ЧӘК-ЧӘК ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Бүген, 14 октябрь, татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк көне икән бит! Әйдәгез барыбыз да яраткан шушы тәмлүшкә турында фактларны барлап китик әле.
1) Элегрәк чәк-чәк бары тик бәйрәм ризыгы булып кына саналган. Аны барлык мөһим даталарга, шул исәптән туйларга әзерләгәннәр. Хәзер исә бу тәм-томны кеше, теләсә, көндәлек тә ашый ала.
2) Бәйрәмнәргә 200дән ким кунак чакыру ярлылык билгесе булып саналган. Зур чәкчәк пешерү өчен дуслар, туганнар җыела торган булган. Берәүләр камыр баса, икенчеләре – җәя, өченчеләре – кыздыралар. Татарларда бер кызык ышану-ырым бар: әгәр дә туйдагы чәк-чәк таралып китсә, никах та таркалачак. Шуңа күрә чәк-чәкне тиешенчә, сыйфатлы итеп ясау – зур җаваплылык булган.
3) Иң зур чәк-чәк Казанда 2018 елда Футбол буенча Дөнья Чемпионаты узган вакытта пешерелгән. Ул футбол тубы формасында ясалган булган, авырлыгы 4026 кгны тәшкил иткән. Бу чәкчәк Россиянең рекордлар китабына кертелгән.
4) 2014 елда Казанда хәтта чәк-чәк музее да ачылган. Ул Иске Татар бистәсендә, XIX гасырның беренче яртысында яшәгән сәүдәгәр Вафа Бигаев йортында (Париж Коммунасы урамы, 18а) урнашкан. Биредә матур татар милли киемнәрен кигән оста кызлар чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтә. Музейда XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башы татар йорты көнкүреш әйберләренең үрнәкләрен, йортның, кием-салымның, шул вакыттагы хезмәт коралларының бизәлешен күрергә була. Экспонатларның берсе – космоста булып кайткан чәк-чәк.
5) Фаразлар буенча, чәк-чәкнең исеме «щак-щак» төрки сүзеннән килеп чыккан – ул «вак-төяк» («мелочь») дигәнне аңлата.
6) Дөрес итеп, герметик савытта ябылган чәк-чәк 90 тәүлеккә кадәр сакланырга мөмкин.
7) Этимологик тамырлар Идел Болгарына илтә. Риваятьләр буенча, хан улын өйләндерергәндә кунакларны таң калдырырга тели. Ул аларның күз явын алырлык ризык уйлап табарга куша.
Менә шулай. Ә сезгә кайсы факт күбрәк ошады?
Чәк-чәк кебек баллы, тәмле телле булыгыз, уңышлы көннәр сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев