АУДИАЛЛАР, ВИЗУАЛЛАР, КИНЕСТИКЛАР: БОЛАРНЫ БЕЛҮ УКУДА ЯРДӘМ ИТӘМЕ?
Кайберәүләргә мәгълүматны ишетеп кабул итү җиңелрәк: алар подкастлар, аудиохәбәрләр, лекцияләр тыңларга ярата. Ә башка кешеләргә картиналар һәм табличкалар гына кирәк – башкача аңламыйлар. Кешеләр ни өчен мәгълүматны төрлечә кабул итү юлларын сайлый һәм кайсы юл сиңа якынрак? Язма шушы турыда.
Мәгълүматны кабул итү типлары нәрсә ул?
Балачактан ук без дөньяны танырга өйрәнәбез. Безгә мәгълүмат алганда кешенең табигатенә салынган ни дә булса кабул итү каналлары ярдәм итә: ишетү, күрү, сизү, тәм һәм вестибуляр аппарат.
Төрле ризыклар ашап, бала баллының тозлыдан нәрсә белән аерылуын һәм үзенә нәрсә күбрәк ошавын аңлый. Төрле предметларны тотып карап, формаларын һәм материалын чагыштырырга, әйләнә-тирә дөнья белән бәйлелеккә керергә өйрәнә.
Әкренләп без кешегә бирелгән төп алты тойгыны үстерәбез, ә алар зур тормышта безнең куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны тәэмин итү өчен җавап бирә.
1970 елларда галимнәр һәр кешенең үзенә якын мәгълүматны кабул итү каналы барлыгын ачыклаганнар: кемгәдер ишетү, башкаларга картинкалар һәм схемаларны карау, ә кемгәдер өйрәнә торган әйберне практикада күрү мөһим.
Шулай итеп, безгә таныш классификация барлыкка килә дә инде: аудиаллар, визуаллар, кинестетиклар.
Визуаллар – дөньяны күбесенчә күз белән кабул итүчеләр. Алар мәгълүматны укыганда, язганда карандашлар һәм төсле маркерлар белән билгеләп куйганда яхшырак истә калдыра. Бу иптәшләр – имтиханда кирәкле тема буенча дәреслек битенең нинди булганын күз алдына китерә алучылар.
Визуалларга телдән аңлатмаларга төшенү авыр, алар даими рәвештә тыштагы шау-шуга игътибарын юнәлтә: укытучының киеме, дивардагы тишек яки тәрәзә аркылы һавадагы кош кызыграк булып чыга.
Аудиаллар – дөньяны гадәттә колаклар ярдәмендә танып белүчеләр. Алар укытучыны, әңгәмәдәшне, подкастта сөйләп утыручыны тыңларга ярата. Социаль челтәрләрдәге егерме минутлык тавыш хәбәрләре һәм шалтыратышып сөйләшү – шулай ук алар турында. Ә менә язышу аларга комфортлы түгел.
Аудиаллар кабызган музыка белән еш укыйлар, алар чит тавышларга шундук игътибар итәләр: күрше кабинеттагы шау-шу яисә тәрәзәдән килгән сөйләшү шәбрәк инде.
Кинестетиклар – җир йөзендәге бар нәрсәне тотып карап, тоеп кабул итүчеләр. Алар капшап, кузгатып, йөртеп карарга ярата. Лаборатор эшләр, тәҗрибәләр, практик дәресләр, кул эшләре – алар өчен иң яхшы вакыт уздыру!
Кинестетиклар актив, алар өчен күп хәрәкәтләнү һәм гел куллары белән нигә дә булса тартылу, ягъни тактиль тәҗрибә алу бик мөһим.
Соңрак гомуми классификациягә тагын берничә тип өстәлгән:
Дигиталлар (яки дискретлар) – логик фикерләүчеләр.
Вербаллар – уку һәм язу аша тиз кабул итүчеләр.
Олдфакторлар – исләргә аеруча сизгер кешеләр.
Густаторлар – барысын да тәмләп караучылар.
Галимнәр фикере
XX гасыр ахырында мәгълүматны кабул итү төрләре турындагы әлеге теория дөрес булып саналган. Ә менә бүгенге галимнәр бу фикергә дәлилләр җитми дип саный.
Белгечләр фикеренчә, эш безнең кабул итү каналларының кайсы «яраткан» булуында түгел, ә төрле мәгълүматны төрлечә үзләштерергә җайлы булуда.
Математик мәгълүматны графиклар һәм схемалар ярдәмендә анализларга җиңелрәк, тик бу барлык математиклар да визуал дигән сүз түгел, бары тик күрсәтмәлелек мондый белемнәрне кабул итү өчен уңайлырак. Ә музыканы, мәсәлән, аудиоформатта өйрәнү логик яктан дөресрәк, көйне кәгазьдәге ноталар буенча гына кабул итү авыр.
Күп кенә тикшеренүчеләр һәм укытучылар кабул итүнең бер генә каналын сайлау – белем бирү процессын чикләү дип уйлый. Берничә тану органнарын эшкә җигү образлы хәтерне үстерә.
Ә сез үзегезне мәгълүматны кабул итүнең кайсы тибына кертер идегез?
Сурәт: «freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев