Кем өчендер җәй – туңдырма, диңгез һәм озын кичке очрашулар белән бәйле булса, икенче бер төркем кешеләр җәйне дуслары белән сменаларга, лагерьләргә барудан башка, төгәлрәк әйтсәк, Сәләт»сез күз алдына китерә алмый. «Сәләт» – Татарстан яшьләре арасында гына да түгел, ә бөтен Россия күләмендә, чит ил үсмерләре арасында да зур танылу алган оешма. Һәм ел да «Сәләт» меңләгән баланы үз тирәсенә җыя.