«ӘГӘР ДӘ МИН УКЫТУЧЫ БУЛСАМ...»
«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» дип, мәктәпләрдә еш яңгырый торган җыр сүзләре белән башлыйм әле. Бүген бит барлык уку йортларында бәйрәм күрке хөкем сөрә. Бүген бит укытучылар, олы хөрмәткә лаек мөгаллимнәр көне Шушы уңайдан без мәктәп укучыларыннан сораштыру үткәрдек.
Мәктәп укучыларына: «Әгәр дә син укытучы булсаң, нишләр идең яки уку-укыту системасында нәрсәнең үзгәрүен теләр идең?» – дигән сорау бирергә булдык. Әлбәттә, җавапларның балаларныкы икәнен исәптә тотсак, реаль тормыштан ерак булган кузаллаулар да бар. Хыялый һәм шул ук вакытта мәгънәле, мантыйклы фикерләр дә шактый. Карыйк әле, балалар бу серле белем дөньясын ничек күз алдына китерә икән?
Укучыларның җаваплары мондыйрак:
- «Укытучылар өй эшләрен әзрәк бирсен иде, күп очракта өйдәге эшләргә, әти-әнигә булышырга вакыт та калмый. Яисә укытучы биргән өстәмә биремнәрне эшләргә вакыт бүленеп куелсын иде мәктәптә. Интерактивлар кулланган дәресләр күбрәк булсын иде. Безгә, иске методларга караганда, уен, копмьютер программаларына бәйле дөнья кызык бит инде хәзер».
- «Дәресләр иртәнге 8дә үк башланмасын иде, моның өчен 7:30 инде мәктәптә булырга кирәк. Балалар иртәнге тәмле йокысын туйдырып, тынычрак күңел халәте белән 9ларга гына килсә, әйбәтрәк булыр иде. Дәресләрдән соңгы түгәрәк, консультацияләргә һәр укучы үз теләге, кирәксенүе буенча гына йөрсен иде. Шулай ук, 10-11нче сыйныфларга калганнар үзләре имтихан итеп сайлаган, профиль күзлегеннән кирәк дип тапкан фән дәресләренә генә йөрсәләр, аларның БДИга әзерлеккә вакыт күбрәк калыр иде».
- «Безнең кәгазь, ручка тотып язып утырасы килми, һәр кешенең партасында планшет кебек җайланма булсын иде аның урынына, мәсәлән, укытучы биремнәрне шунда гына җибәрә дә, укучы исә аларны башкаргач, укытучыга автомат рәвештә җаваплар китә, кайсы дөрес, кайсы юк икәне шундук күренә, моңа бәйле автомат рәвештә билгене дә куя торган программасы булыр иде бәлки. Укытучыларга да дәфтәр җыеп-күтәреп йөрисе, кызыл ручка тотып тикшереп утырасы булмас иде».
- «Матур көннәрдә кайбер дәресләрне урамда үткәрсәк иде, мәсәлән, география, биология, инглиз телләрен. Мисал өчен, кечкенәрәк сыйныфларда чит телләрдән төсләр өйрәнгәндә теләсә кайсы төсне табигатьтән табып була. Кызганыч, хәзер тәнәфесләрдә дә мәктәп бинасыннан чыгарга ярамый. Физкультураның атнага бер дәресен бассейнга йөрисе иде, күп бала йөзә дә белми бит, өйрәнер өчен шәп мөмкинлек булыр иде».
- «Тәнәфесләрдә тынычландыра, ял иттерә торган яисә күңелле, кәефне күтәрә торган музыка уйнап торсын иде. Чит ил мәктәпләрендәге кебек мөһим хәбәрләр, кызык-мызыктан торган атналык мәктәп газеталары чыгару булсын иде. Мәктәптә яңгыраячак музыканы сайлау, газетаны чыгару тулысынча укучылар кармагында булсын иде».
- «Мин шимбә көнне укуны бетерер идем, бер генә көн ял әз, минемчә. Кайбер күрше регионнарда биш көнлек кенә уку каралган».
- «Укытучы булсам, башлангыч сыйныфларда дәресләрне берәр кино, мультфильмга охшатып тематик уен рәвешендә алып барыр идем. Укучыларның дәрескә карата шәхси фикерләренә колак салыр идем, дәрескә 1дән 10га кадәр дөрес бәя бирүләрен сорар идем».
Бу сүзләрдән яшүсмерләрнең төпле фикерләүләре, үз сүзен әйтергә курыкмаулары сөендерә. Димәк, милләтнең ул-кызлары өметсез түгел, киләчәктә мондыйлардан үз эшенә җаваплы карый торган, белемле һөнәр ияләре чыгар дип ышанырга була. Бәлки әле, көннәрдән беркөнне шушы укучылар үзләре үк 5 нче октябрь көнен бәйрәм итүче хөрмәткә лаек мөгаллимнәр булырлар.
Форсаттан файдаланып, без дә барлык укытучы исеменә лаек булганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр эшегездә түземлек, җылы караш теләп калабыз, белем чишмәгез беркайчан да саекмасын! Без сезне яратабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев