кешене «тиеш» дигән кысаларга кертү аны чикли, үзен иркен тотарга, фикерен белдерергә, үз максатларына ирешергә комачаулый. «Кызлар тыныч һәм сабыр булырга тиеш», дигән фикерне дә инде күптән искергән дип саныйм. Тыйнаклык күләгәдә калу, үзеңә игътибар җәлеп итмәү белән ассоциацияләнә. Кеше үзен ничек хис итә, шулай яшәргә хокуклы.

Диана Шәрипова, 19 яшь:

Асылда, бу стереотип үткән заманнан килә, ул вакытта патриархаль карашлар өстенлек иткән. Ул чорда кызлар уңайлы һәм буйсынучан булсын өчен, алардан тыйнак һәм тыныч булу таләп ителгән. Хәзер исә бу фикер актуаль түгел, чөнки мондый карашлар акрынлап югала бара. Бүгенге көндә кызлар үзләрен күрсәтә, барлык мөмкинлекләрне куллана ала. Әгәр бу стереотип бүгенгә кадәр сакланып, һаман да көчле булса, күп кенә хатын-кызлар үз сәләтләрен ачмыйча, чын хисләрен һәм эмоцияләрен күрсәтмичә бәхетсез булыр иде. Шуңа күрә мин бу стереотипка тискәре карыйм.

 

5. Кызлар фән ягыннан көчле түгел

Бу стереотип гаделсез генә түгел, ә фәнни яктан кире кагылган. Элек хатын-кызлар билгеле бер өлкәләрдән, шул исәптән белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Хәзерге көндә хатын-кызлар математика, инженерия, физика, биология һәм башка фәннәрдә зур уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Аларның казанышлары бу өлкәләрдә гендерның катнашы булмавын раслый.

Азалия Зарипова, 16 яшь:

Кызлар да фәндә уңышка ирешә ала, дип саныйм, чөнки анализ ясау һәм логик фикерләү һәр кешедә дә үсеш алырлык күнекмәләр. Моннан тыш, тарихта һәм хәзерге вакытта фән өлкәсендә зур казанышларга ирешкән хатын-кызлар бик күп (сүз уңаеннан, алар турында әлеге санда укый аласыз). Бу аларның фәнни фикерләүгә һәм катлаулы мәсьәләләрне чишүгә сәләтле булуын күрсәтә. Мондый стереотиплар, гомумән, җәмгыять үсешенә зыян китерә, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев