БЕЗНЕҢ ЭМОЦИЯЛӘР КАЙДА ЯШИ?
Бу җәйдә барлык социаль челтәрләр “Головоломка” мультфильмына багышланган видеолар, мемнар белән тулды. Райли исемле яшүсмер кызның үз хис-кичерешләре белән танышуы турында мультфильмны күпләр яратты. Без берничек тә бу мультфильмны читләтеп уза алмыйбыз. Әлеге язмада без хисләрнең кеше тәнендә ничек чагылуы турында сөйләргә булдык!
Безнең хис-кичерешләребез һәрвакыт тәнебездә чагыла. Теге яки бу эмоцияне кичергәндә бездә билгеле бер реакцияләр башлана: мимика, караш, тавыш, поза, эчке халәт үзгәрә. Сезнең «йөрәгем жу итте», «аяклар йомшарды» һәм башка сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Кайчак без үзебезнең ни кичергәнебезне төгәл аңламаска да мөмкинбез, ә тән күңелдә ниләр булганын бик яхшы сиздерә. Ә ул хисләр кайда яши икән соң?
БӘХЕТ
Бу хиснең яшәү урыны – күкрәк. Бәхет хисе тоя башлаганда, гадәттә, күкрәк киңәеп, күтәрелеп китә. Тәнебез җылынып киткәндәй була. Тураеп, бар дөньяга ачылып көләсе, елмаясы килә башлый. Күзләр һәм кашлар өскә омтылалар.
КАЙГЫ
Ул да күкрәктә яши. Тик бәхет аны ачып җибәрсә, кайгы, киресенчә, ябылуны тели. Кайгы кичергәндә тәндә кысылу барлыкка килә. Еш кына ул йөздә дә чагыла: күз яшьләре, почмаклары төшкән иреннәр, кашлар җыерыла башлый.
ҮПКӘ
Исеме җисеменә туры килә үпкәнең. Бу хис тә күкрәктә яши. Шуңа күрә дә үпкәләгәндә эчебездә нәрсәдер «кысылган» төсле була. Бу хис, шулай ук, кул белән аякларга да тәэсир ясый. Үпкәләгән вакытта куллар кысыла, аякларда киеренкелек сизелә башлый.
АЧУ
Ул тәнебезнең һәр өлешендә чагыла: күкрәктә дә, кул белән аякта да. Организмны уятып җибәреп ул кан йөрешен тизләтә. Шуңа да ачу чыкканда бит кызара башлый. Бу хис туганда жестикуляция дә активлаша. Күкрәк катып калып, өскә таба тартыла башлый.
ОЯТ
Бу хис күкрәгебезнең нәкъ уртасында – диафрагмада яши. Ояла башлаганда нәкъ менә бу урында яну тойгандай булабыз. Яну шулай ук биткә дә күчә. Шуңа да бит алмага охшап кызарып китә. Гәүдәдә киеренкелек барлыкка килә һәм безнең бу моментны тизрәк үткәреп җибәрәсе килә башлый.
ҖИРӘНҮ
Ашказаны белән тамакны биләп алучы хис – җирәнү. Үзеннән-үзе укшыту барлыкка килергә мөмкин. Тәнебез үзебезгә ошамаган әйбердән китәргә ашыга, шуңа без җирәнгәндә артка барабыз, башыбызны читкә борабыз. Кеше булсынмы ул, ашамлыкмы, безнең аны күрәсе дә, тоясы да килми башлый.
КУРКУ
Бу хис тә күкрәктә яши. Курыкканда аяк астыннан туфрак киткәндәй була, шуңа берәр нәрсәгә тотыну, таяну теләге барлыкка килергә мөмкин. Күзләр коткара торган әйберне эзләү максатыннан як-якка карана башлыйлар. Тын алу ешая.
Сулыш, аяк-куллар, гәүдә торышы безгә эчке халәтебез турында күп әйбер сөйли ала. Бу язма сезгә файдалы булыр һәм үзегезне яхшырак аңларга ярдәм итәр дип, ышанып калабыз.
Алия Мөхәмәткәримова рәсемнәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев