ШӘХЕС тег белән яңалыклар
-
СЫЙФАТЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ РИЛС НИЧЕК ТӨШЕРЕРГӘ: ЛАЙФХАКЛАР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР
Хәзерге вакытта кыска видеоларның иң популяр чагы. Мәсәлән, шул ук РИЛС һәм ШОРТС. Бу видеоларны үз аккаунтыңны популярлаштырыр өчен дә, ниндидер продукт сатар өчен дә төшерергә була. Язмада бу өлкәдә тәҗрибәле кыз белән танышачакбыз, ул безгә иң гади һәм эффектив юллар турында сөйләячәк һәм төрле лайфхаклар белән уртаклашачак. -
«САЛАВАТ ХӘМИТОВИЧ, БҮГЕН ЭКЗЕКУЦИЯ БУЛАМЫ?» МЕГАПОЛИС УКЫТУЧЫСЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Күз алдыңа китер: син июль аенда дусларың белән бөтен тулай торакны ду китереп шаярып утырасың, ә инде октябрь аенда ул кешеләрнең яртысы төрле җирләргә тарала, һәм бөтенләй башка, җитди кешеләргә әверелә. Салават Рәхмәтуллин шуларның берсе. Ул хәзер Мәскәүдә укый һәм укыта. Яшь укытучы һәм янып торган милләтпәрвәр, «вупщем». -
АРХИТЕКТУРА АША ТАТАР МИЛЛӘТЕН ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ: ҖӘМИЛӘ ХӨСНЕТДИНОВА ИҖАТЫ
Музей эчендә – мәчет, кинотеатр һәм ял итү урыннары? Төмәндә нәкъ шундый күпфункциональ музей комплексы барлыкка киләчәк. Аның проектын ясаучы Җәмилә Хөснетдинова «Ялкын» укучыларына эксклюзив кадрлар тәкъдим итә. -
«РӘИС КАТНАШЫНДАГЫ ОЧРАШУНЫ АЛЫП БАРГАННАН СОҢ, БАШКА ЧАРАЛАР МИНЕ КУРКЫТМЫЙ»
Син үзеңне гадәттә кем дип тәкъдим итәсең дигән сорауга: «Журналист дисәм, артык купшы булыр кебек. Алып баручы гына дию бик тар киңлекне күз алдында тота», – дип икеләнеп кенә җавап кайтарды Зилә. Икеләнүе юкка түгел, чөнки язмам герое үтә дә киңкырлы кеше. «Шаян ТВ» каналында алып баручы, «Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле, бүгенге көндә дистәләгән проектта кайнаучы яшь журналист Зилә Хәбибуллина турында булыр язма! -
ЧЫГАРЫЛЫШ БӘЙРӘМЕ-2022
Казан шәһәре чыгарылыш сыйныфлары өчен бәйрәм 29 июньдә Казансу яр буенда узды. Бәйрәм башкаланың 164 мәктәбеннән 6 000нән артык чыгарылыш сыйныф укучыларын берләштерде. Алар өчен Анет Сай һәм Gayazovs Brothers төркеме чыгыш ясады. Чараның иң матур мизгелләре – безнең фоторепортажда! -
МУСА ГАЛЛӘМОВНЫҢ КЫЗЫЛ ДИПЛОМЫ, СЕРГЕЙ ПАВЛИКНЫҢ БЕРТУГАН ИГЕЗӘГЕ – ЧЕМПИОННАР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР!
11-13 февральдә традицион Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышы узды. "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган әлеге мәртәбәле ярыш быел Минзәләдә оештырылган иде. Яңа сезонның тәүге ярышында ачыкланган чемпионнар белән якыннанрак танышу максатыннан берничә сорау бирдек: "Көрәштән тыш нинди юнәлештә эшлисез, тагын нәрсәләр белән кызыксынасыз?", "Муса Җәлил турнирында җиңү мизгелләрен хәтерлисезме?" -
РӘССАМНАН – ТАБИБКА
Инстаграмы аның турында «иҗади медик» дип сөйли, дуслары аның тиз диагноз куячагын белә, рәсемнәре аның белемгә тартылуын, биюләре - хискә бирелүчәнлеген күрсәтә. Ә үзе турында Сабина нәрсә әйтә ала? Беренче курсстуденткасы белән ике параллель - медицина һәм иҗат турында сөйләштек. -
РАУШАНИЯ ЮКАЧЕВА: "ЙӨРӘГЕҢНЕ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ КИРӘК"
Г.Камал театры артисткасы Раушания Юкачева һәрчак йөрәгенә таяна. Һөнәр сайлау, артист Николай Юкачевка кияүгә чыгу, табибларга каршы килеп, бала табу – барысы да йөрәк кушканга эшләнә. Ә ул табиб пычагы астына берничә мәртәбә эләккән йөрәк бит...