Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛКАУЛЫК ҖИҢӘМЕ, СПОРТМЫ?

Нинди яшьтә булуга карамастан, һәрберебезнең көзгедә яшь, матур гәүдәле чагылышыбызны күрәсе килә. Шушы максатка ирешү өчен иң кулай һәм үтемле юл – спорт. Әлбәттә монда дисциплина зур роль уйный. Әмма күп очракта без гади генә күнегүләр ясарга да иренәбез. Ялкаулыкны җиңеп, спорт белән шөгыльләнүне башлап җибәрү өчен бездән 3 шәп киңәш:

1) Үзегезнең яшәү рәвешегезгә туры килгән спорт төрен табу. Ул бию, пилатес, йөзү, волейбол һәм башка бик күп төрле физик активлык була ала. Иң мөһиме, ул үзегезгә ошарга тиеш!

 

2) Музыка тыңлаганда мотивация тизрәк барлыкка килә, чөнки тиз темп кирәкле кәеф тудыра. Күп кенә спортсменнар  ярыш алдыннан кирәкле дулкынга көйләнер өчен билгеле бер җырлар тыңлыйлар. Без дә сезнең өчен менә дигән плейлист төзедек.

 

3) Үзегезгә генә спорт дөньясына кереп китү авыр һәм күңелсез булырга мөмкин. Шуңа күрә бергәләшеп шөгыльләнү өчен иптәш табарга кирәк. Андый очракта бу авыр ният җиңелрәк булып тоелыр, чөнки сез бер-берегезне дәртләндереп торачаксыз!

 

4) Ни өчен спорт белән шөгыльләнүегезне онытмас өчен алдан ук илһам бирерлек фотолар табып, бүлмәгезгә элеп яисә телефонга обой итеп кую – әйбәт идея. Алар һәрвакыт күз алдында торырга тиеш.

 

5) Ахыргы, әмма барыбер мөһим киңәш – тәнегезне кысмый торган, уңай кием белән шөгыльләнергә кирәк.

 

Ялкаулык – ул нормаль халәт. Әмма аны җиңә белү дә үз кулыбызда. Сәламәт булыйк!

 

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев