Кеше нигезен формалаштыруда гаилә генә түгел, мәктәп еллары да мөһим урынны алып тора. Бу чорда белем алу белән беррәттән, бала тормыш кануннарын да өйрәнә, аларга яраклаша башлый, шәхес буларак үсә. Сүземне баштан ук кычкырып әйтәм. Миңа калса, кайбер укытучылар моны аңламый. Хөрмәткә лаек хезмәт ияләре тарафыннан укучыларны кыерсыту, рәнҗетү һәм түбән кую очраклары шактый.