«ЯЛКЫН»лы КӨННӘР – СЕР, ШАТЛЫК, ИҖАТ БЕЛӘН ТУЛЫ ДӨНЬЯ БУЛГАН ИКӘН»
Ничә еллар буе көтеп алынган көн, ниһаять, килеп җитте! Яраткан «Ялкын»ыбыз үзенең 100 еллык юбилеен каршы ала. Әлбәттә, бүгенге көндә журналның исеме, дәрәҗәсе, яшүсмерләр арасындагы популярлыгы өчен биредә төрле елларда эшләгән шәхесләрнең өлеше бик зур. Һәм нәрсәсе кызыклы, биредә хезмәт куючылар «Ялкын»ны эш урыны итеп түгел, ә алмашып торучы нәсел, ягъни зур бер гаилә дип атый. Дөрестән дә, буыннар алмашы барышында «Ялкын»ның ялкыны сүрелмәсен өчен күпме кеше көч куйган, йөрәк җылысын биргән... Язмада без журналның башында, яшь чагында хезмәт куючыларның хатирәләр дөньясына кайтып килергә булдык. Нинди булган ул «Ялкын» егерме, утыз ел элек? Кемнәр дөрләтеп торган аны?
Эльмира ЗАКИРОВА, «Ялкын» журналының 1995-2010 нчы еллардагы баш мөхәррире:
– Эльмира апа, «Ялкын»лы хезмәт юлыгыз белән уртаклашыгыз әле.
– «Ялкын»да мин студент чакта ук эшли башладым. Журналның ул чактагы җаваплы сәркатибе Разил абый Вәлиевнең «Яшен тамыры» дигән яңа шигырь китабы чыккан көннәр иде. Ул редакциядәгеләргә автографлар язып шуны бүләк итә.
«Күрерсең син күп нәрсәләр,
Очрамас кемнәр генә?!
Тик онытма юл башыңны –
«Ялкын»лы көннәреңне!» – дип язды миңа.
Ә ул «Ялкын»лы көннәр – сер, шатлык, кызыклы вакыйгалар, иҗат белән тулы рәхәт дөнья, хыял утравы булган икән.
Студент чакта педпрактика конференциясендә катнашканнан соң эшемне югары бәяләделәр. Ә диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиев, редакциягә урнашырга теләвемне белгәч: «Әнә «Ялкын»га кеше кирәк. Җаваплы сәркатип Разил Вәлиев көн дә чылтырата, яза белгән берәр егет кирәк иде безгә, ди. Син егетләр кебек эшли аласың, минемчә», – димәсенме! Минем газеталарга язып йөргәнеме беләләр иде инде университетта. Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә Мөхәммәт абыйның җиңел кулыннан «Ялкын» редакциясендә эшли башладым.
20 мартта («Ялкын»ның туган көне!) мине пионер тормышы бүлегенә редактор итеп эшкә алдылар. Алга китеп әйтим әле: пенсия яшенә җиткәнче, ягъни 1978 елдан 2011 елга кадәр минем хезмәт кенәгәмдә бер генә эш урыны – «Ялкын» журналы редакциясе генә булды! Командировкалы, летучкалы, слетлы, марш-маршрутлы, пионер учаклы редакция тормышы башланды. Минем өчен «Ялкын» – дөньяда иң шәп журнал, анда эшләүчеләр дөньяда иң талантлы кешеләр булып тоелды. Баш мөхәррир – балалар язучысы, «Кирлемән», «Курай-малай»ларны язган Роза Хафизова. Һәр язма кечкенә бер хикәя кебек булырга тиеш, дип, өйрәтте инде безне Роза апа. Эш көнебез балалардан килгән хатларны укудан башлана. Һәркайсына күңел күтәрерлек сүзләр табарга, кечкенә генә уңышын да күреп алып үсендерергә кирәк. Ә ул хатлар көн саен капчыклап килә! Башкортстанның Миякә районыннан Галимов Айдар исемле малай шигырьләрен җибәргән әнә (үскәч, ул атаклы җырчы Айдар Галимов булыр дип башыбызга да китермибез инде!). Чүпрәле районыннан Рәмис Әймәтов, Чуашстанның Батыр районыннан Миңназыйм Сепперов (танылган журналист Миңназыйм Сәфәров булачак ул!), Комсомол районыннан Ркаил Зәйдуллин (Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык депутаты ул бүген), Актаныш районы Киров мәктәбеннән Ленарис Леронов (әйе, Ләбиб Лерон дип беләсез аны!) матур шигырьләр җибәреп тордылар.
16 ел баш мөхәррир булып эшләү дәверендә уңышларыбыз да сөенерлек булды. Эшләребезне югары бәяләп, журналга язучыларның Алиш премиясе тапшырылды, Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты булдык, Россия матбугатының Алтын фондына кердек, берничә тапкыр Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты дигән исемгә лаек булдык.
– Хәзер сез кем булып эшлисез?
– Мин балалар тормышыннан җай гына хатын-кызлар, әниләр дөньясына күчтем – «Сөембикә» журналына әдәби мөхәррир итеп чакырдылар. Үзем өчен кызык булган темаларга язарга, вакыйгалар үзәгендә кайнарга, туктаусыз эзләнергә яратам. Берничә шәп юл язар өчен өч тәүлек буе йокламау турындагы җырны ишеткәнегез бармы? «Трое суток шагать, / Трое суток не спать / Ради нескольких строчек в газете...» дигән җыр безнең турыда инде ул! Хәзер дә командировкаларга баргач, еш кына: «Сезне «Ялкын» аша беләбез», – дип куялар. Шулкадәр рәхәт булып китә...
– Редакция белән җитәкчелек иткәндә иң мөһиме нәрсә?
– Үз эшеңдә профессионал булу. Кешеләрне ярату. Тыңлый һәм ишетә белү. Ихласлык. Бала-чагалыкны югалтмау. Гафу итә белү. Һәркемгә шәхес итеп карау. Эшне ышанып тапшыру. Хезмәттәшләреңнең эшен күрә, аларны үсендерерлек сүзләр таба белү... Болар барысы да бик мөһим!
– Яшьләрне журналистикага, иҗатка җәлеп итү өчен ниләр эшли идегез, Эльмира апа?
– ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә (ВКШ) укып кайту әллә никадәр идеяләр белән баетты мине. Советлар Союзының барлык республикаларыннан да балалар журналлары мөхәррирләре җыелган иде анда. Демократик яшьләр оешмалары, пионер матбугатының оештыру функцияләре, балалар журналистикасында үзгәртеп корулар дигән темаларга сөйләшәбез. Кайбер фикерләр, кагыйдә булып, күңелгә кереп калган: «Вожатый образы укытучыныкыннан мөһимрәк», «Тормышыбыздагы реформаны иң элек балалар күңелендә үткәрергә кирәк», «Балалар журналисты – үзе бер профессия»... Шул чакта Мәскәүдә ишетеп кайткан яңалыкны – балалар редколлегиясен соңрак «Ялкын»га да керттем. «Алтын каләм» республика фестивалендә «Ялкын» хәбәрчеләре һәр ел саен Гран-прига лаек була иде. Фестивальдә 20 елдан артык жюри әгъзасы булу, шул дөньяда кайнау миңа бер импульс бирде. «Алтын каләм» аша да журналистикага мәхәббәт уята алдык дип уйлыйм. «Ялкын»га язып торучы малайлар һәм кызлар – кыюлар, зирәкләр, күп укыйлар, күп беләләр, бәхәсләрдә катнашалар... Тагын бер кызыклы фикер килеп, журналистикага, иҗатка тартылган балалардан бер команда туплап, аларны Президент, Премьер-министр, министрлар, депутатлар, танылган шәхесләр, төрле җитәкчеләр белән очрашуларга йөртә башладым. Бу шулай ук яшьләрне журналистикага әзерләү иде. «Ялкын»ның актив хәбәрчеләрен Мәскәүгә, Дәүләт Думасына җибәрү дә кызыклы булды. Журнал чыгаруда үсмерләрнең үзләре дә катнашуын тели идем. Күзне йомып, тәвәккәлләп, журналның 4 битен жәлләмичә (!) яшьләргә тапшыру да ярап куйды: алар әзерләгән «Кәеф» битләре укучылар арасында популяр булып китте. Без үсмерләр белән ике арага чикләр куймыйча, алар телендә сөйләшә идек.
– Хәзерге «Ялкын»ны ничек бәяләр идегез?
– Кыю, креатив, позитив – яшьләрчә! Булдырасыз!
– Үзегез эшләгән дәвердә теләгән, тик булдыра алмаган берәр нәрсә булдымы?
– Хәтерләмим... Әллә нинди тузга язмаган хыяллар белән янып, барысын да тормышка ашыра бара идек. Күптән хыялымда йөрткән, күп сораулар тудырган темаларым исә «Ялкын» сәхифәләре булып китте. Үсмерләрне спорт, музыка, маҗаралар, мәхәббәт, төрле илләрдәге яшьтәшләре тормышы, мода, күңелгә хуш килгән һөнәр сайлау, бала хокукларын яклау һ. б. кызыксындырганын белә идек инде. Шуларның барысын да колачладык кебек.
– Нинди ул – бүгенге көн яшүсмере?
– Кыю, үзбәясе югары, кызыксынучан, күп белә.
– «Ялкын»лы чагыгыздан истә калган иң күңелле, матур вакыйга?
– О-о! Күп алар!.. Китап язарлык!...
...Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуыбызны балалар һәм үсмерләр редколлегиясе утырышы итеп Кремльдә, Президент Сараенда үткәрдек! Безгә нибары ярты сәгать вакыт бирделәр. Ә Минтимер Шәрипович һәр бала белән кул биреп күрешә, сораша. Кызык итеп үзенең балачагын сөйли... Матбугат үзәге җитәкчесе ымлап сәгатькә күрсәтә: вакыт чыкты диюе. Ә мин... утлы табада утырган кебек: бер аңа, бер балаларга карыйм. Сорауларның очы-кырые күренми. Аптыраган матбугат җитәкчесе чыгып ук китте. Ә без ярты сәгатькә дип кереп, ике сәгатьтән дә артык сөйләштек. Президент безнең журналны да укып бара икән! Мактанасыбыз килеп, «Ялкын»да спорт, сәнгать, армия, бала хокуклары турында язабыз, дип, саный башлаган идек, Минтимер Шәрипович: «Мәхәббәт тә бар!» – дип кушылып китте... Ул әле безгә «Кәеф» кушымтасының исемен дә Чаткылар дип алмаштырырга тәкъдим итте, чаткыдан ялкын кабына бит. Айрат Бик-Булатовның каралама хәлдәге китабын күрде дә: «Китап итеп бастырып чыгарсак ничек була?» – ди. Без шат кына! Шулай итеп, Айратның беренче китабы чыкты.
Ә 2004 елда «Ялкын»ның 80 еллыгын үткәрергә бөтен редакция белән Мәскәүгә үк бардык! Чөнки журнал «Октябрь баласы» дигән исем белән нәкъ менә Мәскәүдә чыга башлый! Муса Җәлил беренче редактор була. Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегенә дә бардык, Асадуллаев йортында да булдык, 1186 нчы этно-мәдәни татар мәктәбе укучылары белән дә очраштык, Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым белән дә күрештек.
Теги: ШӘХЕС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев