Логотип Идель
Бу – тема!

2024 ЕЛГЫ «БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» НИЧЕК УЗДЫ?

Кем өчендер җәй – туңдырма, диңгез һәм озын кичке очрашулар белән бәйле булса, икенче бер төркем кешеләр җәйне дуслары белән сменаларга, лагерьләргә барудан башка, төгәлрәк әйтсәк, Сәләт»сез күз алдына китерә алмый. «Сәләт» Татарстан яшьләре арасында гына да түгел, ә бөтен Россия күләмендә, чит ил үсмерләре арасында да зур танылу алган оешма. Һәм ел да «Сәләт» меңләгән баланы үз тирәсенә җыя.

«Болгар Туган тел» аланы Биләрдә башка «Сәләт» аланнары, форумнары белән беррәттән җәйге сменалар сезонын башлап җибәрүче проект. Алан беренче тапкыр 2014 елда оештырыла һәм инде 10 ел дәвамында сәләтле балаларны үз тирәсенә берләштерә. Болгарда барлыкка килгән алан быел Изге Биләр җирендә 15-21 июнь көннәрендә үткәрелде. Һәм 15 июньнең җылы җәйге кичендә тантаналы рәвештә аланның ачылышы булып узды. Гадәттәгечә, уен-җыр белән үрелеп барган бәйрәм чарасында оештыручылар, Яшьләр Министрлыгы да котлау сүзләре белән сәлкешләргә сәлам юллады. Беренчеләрдән булып, сәлкешләребезгә ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов мөрәҗәгать итте. Шулай ук традицион рәвештә «Сәләт яшьләр үзәге» директоры Айгөл Габдрахманова да балаларга сәлам юллады.

Әйтеп узганымча, «Сәләт» үзендә дөньяның һәр почмагыннан диярлек күпләгән балаларны җыя. Бу елны «Болгар Туган тел» аланында Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Пермь, Мәскәүдән 400 бала катнашкан.

«Сәләт» балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли торган урын. Ә «БолгарТуган тел» аланы аеруча да яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Нәкъ шул сәбәпле алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга багышланган төрле чаралар белән баетылган. Аларның һәркайсы катнашучыларга үзләрен татар мәдәниятен үстерүдә җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирә. Аеруча кичке чаралар бик күңелле уза. Мисал өчен «Акыл һәм фикер» интеллектуаль турнирында сәлкешләр төркемнәргә берләшеп, һәртөрле өлкәгә кагылышлы сорауларга җаваплар эзләделәр. Ә «Тыпыр-тыпыр биергә!» кичке чарасында рәхәтләнеп биеп, үзара ярыштылар. Шулай ук аланнары берләштерүгә юнәлдерелгән уеннар, чаралар еш үткәрелә. Кызыклы шәхесләр белән күңелле очрашулар да булмый калмый. Мисал өчен, көннәрнең берендә сәлкешләр «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән очрашып, аннан кызыксындырган сорауларына җаваплар алган. Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов, үз чиратында, балаларга тагын бер кат «Сәләт» низамәтләрен искәртеп үтте. Алар арасында: гел яхшылыкка омтылу, сәләтләрне ачу, бер-береңә ярдәм итү, инглиз телен ипи, рус телен су, татар телен һавага тиңләү.

Смена дәвамында сәлкешләр татар теле һәм тарих дәресләре, вокал, бию, театр, кул эшләре буенча остаханәләрдә катнаша. Шулай ук спорт программасы да каралган: футбол, волейбол, стритбол буенча чемпионатлар, бочче, флорбол буенча джем-сессиялар үткәрелә. Ягъни бала нинди генә өлкә белән кызыксынуына карамастан, биредә һәрвакыт үзен мавыктырырдай шөгыль таба алачак.

«Болгар Туган тел» аланы үз алдына куйган төп ике бурычны куеп эшчәнлек алып бара: беренчедән, яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру; икенчедән, татар мәдәнияте гореф-гадәтләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләү.

Кыскасы, «БолгарТуган тел» аланы яшьләрдә телебезгә, милләтебезгә ихлас мәхәббәт тәрбияли. Һәм бирегә балалар ел да «Сәләт»кә генә хас аерым бер мохит өчен, яңа танышулар булдырып, онытылмас хатирәләр туплау өчен ашкыналар.

Фотолар «Болгар – Туган тел» Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев