ПРОКРАСТИНАЦИЯ – ЯЛКАУЛЫК «ЧИРЕ» ГЕНӘМЕ?
Соңгы арада үз-үзеңә «Мин арыдым, соңрак хәл итәрмен, иртәгә эшләрмен әле, әйдә, качмас» ише сүзләрне ешрак әйтә башлагансың икән, уйланырга вакыт. Чөнки синең явыз прокрастинация кочагына эләккән булуың бар. Ә аның нәрсә икәнен һәм аңа каршы ничек көрәшәсен язмамнан белерсең.
Прокрастинация – хәл итәсе мәсьәләләрне, эшне, тормыш борчуларын туктаусыз кичектереп тору. Әлеге «чир» стресс, мәгънәсез гаеп хисе, түбән үзбәя кебек психологик проблемаларны китереп чыгарырга мөмкин.
Прокрастинацияне еш кына гади ялкаулык белән чагыштыралар, әмма чынлыкта бар да күпкә катлаулырак. Прокрастинатор ял итми, ул төп эшне эшләмәс өчен, юк-бар белән шөгыльләнеп энергиясен кирәкмәгәнгә исраф итә. Бер яктан карасаң, катлаулы мәсьәләләрне читләтеп узарга омтылу – психиканың нормаль реакциясе кебек. Тик бу зур бәлаларга китерергә мөмкин.
Ялкаулык – теләк булмау һәм кыюсызлык нәтиҗәсе. Ул үз өстеңә җаваплылык алудан курку, нинди дә булса эштән тулаем баш тарту белән аерыла. Ә прокрастинация – вакытлыча мотивация югалу. Андый кеше бурычны үз өстеннән төшерми, ә эшнең реаль күләмен күз алдына китерә алмаганлык белән аңа соңрак тотына.
Кызыклы факт: Бөек Британиядә ел саен 1 марттан «Милли прокрастинация атналыгы»н бәйрәм итәләр. Идея тарафдарлары шушы вакыт аралыгында халыкка мөһим булмаган мәсьәләләрне онытып торып, баш миен ял иттерергә, бүгенге көн белән яшәргә киңәш итәләр. Ә аларның көндәшләре 14 гыйнвар көнне «Прокрастинациягә каршы көрәш көне»н билгеләп үтәләр. Алар эшләрне икенче планга күчерүне инфантильлек (олы кешенең үз-үзен тотышында бала холкына хас сыйфатлар күзәтелү) һәм ялкаулык билгесе дип саныйлар.
Әгәр прокрастинация әле хроник форманы алырга өлгермәгән икән, гадәттә, аның сәбәпләре түбәндәгеләр:
- Карар кабул итә белмәү
- Үзгәрештән курку
- Эчке мотивация булмау
- Эшне соңгы минутында гына сыйфатлы һәм тиз эшләргә мөмкин булуына ышану
- Планлаштыру күнекмәләре булмау
- Перфекционизм (Кайвакыт кеше эшне идеаль эшләргә омтылып, билгеләнгән вакытка сыешмый).
Әгәр дә син, язма белән танышканнан соң, үзеңне бу «чир» белән авырыйм дип саныйсың икән, сиңа аннан арыну өчен берничә ысул тәкъдим итәм:
Эшне системалаштыр. Еш кына уйланылган эш катлаулы булып күренә һәм шуңа күрә безне куркыта. Алай булмасын өчен, аны җиңеләйт, ягъни бүлгәлә. Мәсәлән, «Мин бүген инглиз телен өйрәнәм» җөмләсен «Мин бүген 5 бит укыйм һәм 1 бирем эшлим»гә алыштырсаң, үзеңә үк уңайрак булыр.
Үзеңне көйләп тор. Мотивация – прокрастинация белән көрәшүнең төп алымы. Үзеңә башкарасы эшнең барлыгын гына түгел, ә аны ни өчен башкарганыңны да искәртеп тор.
Артыктан баш тарт. Кайвакыт эшне икенче планга туктаусыз күчерү – аның сиңа мөһим түгеллеген аңлатырга мөмкин. Син болай да спортзалда шөгыльләнәсең икән, иртән торып йөгерү сиңа чынлап та бик кирәкме? Артык шөгыльдән баш тартырга курыкма.
15 минут кагыйдәсе. Әгәр югарыдагы алымнар ярдәм итмәсә, 15 минут кагыйдәсен куллан. Барысы да гади: нәкъ 15 минутка таймер куй һәм эшеңне башла. Әгәр вакыт чыкканнан соң, эшне дәвам итәргә теләк тоймыйсың икән, сәбәпне башкадан эзләп кара. Бәлки син дөрестән дә арыгансыңдыр?
Ләззәт ал. Эшнең нәтиҗәсе генә борчыганда, аңа баш белән чумарга мөмкин түгел. Гади генә эшне дә икенче якка борып, күңеллерәк ясарга тырыш. Өй җыештыруны спорт белән бергә алып барырга, кичке ашны креатив процесс буларак кабул итәргә, ә катлаулы кешеләр белән аралашуны – үз-үзеңне тоту күнекмәләрен һәм ихтыяр көчен ныгыту кебек кабул итәргә була. Шул очракта эше дә күңелле, нәтиҗәсе дә матур булыр.
Прокрастинация белән көрәшергә ярдәм итә торган китаплар:
1. «Новый год прокрастинатора», Э. Д. Скотт
2. «Прокрастинация и самосаботаж», Э. Леви
3. «Ловушка времени», А. Маккензи, П. Никерсон
4. «Лёгкий способ перестать откладывать дела на потом», Н. Фьоре
Бу «замана чире» капкынына эләккәнсең икән, үзеңне гаеп итмә, син, һичшиксез, аннан чыгу юлын табачаксың. Вакыт бик тиз бара, аны мөһим һәм файдалы эшләргә сарыф итәргә омтыл.
Теги: психология
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев