Соңгы вакытта төрле интернет чыганакларда: «Беркем беркемгә берни тиеш түгел», «Без үз тормышыбызны фәкать үзебез теләгәнчә генә корырга хокуклы», – ише фикерләр еш очрый башлады. Хәтта танылган психолог, белгечләр дә бу фикернең хаклыгын дәлилләп чыга. Тормышыңны үз теләкләреңә нигезләнеп корганда гына, син бәхетле һәм бәйсез була алачаксың икән. Ә чынлыкта бу фикерне алга сөрүчеләр хаклымы икән соң?