Логотип Идель
Бу – тема!

ВИНКС ФЕЯЛАРЫ – НИНДИ АЛАР?

«Инчантииикс!» Хәтерлисезме? Мин мәктәптән кайтуга ук «Винкс» карарга утыра идем, озакламый апа кайтып миңа кушыла иде. «Мин – Флора!», «ә мин – Блум», – диеп, җырларын ятлап, сокланып карап утыра идек без шушы мультфильмны.

Бер көнне минем шушы мультфильмның берничә сериясен янәдән карыйсы килеп китте. Мин шаккаттым! Андагы һәр персонажның үз тарихы, холкы һәм үзенчәлекләре бар икән – кечкенә чакта әллә ни игътибар ителмәгән дә. Һәм шуннан соң мин ни өчен төрле кызның төрле персонажга тартылуын аңлый башладым. Эш аларның тышкы кыяфәтендә һәм көчләрендә генә түгел икән.

Блум (туры тәрҗемә – «чәчәк ату»)

Блум 10 декабрьдә Домино планетасында туа, соңыннан әлеге планетада сугыш башлана һәм әти-әнисе нәни феяны портал аша Җиргә җибәрә.
Блум үзендә магик көч булуын бары тик 16 яшендә генә белеп ала. Ә Алфеяга (магия мәктәбе) укырга керергә аңа Стелла тәкъдим итә. Блум – ут феясы. Шулай ук ул кешеләрне гипноздан уята һәм фикер көче белән предметларга тәэсир итә ала. Ә холкы ничегрәк икән аның? Блум бик пөхтә кызга охшаган, ләкин чынлыкта, ул үзенең бүлмәсен җыештырырга яратмый, ә аның сумкасы мең дә бер кәгазь кисәкләре белән тулган. Бу сезгә танышмы, кызлар? Блум үз көчләренә тулысынча ышанмый, башкаларны да үзенең бик көчле булмавына ышандырмакчы була, әмма ул – иң көчле тылсым иясе.

Стелла  (туры тәрҗемә – «йолдыз»)

18 августта Солярий планетасында туа. Стелла кечкенә чагында зур күзлек киеп йөргән була, шуңа күрә егетләр аңа карамаганнар. Ләкин мәктәпне тәмамлагач ул үзенең матурлыгына зур игътибар бирә башлый.

Стелла – кояш, ай һәм йолдызлар феясы. Кояшлы көннәрдә һәм тулы айлы төннәрдә ул аеруча көчле. Ул үзендә актив кояш һәм пассив ай көчләре синтезын саклый. Ә холкы авыр аның. Стелла гел үзе турында гына уйлый кебек тоелырга мөмкин, ләкин аның эчендә кечкенә генә кыз бала игътибар көтә.

Еш кына уйламыйчаавыр сүзләр әйтә һәм шуңа ул дус кызлары белән конфликтка керә. Стелла – оптимистик карашлы, аралашуга ачык шәхес.

Ләйлә (туры тәрҗемә – «төн»)

15 июньдә Андорс планетасында туа. Беренче исеме – Аиша (гарәп исеме), икенче исеме – Ләйлә. Ләйлә тумышы белән бик бай гаиләдән, кечкенәдән ул уңайсыз күлмәкләр һәм корсетлар киеп йөрергә мәҗбүр була. Ләйләнең чикләүләрдә яшисе килми, һәм ул Алфея мәктәбенә качып китә.

Ләйлә – су феясы һәм суны төрле халәткә кертә ала. Шулай ук ул спорт ярата. Еш кына уйламыйча эш итә һәм вак-төякләр аркасында борчылырга ярата. Ләйлә – феминистик карашлы фея. Яраткан кешеләре өчен барлык эшкә дә ризалаша.

Флора (туры тәрҗемә – «чәчәк»)

1 мартта Линфея планетасында туа. Кечкенә чагыннан ук аның янында әтисе булмый, чөнки ул башка планеталарда табигать сакчысы булып эшли. Балачактан Флора әнисе кочагында үсә, холкы белән дә ул аңа охшаган.
Флора – табигать феясы. Ул барлык табигать серләрен, биология, химия һәм географияне яхшы белә. Ул дошманны тиз арада лианалар белән бәйләп куя яки чәчәк серкәсе белән галлюцинацияләр барлыкка китерә ала. Холкы белән ул тыйнак һәм оялчын кыз. Чәчәкләр – аның иң тугры дуслары, алар янында гына ул үзен тулы шәхес итеп тоя. Флора үзенең тынычлыгын ярата, ләкин аңа куркыныч янаса, шундук җавап кайтара ала.

Муза (туры тәрҗемә – «фикер йөртүче», «музыка»)

30 майда Мелодия планетасында музыкантлар гаиләсендә туа. Ул кечкенәдән әти-әнисе кочагында үсә. Беренче музыкаль инструменты – курай.
6 яшендә Муза әнисен югалта, бу хәлдән соң әтисе кызының музыка белән шөгыльләнүен тыймакчы була. Шуңа күрә ул озак вакыт әтисе белән сөйләшми.

Муза – музыка феясы, тавыш дулкыннары ярдәмендә теләсә кайсы көчле дошманны аяктан егарга сәләтле. Бик тиз кызып китүчән. Аның белән якыннан таныш булмаган кешеләргә ул бик ябык кеше булып күренә ала, ләкин үз кешеләре белән ачык күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Иҗат кешесе буларак, ул хыялларында яшәргә ярата.

Текна («технология» сүзенең кыскартылмасы)

16 декабрь Зенит планетасында туган. Балачагыннан ук техника белән кызыксынган, бер минутка да компьютердан аерыла алмый, уеннар уйнарга һәм яңа техник җайланмалар уйлап табарга ярата. Текна – технологияләр феясы. Ул математиканы әйбәт белә, магия ярдәмендә лазер нурлары белән идарә итеп читлекләр ясый һәм яшен булдыра ала.

Текна һәр адымын уйлап атлый, хаталанырга яратмый. Исемлекләр төзергә ярата, аныңча, ул шулай гына үз тормышын тәртипкә китерә ала. Дусларына һәрвакыт яхшы киңәш белән булыша.
Алсу Вәлиуллина иллюстрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев