Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП САЛГАН ЯРАЛАР

Бүгенге көндә яшь буында психологиягә карата кызыксыну артуы сизелә. Аны күпләр фән буларак, һөнәре таләп иткәнгә түгел, ә үзе теләп өйрәнә. Кешенең психологиясен аңлата торган китаплар, интернет-ресурсларда төрле «рухи тернәкләндерә торган» курслар активлашып бара. Һәр ситуация, көнкүрештәге каршылыкларның сәбәпләре һәм чишелешләре кешенең психик сәламәтлегенә бәйләп карала башлады. Әлбәттә, бу өлкәдә белемле, хәбәрдар булганнар тарафыннан. Миңа калса, бу – уңай тенденция. Җәмгыятьтәге күп стереотиплар моңа бәйле җимерелеп бара. Халык аңында гаеп тагу, татарча әйтсәк «осуждать итү», яманлап сөйләү, кешеләрне нахакка рәнҗетү күренеше кими. Искәртеп үтәм, адекват һәм психологик белемлеләр арасында. Кешеләр арасында бер-берсенә карата хөрмәт, толерант мөнәсәбәтләр формалаша.

Әйе, һәр кешенең тышкы дөнья тормышы эчке дөньясындагы гармониягә бәйле. Белгечләр фикеренчә, һәр кылган гамәл, әйткән сүз – кеше табигатенең чагылышы.

Кешенең эчке дөньясы формалашу, нигез салыну балачакка барып тоташа. Киләчәк, олы тормыштагы проблемаларның сәбәбе булып, күпчелек очракта, нәкъ тә менә бала вакытта алган психик яралар тора. Бу вакытта кичергән авыр вакыйгалар, кешенең дөньяга, үз-үзенә карашын тискәрегә бора ала. Әлбәттә, монда гаилә төп рольне уйный. Шуңа да, бала тәрбияләгәндә, киләчәктә ни буласың күзаллап, һәр әйткән сүзне, гамәлне уйлап эш итәргә кирәк.

Сүз башым бит Шүрәле! Күтәрәсе мәсьәләмә ерактан килдем. Кеше нигезен формалаштыруда гаилә генә түгел, мәктәп еллары да мөһим урынны алып тора. Бу чорда белем алу белән беррәттән, бала тормыш кануннарын да өйрәнә, аларга яраклаша башлый, шәхес буларак үсә. Сүземне баштан ук кычкырып әйтәм. Миңа калса, кайбер укытучылар моны аңламый. Хөрмәткә лаек хезмәт ияләре тарафыннан укучыларны кыерсыту, рәнҗетү һәм түбән кую очраклары шактый. Үз күзәтүләремнән чыгып, ирексездән, мәктәп – күпмедер дәрәҗәдә, балалар өчен психологик авыр чор дип нәтиҗә ясыйсы килә.

Бар бала да бертөрле генә укый, үсә алмый. Әлбәттә, нәселдәнлек факторына рәвештә, кемгәдер тиз отып алу, аңлау, истә калдыру сәләте бирелә, ә башка берәүгә бу шактый авыр булырга мөмкин. Бер карасаң, бу көн кебек ачык. Әмма дә ләкин, шушы урында күп кенә укытучыларның яратып куллана торган «мин һәр кешегә тигез белем бирәм ич, берәүнең колагына гына сөйләмим, ул аңлый ич әнә, ник син аңламыйсың?!» дигән гыйбарәсе яңгырый. Бу мизгелдә баланың ниләр кичергәнен күз алдына китерү кыен түгелтер. Олы кеше аны сыйныфташлары алдында башкалар белән чагыштырып, кимсетеп торсын әле! Иң беренче чиратта ул үз-үзен, аннан башкаларны күралмас дәрәҗәгә җитә, үзенә ышанычы һәм нинди дә булса уңышка ирешү теләге дә юкка чыга. Уйламыйча каты бәрелеп әйткән сүз олы тормышка әзерләнүче баланың канатларын сындыра. Әлбәттә, тормышта кешеләрне югары, түбән классларга аерып карау гадәти хәл, тик бала моны мәктәптә үк татырга тиеш түгел, минемчә. Һәр укучыга караш бертөрле лояль булырга тиеш.

Барыннан да бигрәк гайрәтемне чигергән тагын бер күренеш – балаларны гаиләгә карап аеру, әти-әнисенә карата булган үчне, үпкәне баласыннан алу. Кызганыч, күп очракта укучының нинди дә булса укытучы турында «яратмый ул мине» дигәне дөрес булып чыга. Чынлыкта исә, ул аның гаиләсенә, күптәнге ызгыш-талашларга барып тоташа. Бу бигрәк тә авыл җирлегенә хас: һәр кеше бер-берсен белә, һәм алар барысы да ничек те булса бер-берсенә бәйле. Үз фикерен әйтә, баласын яклый белгән әти-әниләрне дә күпләр яратмый. Шушы сәбәпләр аркасында, кайбер укытучылар билгеле бер балага кирәгеннән тыш таләпчән була, тавыш күтәрә, төрттереп сөйләшә, кимсетә.

Нәтиҗәдә, баланың үзбәясе төшә, ул үз үзенә бикләнә. Мин боларны үз тәҗрибәмнән, күргәннәремә һәм ишеткәннәремә таянып сөйлим.

11 сыйныф – авыр баскыч, үзе бер мәзәк. Әйтерсең лә, сине тагын да ныграк батырырга тырышалар. 9 сыйныфны тәмамлаганда ук БДИның никадәр куркыныч булуы туры сөйли башлыйлар. «Ой, ничек биреп чыгарсыз инде, калсагыз, бу башларыгыз белән», дип тә кыстыралар. Янәсе, тиз-тиз генә 9 чынаяк чәй эчереп кунак озаталар. Күрәсең, бу афәттән укытучылар укучылардан да ныграк курка. Аларның моңа карата бер генә позитив фикере дә юк кебек тоела. Гел ниндидер өметсезлеккә илтә торган алгоритмнар. Шушы басым ясау нәтиҗәсендә кайберәүләр, 10-11гә барырга теләсәләр дә, мәктәптән китәргә мәҗбүр булалар. 10 сыйныфны укып бетереп, хәтта 11нең башында беренче тапкыр имтихан биреп караганнан соң да китүчеләр бар. Ник дигәндә, укытучыдан «синнән булмый, булмаячак» ише сүзләр яңгырый. Бу, әлеге дә баягы, укытучыларның үзләренә таяк төшүдән куркулары.

Шушы урында, имтихан бирелә торган конкрет фәннәргә дә тукталып китәм. Безнең барыбыз да мәҗбүри рәвештә рус теле һәм математиканы тапшырырга тиеш. Ә калган икенчел фәннәр укучының үз сайлавына кала. Бу ирекле мәсьәлә. Тик монда да син сайлаган фәннең укытучысы әле канәгать була дигән сүз түгел. Киеренке очрак – математика фәненең база һәм профильле төренә бәйле. База имтиханының нәтиҗәсе аттестат алыр өчен генә кирәк. Ә югары уку йортына керергә дисәң, профильле математика бирү зарур. Укытучылар аны биралмастай авыр итеп тасвирларга ярата, һәм гуманитар юнәлешкә китәргә теләүчеләр өстәмә итеп профильле математиканы сайласа, «Кирәк булмаячак бит инде сиңа, нигә кысылырга» ише агитация башлана. Мондый очракларны да танышларым аша беләм. Гуманитарийга математика нигә инде? Ә менә киләчәктә самолёт төзим дип хыялланган егетләргә игътибар зуррак, аңлатмалар киңрәк. Укуга кагылышлы гына түгел, шәхескә кагылган «надан» ише авыр сүзләр дә яңгырый укытучылардан. Хәтта «х квадрат» дигән җавапны да, укытучы кычкырып «х-ның икенче дәрәҗәсе» дип төзәтә. Кызык инде кайвакыт. Тик мондый очраклар күпкә киткәч, укучының күңеленә тия бит инде ул. Бу, әлбәттә, һәр очракта да түгел. Киң итеп алып, мөгаллимнәрне пычратасым килми. Бәлки, катырак бәреләмдер... әмма шәхсән күзәтүләр, танышлардан ишеткән сүзләр шулай күрсәтә.

Ә тирәнтенрәк уйлап карасак, укытучыларның БДИлардан арындыру сәясәте, шушы битарафлык баланың югары уку йортына керү, теләгән һөнәрен алу хыялларын җимерә. Бу аның психихасында да чагыла: үзенә ышанычы кими, тормышта югалып кала һәм гомер буе ниндидер бер рамкаларга сыешып яшәргә мәҗбүр була, чөнки аның мәктәп чорында ук иреген чиклиләр.

БДИга карата җәмгыять нигә шулкадәр тискәре мөнәсәбәттә соң? Бер карасаң, монда 11 ел буена алган белем, мәктәп материалы гына тикшерелә. Укысаң, бар да гади, җиңел. Әмма әти-әниләр, укучылар БДИ бирүне психологик яктан кыен дип саный. Әйе, мин дә килешәм. Кәгазьгә язылган биремгә караганда, аудиториядәге мохит күпкә авыррак. Имтиханнарның төп асылы – биремнәрне үзлектән, күчермичә башкару. Моны ныклап контрольдә тоталар. Мәктәпкә кергәндә үк махсус конструкция аша үтәсең, телефон, калькулятор ише ярдәмлекләргә юл ябык. Тик бу җайланма алка, киемдәге бизәкләр, каеш тимерләренә дә «кычкыра». Моны оештыручылар кайчакта аңламаганга салыша һәм укучыга тентү үткәрә. Кызларның тимерле эчке киемнәрен, егетләрнең металл төймәле күлмәкләрен дә салырга мәҗбүр иткән очраклар бар. Гәрчә, аппаратның кычкыру сәбәпләре көн кебек ачык булса да. Каршы алганда ук укучы шундый мәсхәрәләүгә эләгә икән, ничек ул тыныч күңел белән имтиханын биреп чыгарга тиеш?!

Аудиториядә дә шул ук атмосфера. Сеңлем белән булган хәлне сөйләп китәм. Кышкы каникулларда районга «пробный» имтихан биреп карарга бару. Сыйныфка кереп утыргач, имтихан башланганчы, оештыручыларның берсе кереп, укытучыга пышылдап кына: «(авыл исеме өч тапкыр кабатлана) карагыз әйбәтләп!» ди. Янәсе, күчерергә мөмкин. Тегесе исә: «Кайсы микән соң ул?» дип эзләнә башлый. Ә сеңлем аларның борын төбендә генә утырган. Ачуы чыгып: «Мин! Шуннан?» дип белдергән. «Бу аларда бернинди дә кыенсыну тудырмады, кем инде мин шулкадәр» – дип сөйләде ул. Һәм шул укытучы 3 сәгать буе аның баш өстендә сулап торган. Ник нәкъ тә менә безнең мәктәпкә шундый «җылы караш» дисәгез... Бер ел элек төп имтиханда безнең мәктәп укучысының «бомбалары» коелды. Әйе, монда укытучылар, оештыручылар да куркынычка калды. Шуннан бирле мәктәпкә кара мөһер сугылган. Шушы бер хәл аркасында күпме кеше сүз ишетергә мәҗбүр була. Дөресмени инде бу? Бер сыер бөтен көтүнемени...?!  Мондый мөнәсәбәт күңелемне кайтарды. Нишләп әле кабинеттагы 30 укучы арасыннан берәүне шулай аерып куеп, җинаятьчене саклап торган кебек, тикшерәләр, кимсетәләр?!  Нишләп әле минем авылым исемен шулай түбән төшереп куялар? Бер кешенең ялгышы, хатасы башканың киләчәген билгеләргә тиешмени? Нигә әле сеңлем тыныч күңел белән, тырышып, уйлап имтихан биремнәрен эшлисе урында, өстендә торган теге укытучы шикләнмәсен дип, ялгыш кыймылдарга куркып утыра? Һәр кешенең шәхси урыны булырга тиеш бит. Анда читләр керсә, кешенең үз-үзен тотышы, хәле, эчке халәте, кәефе бозылырга мөмкин. Кәгазьдәге биремнәргә игътибар гомумән юкка чыга. Һәм бу хәл хәзер дә искә алына икән, димәк ул укучыда үпкә калдырган дигән сүз бит.

Фикеремне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Кадерле мөгаллимнәребез үз өсләрендә никадәр зур җаваплылык булганын тойсалар иде. Өйдә әти-әнисе авыр сүз әйтмичә, кадерләп кенә үстергән баланың хыялларын нигә укытучы җимерә ала? Өйдән тыныч күңел белән киткән бала, нишләп мәктәптән елап, әрнеп кайта? Кырыс, гаделсез чакларында укытучы үз баласын исенә төшерсен иде. Аңа карата мондый мөгаләмәне кичерә алыр идеме? Нидер эшләр алдыннан, бу гамәлеңнең кешегә ничек тәэсир итүен, киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерүен уйларга кирәк. Белем бирүдән тыш, укыту системасы хезмәткәрләре баланы үстерү, аның аңын формалаштыруда да катнашалар. Укытучының һәр гамәле, әйткән сүзе укучы күңеленә уелып кала. Педагоглар әзерләү курсларында кеше психологиясе тирәнтен өйрәнелсен иде. Шушы бөек, авыр, җаваплы укытучы һөнәрен алган кеше баланың эчке дөньясына сак караса иде. 11 ел – аз гомер түгел, һәм шуның яртысын бала мәктәптә үткәрә. Юкка гына мәктәп – икенче өебез дип әйтмиләр. Ә өйдә һәрвакыт тынычлык, тигезлек, якты чырай булырга тиеш.

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев