Логотип Идель
Бу – тема!

«Ялкын»лы өлкәннәребез: «Без үсмерләр белән ике арага чикләр куймыйча, алар телендә сөйләшә идек»

«БАЛАЛАР, ЯШЬЛӘР МАТБУГАТЫНДА ЭШЛӘҮЧЕЛӘР – МОГҖИЗА ТУДЫРА БЕЛҮЧЕЛӘР»

Иң беренче сүзне Роза апа Туфитуловага бирик. Роза апа – танылган журналист. Ул – «Яшь ленинчы», «Ялкын», «Азат хатын» (хәзер – «Сөембикә») журналларында баш мөхәррир булып эшләгән шәхес. Роза апа белән «Ялкын»лы хатирәләрен барладык.

– Роза апа, «Ялкын» белән бәйле берәр балачак хатирәгез белән уртаклашыгыз әле.

– Әлегәчә горурланып искә алган бер вакыйга турында сөйлим. Ул вакытта мин – әле җиденче сыйныф укучысы гына. Көннәрдән беркөнне «Ялкын» журналыннан шәхсән миңа хат килеп төште. Кемнән дисәгез, ул чорда журналның баш мөхәррире булган, танылган язучы Ләбибә апа Ихсановадан иде ул! Мәктәбебез директоры турытаяк җыеп, бөтен укучылар алдында укыды әле ул язманы. Ул хат үсендереп, ниндидер бер этәргеч бирде миңа, нәкъ шуннан соң тагын да актив яза башладым.

«ФОТОГРАФИЯ – ЯКТЫЛЫК СӘНГАТЕ, УЛ ФОТОАППАРАТ ЯРДӘМЕНДӘ ИДЕЯЛӘРНЕ БЕЛДЕРҮДӘН ГЫЙБӘРӘТ»

«Ялкын», аның тарихы турында сөйләшкәндә, без берничек тә Рөстәм абый Мөхәммәтҗановны телгә алмый кала алмыйбыз. Рөстәм абый – танылган фотограф, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул 1977-1979, һәм 1992-2016 елларда «Ялкын»да фотохәбәрче буларак хезмәт куйган. Һәм бу «Ялкын»ның зур бәхете! Рөстәм абыйның үзе белән сөйләштек.

– Рөстәм абый, «Ялкын»лы хезмәт юлыгыз белән уртаклашыгыз әле?

– «Ялкын» журналына мин узган гасырның җитмешенче еллары уртасында килдем. Ул вакытта инде берничә республика газетасы һәм журналы белән актив хезмәттәшлек итә, «Таткнигоиздат»та китаплар бизәләше, Казан шәһәрендә күзаллау агитациясе белән шөгыльләнә идем. «Ялкын»га мине нәфис редактор Зифа Мөхәммәтҗанова чакырды. Ул вакытта мин «Азат хатын» журналы өчен тышлыклар әзерләү белән дә шөгыльләндем. Ялкында эш миңа бик ошады – газетадагы кебек киеренке түгел, анда татар мәдәниятен яхшырак белдем, татар әдәбиятчылары, галимнәре, рәссамнары, артистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре белән таныштым. Эш елларында Республика районнарына һәм Казан ханлыгының элеккеге территориясендәге татар мәдәнияте үзәкләренә командировкалар ясап, халыкның тарихына һәм көнкүрешенә тирәнрәк чумдым. «Ялкын» миңа татарларның төрле этник төркемнәренең гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен белергә мөмкинлек бирде.

 Моңа басым ясавым юкка түгел, шәһәрдә, рус мохитендә үскәч, мин «тамырлардан» ераграк идем. Биредә булган хезмәттәшлек эрудицияне, гомумән, татар теле буенча белемнәрне баетты. Бервакыт эштән китеп алсам да, «Ялкын» белән хезмәттәшлекне беркайчан туктатмадым.

«БЕЗ ҮСМЕРЛӘР БЕЛӘН ИКЕ АРАГА ЧИКЛӘР КУЙМЫЙЧА, АЛАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘ ИДЕК»

Сүзне 15 ел (1995-2010) «Ялкын»ның баш мөхәррире булып эшләгән, йөрәк җылысын биреп учакны саклаган Эльмира апа Закировага бирик. Сүз уңаеннан, Эльмира апа журналда балалар редколлегиясен башлап җибәргән кеше. Хәзер ул «Сөембикә» журналында хезмәт куя.

– «Ялкын»лы чагыгыздан истә калган иң күңелле, матур вакыйга?

– О-о! Күп алар!.. Китап язарлык!...

...Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуыбызны балалар һәм үсмерләр редколлегиясе утырышы итеп Президент Сараенда үткәрдек! Безгә нибары ярты сәгать вакыт бирделәр. Ә Минтимер Шәрипович һәр бала белән кул биреп күрешә, сораша. Матбугат үзәге җитәкчесе ымлап сәгатькә күрсәтә: вакыт чыкты диюе. Ә мин... утлы табада утырган кебек: бер аңа, бер балаларга карыйм. Сорауларның очы-кырые күренми. Аптыраган матбугат җитәкчесе чыгып ук китте. Ә без ярты сәгатькә дип кереп, ике сәгатьтән дә артык сөйләштек. Президент безнең журналны да укып бара икән! Мактанасыбыз килеп, «Ялкын»да спорт, сәнгать, армия, бала хокуклары турында язабыз, дип, саный башлаган идек, Минтимер Шәрипович: «Мәхәббәт тә бар!» – дип кушылып китте…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев