ӘЙДӘ, ФАЙДАЛЫ ГАДӘТЛӘР БУЛДЫРАБЫЗ!
Еш кына газета-журналларда начар гадәтләр турында язмалар басылып чыга. Безнең аларны, һичшиксез, укыганыбыз бар. Әти-әниләрегезнең дә: «Улым/кызым, укып чык әле менә моны, электрон тәмәке зыяны турында язганнар», – дип әйткәннәре бардыр. Әйдәгез, начар гадәтләрне читкә куеп торып, яхшылары турында сөйләшеп алыйк әле.
Файдалы гадәтләре турында үземнең социаль челтәрдәге язылучыларымнан да сорадым. Барысы да бик баналь булып чыкты. Әйтик, иртән җылы су эчү, теш чистарту, урын-җирне торуга ук җыеп кую, гел дөресен әйтү һәм башкалар. Моны инде һәммәбез дә белә. Кызыклырак булсын өчен төрле һөнәр ияләреннән файдалы гадәтләре турында сораштырырга булдым.
Резедә Сәләхова, Кәрим Тинчурин театры артисткасы: «ЙОКЛАР АЛДЫННАН 10-30 БИТ КИТАП УКЫРГА ГАДӘТЛӘНДЕМ»
– Элек суны бик эчми идем. Аның кеше организмына бик кирәкле мәддә икәнен аңлагач, бу хатаны төзәттем. Иртәмне 2 стакан җылы судан башлыйм. Көн дәвамында да күп эчәргә тырышам. Йоклар алдыннан 10-30 бит китап укырга гадәтләндем. Шулай ук өйгә кайтуга ук макияжны юып төшерергә өйрәнәсем килә. Алайса көн саен төнлә генә башкарам бу эшне. Аннары театр өлкәсендә эшләгәч, без һәрвакыт текст яисә шигырь ятлыйбыз. Ул кешенең баш миенә бик зур файда бирә.
Хәбил Сәхәбиев, педагог психолог: «ҮЗ-ҮЗЕҢ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘ БУЛДЫРА БЕЛҮ – БИК МӨҺИМ КҮНЕКМӘ»
– Безгә институттагы бер укытучы үз уйларыбыз белән икәүдән-икәү калырга кирәклеген аңлатты. Хәзерге заманда без һәрвакытта шау-шуда. Үзебез генә калган вакытлар бик сирәк. Йокларга яткач, 15 минут телефонны кулга алмыйча, игътибарны бернәрсәгә дә юнәлтмичә, үзең генә калып, эчке дөньяңа сәяхәт кылырга киңәш итәм. Мин үземдә дә әлеге файдалы гадәтне булдырдым. Баштарак, әлбәттә, авыр – гел берәр нәрсә белән шөгыльләнәсе килеп тора. Әмма көне буе нәрсәләр эшләгәнеңне, хисләреңне анализлау бик кирәк. Үз-үзең белән элемтә булдыра белү – бик мөһим күнекмә. Син үзеңнең тормышың, эшең, дусларың белән канәгатьме?! Үз-үзеңә сораулар бирүдән курыкмаска кирәк.
Азат Гыйләҗев, офтальмолог, офтальмохирург: «КҮЗНЕ ДЫМЛАНДЫРА ТОРГАН ТАМЧЫЛАР КУЛЛАНУ БИК ӘЙБӘТ»
– Күз – ул организмның бер өлеше. Сезнең сәламәтлегегезне яхшырткан һәр гадәт күзләргә дә уңай йогынты ясый. Әйтик, физик күнегүләр, дөрес туклану, рационда шикәр күләмен киметү. Әгәр инде күз күреме буенча гигиенаны әйтсәк, ул компьютер/телефонда утырганда, язганда, укыганда тәнәфесләр ясап алу. Бераз туктап торып, тәрәзә янына килеп, еракта булган объектларны карарга киңәш итәм. Шулай ук күзне дымландыра торган тамчылар куллану да бик әйбәт. Һәрдаим тикшеренеп торуны да онытмаска кирәк.
Илназ Галиуллин, теш табибы: «ТЕШ УРТЛАРЫНА МАССАЖ ЯСАУ ЯХШЫ»
– Билгеле булганча, төп гигиена гадәтләре 5-6 яшькә кадәрге балаларда формалаша. Яшьтән тешләрне саклар өчен, нинди файдалы гадәтләр булдырырга кирәк соң? Әти-әниләр кечкенәдән балаларны теш чистартырга, дөрес тукланырга өйрәтсәләр, киләчәктә теш белән бәйле проблемаларны булдырмый калырга мөмкин.
1. Тешләрне көненә, ким дигәндә, 2 тапкыр чистартырга кирәк. Әлеге процесс уртача 2-3 минутны тәшкил итә.
2. Тешләрне чистарткач, бармак белән түгәрәк хәрәкәтләр ясап, теш уртларына массаж ясау яхшы.
3. Теш араларын чистартыр өчен, махсус теш җебен булдырыгыз.
4. Авыз куышлыгы гигиенасы өчен чайкату сыекчасы һәм ирригатор кулланыгыз.
Югарыда әйтеп узылган гадәтләрнең берсен булса да тормышта кулланырсыз дип чын күңелемнән ышанып калам!
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев