Логотип Идель
Белми калма

ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?

Көчле музыка яңгырап торган Островский урамы, күзләре янып торган яшүсмерләр, ут мохит һәм чиксез эмоция ташкыны. «ПОВ» медиа туган көнен шушы сүзләр белән тасвирлар идем мин. Нәрсә ул «ПОВ» һәм аның беренче зур бәйрәме ничек үтте? Шул турыда сөйлибез!

«ПОВ» – яшьләргә юнәлдерелгән, алар белән берлектә төрле кызыклы контент җитештерә торган медиа. Биредә кайнаучы яшүсмерләр төрле форматлар кулланып, һәрдаим яңаны өйрәнеп тора. Алар текә контент, видеоматериаллар әзерләү белән шөгыльләнә. Бу оешма Татарстан Республикасының алты районына бар: Казан, Лаеш, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт. Контенка әйләнеп кайтсак, аларның социаль челтәрләрендә республикакүләм чаралар, локаль вакыйгалар һәм төрле тормышчан хәлләр, мемнар белән танышырга мөмкин. Яшьләр белән СМИ, СММ өлкәсендә тәҗрибәләре булган кураторлар җитәкчелек итә, һәрдаим төрле остаханәләр уздырылып тора. Кыскасы, үз мөмкинлекләреңне ачу өчен бар да бар. 

«ПОВ» җитәкчесе Мантаева Тормирис:
«Оешманың төп үзенчәлеге һәм үзенә күрә шигаре: «Яшүсмерләрдән – яшүсмерләр өчен». Редакциябезне дә фәкать яшүсмерләр тәшкил итә. Төп теләгебез: кызлар-егетләр әзерләгән контентның аларның яшьтәшләренә һәм үзләренә кызыклы булу. Гомумән, безнең төп максатыбыз – үсмерләргә үз потенциалларын ачу өчен мөмкинлек бирү иде. Минемчә, без теләгәнебезгә ирештек».

Киләчәктә блогер булу хыялы белән янучыларга да дөрес эш юлын күрсәтеп, теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итәләр биредә. Үзара элемтә күбесенчә онлайн форматта барса да, оффлайн очрашулар да булмый калмый. Мисал өчен, үзләре оештырган «Бию» кичәсе аша медиа беренче язылучыларын, тамашачыларын туплаган. 

Шәхсән үземне «ПОВ» исеменең каян барлыкка килгәне кызыксындырды. Ә менә каян икән: инглиз теленнән кергән «Point of you» фразасы ул – «точка зрения» дип тәрҗемә ителә. Биредә катнашучылар – чыннан да үзфикерле, идеяләре ташып торган, шау-гөр килеп эшләүче яшүсмерләр.

Шушы мәш килеп эшләп яткан медиа 27 апрель көнне үзенең бер еллык туган көнен билгеләп үтте. Саф һавада әзерләнгән чарада һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба ала иде. Түргә эленеп куелган такталы граффити зонасы аеруча кызыклы тоелды, чөнки биредә чарада катнашучы һәркем уртак сурәт булдыруга үз өлешен кертә алды. Өстәвенә биредә теннис турниры, K-pop баттл һәм мемнарга косплей бәйгесе уздырылды. Җиңүчеләр бүләкләрсез калмады. Ә бәйрәм, чын туган көндәгечә, тәмле торт белән тәмамланды.

Әгәр шушы язмадан соң, кызыксынып китеп, синдә дә бу яшь медиага кушылу теләге уянган икән, хәзер нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлатам: «ПОВ»ның телеграм каналыда беркетеклгән хәбәр аша оешманың җитәкчесе Томириска язып, үзең турында бәйнә-бәйнә сөйләсәң, сине, һичшиксез, төркемгә алырлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев