Логотип Идель
Бу – тема!

«ЙОКМЫЙ ЙОКЫМ»: ЯШЬ ШАГЫЙРӘЛӘР ГАШЫЙКЛЫКНЫ НИЧЕК КИЧЕРӘ?

19 сентябрь көнне «Моң» театр мәйданчыгында иң ихлас, хисле халәтләрнең берсе – гашыйклыкка багышланган шигырь кичәсе узды.  Өч шагыйрә бер сәхнәдә тамашачыларга үзләренең шигырьләрен тәкъдим итте. Алар – Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова һәм Миләүшә Гафурова. Кичәне музыкаль композицияләр белән Алсу Мансурова, Элина Ситдикова, Марат Шаяхметов, Тимур Милюков һәм Илгиз Мөхетдинов бизәде.

Шагыйрәләрнең үз куллары белән бизелгән сәхнә, үзенчәлекле образлар, монологлар, видеолар берәүне дә битараф калдырмады. Сөю хисен ничек кичерүләре турында сөйләгән яшьләр һәрберебезне уйланырга мәҗбүр итте. Залда утырган кунаклар үз хисләрен, эмоцияләрен тыя алмыйча, көлделәр һәм еладылар. Чара тәмамланганнан соң рәхмәт сүзләре, ихлас теләкләр яңгырады.

Ә хәзер исә хисле шигырьләр иҗат итүчеләр белән якынрак танышып узыйк!

 

Гүзәл Закирова: «Хисләрне кәгазь битенә төшерү ситуациягә башка ракурстан карарга мөмкинлек бирә»

– Шигырьләрне мин 6-7 яшемдә үк яза башладым. Иң беренчесе песиләребез турында иде. Зуррак сыйныфларга күчкәч, укытучым Әнисә апа төрле бәйгеләрдә катнаштырып, үсендерде. Шул вакыттан башлап, шигырьләр тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әверелде.

Шигырь тусын өчен миндә көчле хисләр булырга тиеш. Гадәттә, авыр, тетрәнүле. Хисләрне кәгазь битенә төшерү ситуациягә башка ракурстан карарга мөмкинлек бирә. Аны «читкәрәк» алып куйгач, ул үзенең куркынычлыгын югалта сыман.

Бу шигырь кичәсендә катнашып, без гашыйклыкларыбызны яңадан кире кайтып кичерергә: кемдер – нокта куярга, кемдер – икенче күзлектән карарга теләдек. Шәхсән мин бу чарага бәйле дулкынлану хисе, «трепет» кичердем. Шул ук вакытта ул бик каты ардырды да. Шагыйрь булу һәм үз шигыреңне «пиарлау» авыр икән!

Айгөл Хәбибрахманова: «Язгач, күңелдә бушлык, рәхәтлек кала»

– Беренче шигырьне 6-7 сыйныфта укыганда язган идем, анысын да үзем теләп түгел. Укытучым ниндидер бәйге өчен: «Туган тел, туган як турында язып кына кара», – диде дә, мин тыңладым. Килеп чыкты кебек. Тик үзем өчен дип, чын-чынлап аңлап, 10 сыйныфта иҗат итә башладым.

Шигырьләрне мин хисләр ташкыны биләп алган чорда язам. Күңелдә нидер борчый, нәрсә беләндер бүлешәсе килгән вакытта языла алар. Андый чакта уйлап изаланмыйм, кулга телефонны алуга ук, бармаклар клавиатура буенча «тык-тык» итеп йөри башлый һәм шигырь барлыкка килә. Ә язгач, күңелдә бушлык, рәхәтлек кала.

Мондый кичәдә чыгыш ясавым тәүге тапкыр, шуңа борчылмадым дип әйтә алмыйм, борчылдым. «Әйдә, катнаш әле, Айгөл» дигәч, артык уйланып тормадым, бу тәкъдимне зур мөмкинлек итеп кабул иттем дә, ризалаштым. Авыр да, җиңел дә булды, тик без моны булдырып чыктык һәм бар кичәне үзебез әзерләдек. Иң мөһиме, хәзер үземне иркен һәм рәхәт хис итәм.

Миләүшә Гафурова: «Кечкенә вакыттан ук мине ритм илһамландырган»

– Шигырьләрне үсмер вакыттан язам. Әни: «Машинада берәр кая барганда, арткы утыргычларга басып, ниләрдер такмаклап бара идең», – дип сөйли. Кечкенә вакыттан ук мине ритм илһамландырган. Беренче шигыремне бабай үлгәч язган идем. Шуны аңлау, кичерү, хис итү турында.

Әгәр авыр булганда мин үземне берәр нәрсә язарга мәҗбүр итсәм, рәхәт булып китә. Уңай хисләр кичергәндә язуы җиңелрәк. Тик бу вакытта да миңа язарга кирәк икәнлеген искә төшерү зарур.

Шигырь кичәсенә әзерләнү, минем өчен, бик кадерле иде. Чөнки без чараның эчке халәтен ярату тулы итү өчен тырыштык. Шулай ук репепитицияләр вакытында шагыйрә кызларның иҗатларын (үземнекен дә) икенче яктан ишетү рәхәт иде. Үзебез бизәгән сәхнә мине бик илһамландырды, сокландырды һәм шатландырды. Һәрбер кеше үз почмагын ясады. Тамашачылар тарафаннан булган игътибар бик ошады!

 

Фирүзә ВӘЛИЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев