МИН БЕРКЕМГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ! ӘЛЛӘ ТИЕШМЕ?
Соңгы вакытта төрле интернет чыганакларда: «Беркем беркемгә берни тиеш түгел», «Без үз тормышыбызны фәкать үзебез теләгәнчә генә корырга хокуклы», – ише фикерләр еш очрый башлады. Хәтта танылган психолог, белгечләр дә бу фикернең хаклыгын дәлилләп чыга. Тормышыңны үз теләкләреңә нигезләнеп корганда гына, син бәхетле һәм бәйсез була алачаксың икән. Ә чынлыкта бу фикерне алга сөрүчеләр хаклымы икән соң? Беркемне ишетмичә, үзеңчә генә яшәгәндә гадәти кешелеклелек кебек сыйфат җилгә оча түгелме соң? Әлеге язмада бу сорауларга җавап биреп, алтын уртаны табып карарбыз.
Беркемнән берни көтмәскә кушып, үз теләкләреңне генә истә тотып яшәргә кушучылар нигездә хаксыз кебек тоела. Без һәммәбез кешеләр, ниндидер социаль төркем вәкилләре. Ә җәмгыять, әгәр беркем, беркемгә тиеш булмаса, күптән таркалыр иде. Чөнки югарыдагы фикер һәртөрле җаваплылыктан арындыра, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне юкка чыгара. Ә кеше шәхес буларак бары тик үзе кебекләр янәшәсендә булганда гына формалаша ала. Югалган маугли балаларын гына искә алсак та.
Социаль тормыш нигезендә килешүләр ята. Алар рәсми рәвештә теркәлгән, сүздә генә әйтелгән дә булырга мөмкин. Шуңа җәмгыятьтә беркемнән берни көтми яшәү мөмкин түгел. Без табибларның дәвалавын, укытучының төпле белем бирүен, якын дустыбызның безнең белән һәрнәрсәне уртаклашуын телибез. Кеше бит хайваннардан нәкъ уй-фикерләүгә сәләтле булуы, социаль тәртипләргә тугры булып яшәве белән аерыла да. Алар кешенең тәрбияле, культуралы булуын тәэмин итә. Югарыдагы фикергә тугры калучылар һәртөрле авырлыкларга, аерылышуларга салкын карашта булырга тиеш кебек. Ә алайса каян үзара үпкәләшүләр барлыкка килә? Ул хис син көткән әйбер чынга ашмаганда туа бит. Әлеге фикер чын тормышка нигезләнеп табылган булса, җәмгыятьтә кешеләр арасында күптән бернинди ачуланышулар калмаган булыр иде.
Бу идея, дөньядагы һәр нәрсә кебек үк ике яклы. «Мин беркемгә берни тиеш түгел»нең икенче ягында «миңа һәркем тиеш» ята. Ике чикнең дә нигезендә кешенең шәхси җавапсызлыгы. Дөнья балансын саклап калдыру өчен мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк – алгансың икән, кайтарырга кирәк. Әмма бик игелекле кеше булырга теләп, биргәнеңне кире алмыйсың икән, шулай ук баланс какшый. Чөнки аң дәрәҗәсендә ул кеше бары үзен тиеш кебек хис итәчәк, аның алдында син үз дәрәҗәңне югарырак куйган кебек буласың һәм тора бара ул үзен гаепле саный башларга мөмкин.
Шәхесне үстерү өлкәсендә профессионаллар ассоциациясе президенты, психолог Лия Шаһабетдинова:
“Бүгенге көндә мәгълүмат өермәсендә иң “кайнар” темаларның берсе бу. Кайчандыр кинәт кенә көнкүрешкә килеп эләгеп, инкыйраз ясап, халыкның яртысын шок хәлендә, икенче яртысын куандырып калдырды. Битараф калучылар булмады, кыскасы. Чынлыкта, моның ни өчен шулай булуының сәбәбе гади: безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләр озак вакыт аралыгында «тиешлек» халәтендә яшәгән. Сугыш чоры кешеләре туган илне сакларга, сугыштан соңгылар дәүләтне тергезергә тиеш булган. Шуннан соң мул тормыш алып барырга тырышырга да кирәк. Менә шул әби-бабаларыбызның тәҗрибәсен күреп, хәзерге заман кешеләре аларның язмышын кабатламаска, ничек тә ул авырлыкларны урап узарга тели. Елдан-ел зур төер булып җыйналып килгән арыганлыкны «без беркемгә тиеш түгел» дип бунт күтәреп чыгарасы килә.
Ә хәзерге көндә бу фикернең җавапсызлык белән чиктәш булган икенче ягы калкып чыкты. Дөреслектә, «беркем беркемгә тиеш түгел», дигән фикер бик инфантиль яңгырый. Чөнки бу сиңа ошыймы, юкмы, без социаль җан ияләре һәм безнең бурычларыбыз бар. Гадәти дәүләткә салым түләүләрне генә искә алсак та.
Синең хокук башка кешенең хокукы башланган җирдә тәмамлана. Без башка кеше чикләренә, килешмәсәк тә, аның уй-фикерләренә хөрмәт белән карарга тиеш. Тик чын шәхес булып формалашкан кеше генә башка кеше фикеренә түзем һәм әйләнә-тирәдәгеләренә толерант була ала.
Әйе без кемнеңдер хыял-өметләрен акламаска, аларның идеаль рәсеменә туры килмәскә мөмкин. Тик бу безгә гамәлләребез, үз-үзебезне тотышыбыз белән башкаларга зыян салырга хокук бирми.
Бәйсезлек, мөстәкыйльлек идеясе, радикаль ысуллар кулланмыйча, акыл белән кабул иткәндә бик шәп. Бу хакта фикер йөрткәндә, бер әйтем искә төшә: «Үзеңә нинди мөнәсәбәт теләсәң, башкаларга да шундый ук мөгамәләдә бул».
Ә син якыннарың, дусларың, хезмәттәшләреңнең сиңа нинди карашта булуларын теләр идең?»
Әмма никадәр генә эгоистик яңгыраса да бу сүзләрне, әлеге теманы бөтенләй башка, уңай яктан да ачарга мөмкин. Кеше бу дөньяга берүзе килә һәм ялгызы китә. Тирә-юньдәгеләр белән нинди генә мөнәсәбәтләр корсак та, аларның һәммәсе вакытлы.
Нәтиҗәгә тик бер: тормышыңның һәр адымын күңел, йөрәк кушканча яшәрлек итеп кор. Шул очракта гына «мин беркемгә берни тиеш түгел», дип яшисең булмаячак, чөнки һәр гамәлең – син үзең сайлаган, теләп башкарган гамәл булачак.
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев