HOLA, CIAO, BONJOUR: ЯКИ ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН КАЛА НИНДИ ТЕЛЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК?
Дөнья һәр секунд саен үзгәреп тора, әмма дөньяви белем бервакытта да модадан чыкмый, аңа гел таянырга мөмкин. Математика, информатика ише фәннәрнең актуальлегенә карата сораулар юк. Ә телләр мәсьәләсе ничек? Әлеге мәкаләдә без сиңа эшеңдә дә, гадәти тормышта да кирәк булырга мөмкин телләрне җыйдык.
- Кытай теле
Кытай теле – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Миллиардтан артык кеше сөйләшә! Әлбәттә, бу телне өйрәнү авыр, ләкин аның кыйммәте дә шулкадәр үк. Кытайда сиңа турист буларак та, белгеч буларак та хөрмәт күрсәтәчәкләр.
Беренчедән, Кытай технологияләр һәм инновацияләр дөньясында торган саен остарак уенчы булып бара. Кытай телен өйрәнү бизнес, сәүдә һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мөмкинлекләрне киңәйтә.
Икенчедән, Кытайның бай тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре бар. Телне өйрәнү сиңа Кытай әдәбияты, сәнгате һәм фәлсәфәсенә төшенү мөмкинлеген ачачак, ә ул өлкәдәге белемнәр белән биз әз кеше генә мактана ала.
Сүз уңаеннан, бу телнең тагын бер шәп плюсы: син кытай теленең нинди төрен өйрәнүне үзең сайлый аласың! Нәрсәне аңлата бу? Кытай телендә рәсми рәвештә теркәлгән җиде диалект бар: гуаньхуа, гань, хакка, минь, у, сян, юэ. Теге яки бу диалектны өйрәнү син укырга, эшләргә яки сәяхәт итәргә җыенган төбәккә бәйле булачак. Шулай ук кытайның алфавиты да ике төрле: традицион кытай иероглифлары катлаулырак, ә яңарак чыккан гадиләштерелгән кытай иероглифларын язу җиңелрәк. Бу телне өйрәнүне авыр булмасын өчен, нәкъ тә менә гади алфавиттан башларга киңәш итәбез.
- Француз теле
Бу телнең гаҗәеп матурлыгы, аһәңлеге турында әйтәсе дә юк инде – анысы көн кебек ачык. А башка әһәмиятле яклары нидә соң?
Француз телен белү – төрле эшчәнлек белән халыкара дәрәҗәгә чыгу нигезе ул. Бигрәк тә автомобиль һәм авиатөзелеш, азык-төлек сәнәгате һәм бизәнү, зәркан әйберләре индустриясе популяр. Француз теле дәресләре һәрвакыт мода, кулинария, сәнгать, архитектура һәм фән дөньясына чумдыра. Чөнки бу телне белү француз әдәбияты хәзинәләренә юл ача һәм оригинал телендә бөек әсәрләр укырга мөмкинлек бирә, француз киносы һәм җырлары да – үзе бер сәнгать. Француз теле – Виктор Гюго, Мольер, Эдит Пиаф, Жан-Поль Сартра, Шарль Азнавур, Франсуаза Саган һәм башка бик күп танылган шәхесләр теле ул.
Сәяхәтләргә күбрәк өстенлек бирсәң, француз теле – ул Франция генә түгел, ә Бельгия, Швейцария, Люксембург, Ливан, Алжир, Марокко, Камерун, Мадагаскар һәм башка бик күп илләр. Француз теле сиңа бик күп халыкларның мәдәниятенә юл ача.
- Испан теле
Испан теле – ул сәяхәтләр һәм күңел өчен! Бу телдә Испаниядә яшәүчеләр генә түгел, күпчелек латин Америкасы илләре, шулай ук Кариб утраулары халкы да аралаша. Испан теле кытай теленнән соң туган телләр буенча икенче урында.
Испанчаны белгәннәр үзен чын сәяхәтче итеп тоя ала. Өстәвенә, яхшы гына акчаны экономияләргә дә мөмкин, чөнки бары тик туристларга гына йөз тоткан урыннарны читләтеп узып, шәһәр тормышына гади халык кебек кереп китеп була. Сине беркем дә турист дип белмәячәк һәм бәя арттырмаячак.
Әгәр дә бу тел белән эшеңне бәйләргә теләсәң, үзеңне Латин Америкасы компанияләренең берсендә сынап карый аласың. Алар хәзер актив үсә һәм башка континентларда да филиаллары ачыла. Мәсәлән, Mercado Libre маркетплейсы, dLocal оешмасы яки iFood ризыкларын китерү онлайн-сервисы.
- Гарәп теле
Гарәп телен белүнең иң зур плюсы – әлбәттә, карьера. Мәсәлән, Россия Мисыр белән атом һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә, Ирак белән нефть һәм газ чыгару өлкәсендә, Алжир белән газ өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итә.
Бер хәрефне язуның дүрт вариантын өйрәнгәндә бераз авырга туры киләчәк инде, әмма син халыкара базар мөнәсәбәтләрендә зур ихтыяҗга лаек белгеч булачаксың. Тагын бер ягы: гарәп теле таралышы буенча бишлеккә керә, БМО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы), БССО (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы), ЮНЕСКО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы фән һәм мәдәният, белем бирү мәсьәләләре буенча махсус оешма)ларның рәсми телләре исемлегендә бар.
Гарәп теленең күпләргә билгеле булмаган плюсы – әдәплелек күрсәткече. Гарәпләрнең мәрхәмәтлелеге, ягымлылыгы чиктән ашкан. Бу сыйфат аларның ДНКсына салынган дигән фикер дә бар. Менталитет һәм телләрендә дә чагыла аларның якты йөзлелеге. Гарәп теле кагыйдәләрен өйрәнгәндә, син олыларны хөрмәт итү һәм үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә дә төшенәчәксең.
НИЧЕК НӘТИҖӘЛЕ ИТЕП БЕР ҮК ВАКЫТТА БЕРНИЧӘ ТЕЛНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ?
- Афоризмнар, гыйбарәләр, тотрыклы сүзтезмәләрне карточкалар рәвешендә язып бар. Сүзләрне ятлау җинелрәк, ә боларны авыррак. Нинди очракларда кулланырга икәнлеге дә әкренләп башыңа киләчәк.
- Тел өйрәнгәндә ятлау гына түгел, кулдан язу белән дә шөгыльләнергә кирәк. Текстлар яисә бер сүзне берничә бит язып утыру кул күнекмәләрен дә хәтерне дә яхшырта. Бу ысул бигрәк тә латиница графикасында түгел, ә иероглифларга корылган телләрдә эффектив.
- Сүзләрне язылыш, әйтелеш һәм тәрҗемәдән торган таблица ясап, темаларга бүлеп өйрән. Бу баналь булса да, күз хәтере өчен шәп. Кайбер баганаларны каплап үзеңне тикшереп карарга мөмкин.
- Сүзләрне микслаштырырга өйрән. Әкренләп башта сүзтезмәләр төзеп кара, аннан җөмләләр. Ун фигыль белән ун предмет исеме белсәң генә дә, шактый комбинацияләр ясап була.
Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев