Айгөл ФӘТТАХОВА автор яңалыклары
-
«Ялкын»лы өлкәннәребез: «Без үсмерләр белән ике арага чикләр куймыйча, алар телендә сөйләшә идек»
Октябрьдә илебездә Өлкәннәр декадасы билгеләп үтелә. 100 еллык тарихы булган журналда нинди генә шәхесләр эшләмәде! Буыннар алмашы барышында алар «Ялкын»ның ялкыны сүрелмәсен өчен күпме кеше көч куйган, йөрәк җылысын биргән... Үз яшьлекләрен журналга багышлаган, бүгенге көндә безгә үрнәк булган кадерле кешеләр белән Айгөл Фәттахова сөйләште. -
2024 ЕЛГЫ «БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» НИЧЕК УЗДЫ?
Кем өчендер җәй – туңдырма, диңгез һәм озын кичке очрашулар белән бәйле булса, икенче бер төркем кешеләр җәйне дуслары белән сменаларга, лагерьләргә барудан башка, төгәлрәк әйтсәк, Сәләт»сез күз алдына китерә алмый. «Сәләт» – Татарстан яшьләре арасында гына да түгел, ә бөтен Россия күләмендә, чит ил үсмерләре арасында да зур танылу алган оешма. Һәм ел да «Сәләт» меңләгән баланы үз тирәсенә җыя. -
ТАТАР МАТБУГАТЫНА НИГЕЗ САЛУЧЫЛАР – КЕМНӘР УЛ?
Барлык журналистларны, нәшриятчыларны, полиграфия өлкәсе эшчеләрен май аенда нинди бәйрәм берләштерә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, басма матбугат көне! Россиядә журналистика көне 13 гыйнварда үтсә, Татарстанда аерым бер матур дата – 19 май бар. Шушы уңайдан татарның басма матбугатына кемнәр нигез салганы, татар журналистикасын нинди шәхесләр яшәткәне турында сөйләшербез. -
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Көчле музыка яңгырап торган Островский урамы, күзләре янып торган яшүсмерләр, ут мохит һәм чиксез эмоция ташкыны. «ПОВ» медиа туган көнен шушы сүзләр белән тасвирлар идем мин. Нәрсә ул «ПОВ» һәм аның беренче зур бәйрәме ничек үтте? Шул турыда сөйлибез! -
«ЯЛКЫН»лы КӨННӘР – СЕР, ШАТЛЫК, ИҖАТ БЕЛӘН ТУЛЫ ДӨНЬЯ БУЛГАН ИКӘН»
Ничә еллар буе көтеп алынган бәйрәм, ниһаять, килеп җитте! Яраткан «Ялкын»ыбыз үзенең 100 еллык юбилеен каршы ала. Әлбәттә, бүгенге көндә журналның исеме, дәрәҗәсе, яшүсмерләр арасындагы популярлыгы өчен биредә төрле елларда эшләгән шәхесләрнең өлеше бик зур. Без 1995-2010 елларда «Ялкын»ның баш мөхәррире булган Эльмира апа Закирова белән сөйләштек. -
«ЮК, БУ ОЧРАКЛЫ ГЫНА КИЛЕП ЧЫКТЫ!» ЯКИ САМОЗВАНЕЦ СИНДРОМЫ
«Юк инде, мин моңа лаек түгел», «Мин бернәрсә дә булдырмыйм, менә башкалар әллә нинди үрләргә ирешәләр» кебек җөмләләр белән зур уңышларын да юкка чыгарып калдыручыларны еш очратам мин. Моңарчы күпме хезмәт куеп ирешелгән, нигезендә никадәр тырышлык яткан җиңүләрен чүпкә чыгарып калдыручыларны күргәч, бик сәерсенә идем. -
ЕГЕТ-КЫЗ ДУСЛЫГЫ: МӨМКИНМЕ?
Инде күп еллар дәвамында галим-фәлсәфәчеләр бу турыда уртак фикергә килә алмый. Мин дә бу язмам белән “Америка ачармын” дип уйламыйм, тик шулай да, уйланырга, казынырга урын юк түгел. -
«РӘИС КАТНАШЫНДАГЫ ОЧРАШУНЫ АЛЫП БАРГАННАН СОҢ, БАШКА ЧАРАЛАР МИНЕ КУРКЫТМЫЙ»
Син үзеңне гадәттә кем дип тәкъдим итәсең дигән сорауга: «Журналист дисәм, артык купшы булыр кебек. Алып баручы гына дию бик тар киңлекне күз алдында тота», – дип икеләнеп кенә җавап кайтарды Зилә. Икеләнүе юкка түгел, чөнки язмам герое үтә дә киңкырлы кеше. «Шаян ТВ» каналында алып баручы, «Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле, бүгенге көндә дистәләгән проектта кайнаучы яшь журналист Зилә Хәбибуллина турында булыр язма! -
ТРЕТИЙ ЛИШНИЙ: «ИКЕ КЕШЕ ДУС БУЛА АЛМАГАН ҖИРДӘ ӨЧ КЕШЕЛЕ ДУСЛЫК БУЛА АЛМЫЙ»
Мин кечкенәдән үк бик аралашучан бала булып үстем, нинди генә төркемгә килеп эләксәм дә үземне уңайлы хис итәм. Уртак тел табу, килеп эндәшкәннәрен көтеп тормыйча, үзем беренче адым ясау кебек гамәлләр миңа бервакытта да авырдан бирелми. Һәркайда үз урынымны таба алачакмын, дигән ныклы ышаныч бар минем күңелдә. Дөресрәге, бар иде. -
МИН БЕРКЕМГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ! ӘЛЛӘ ТИЕШМЕ?
Соңгы вакытта төрле интернет чыганакларда: «Беркем беркемгә берни тиеш түгел», «Без үз тормышыбызны фәкать үзебез теләгәнчә генә корырга хокуклы», – ише фикерләр еш очрый башлады. Хәтта танылган психолог, белгечләр дә бу фикернең хаклыгын дәлилләп чыга. Тормышыңны үз теләкләреңә нигезләнеп корганда гына, син бәхетле һәм бәйсез була алачаксың икән. Ә чынлыкта бу фикерне алга сөрүчеләр хаклымы икән соң? -
БЕР КӨНГӘ МЕҢ ЭШ АЗ: НИЧЕК ҮЗ ПРОДУКТИВСЫЗЛЫГЫҢ ӨЧЕН ГАЕП ХИСЕННӘН АРЫНЫРГА?
Атнасына биш тапкыр спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Даими рәвештә дөрес туклану – сәламәтлек нигезе. Әгәр көнеңне медитациядән һәм контраст душтан башламагансың икән, аны уңышлы үтәр дип хыялланма да. Интернетта утырдыңмы? Ә менә вакытыңны бушка уздырганчы берәр файдалы эш белән шөгыльләнәсе иде! Әгәр югарыдагы җөмләләр синдә курку хисе уяткан икән – бу язма синең өчен. -
ПРОКРАСТИНАЦИЯ – ЯЛКАУЛЫК «ЧИРЕ» ГЕНӘМЕ?
Соңгы арада үз-үзеңә «Мин арыдым, соңрак хәл итәрмен, иртәгә эшләрмен әле, әйдә, качмас» ише сүзләрне ешрак әйтә башлагансың икән, уйланырга вакыт. Чөнки синең явыз прокрастинация кочагына эләккән булуың бар. Ә аның нәрсә икәнен һәм аңа каршы ничек көрәшәсен язмамнан белерсең. -
ВАКЫТ ЧАБА, ТОТЫГЫЗ: ВАКЫТ ХӘЗЕР, ЧЫННАН ДА, ТИЗРӘК УЗАМЫ?
Һәркемнең, яшь бару белән, вакытның куып тота алмастай тизлек алуына игътибар иткәне бардыр. Балачакта без көн дәвамында нәрсә генә эшләргә өлгерми идек: уеннар да уйнала, эшлисе вак-төяге дә эшләнә, әле аннан ары да вакыт бихисап күп кала. Көн озын, вакыт чиксез кебек иде. Ә хәзер нәрсә? Йокыдан уянып күзне ачарга өлгермибез, инде кич җиткән була. Олыгаю белән гомер кыскара барган сыман. Фәнни яктан вакыт тизләнүенә нәрсә йогынты ясый икән соң? -
ЭКСТЕРНАТ БЕЛЕМ АЛУ: УКУНЫ НИЧЕК ТИЗРӘК ТӘМАМЛАРГА?
Замана яңалыклары һәр өлкәне үзенчәлекләр белән баетып тора, шул исәптән белем бирү системасын да читләтеп үтми. Сезне бүгенге көндә киң таралган уку төре – экстернат уку белән таныштырып китәм. Язмам бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен актуаль булыр.