Логотип Идель
Бу – тема!

Гөлия Зәһердинова: «ТАЛАНТЛЫ ЯШЬЛӘРГӘ ИГЪТИБАР КҮБРӘК БУЛСЫН ИДЕ»

Күптән түгел генә Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллияты студенты, күп санлы бәйгеләр лауреаты, яшь җырчы Гөлия Зәһердинова белән очрашу насыйп булды миңа. Шул форсаттан файдаланып, танылу яулап килүче якташыбыз белән әңгәмә корып алдым.

Исеме: Гөлия Зәһердинова

Туган көне: 27.07.2006

Туган җире: Актаныш районы, Актаныш авылы

Укый: И.В Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте

– Гөлия, хәзер син студент булгач, Казанда укыгач, Актанышка, туган ягыңа кайту сирәктер. Күңелеңдә нинди тойгылар әлеге вакытта?

– Актанышка кайткач – ностальгия! Кечкенә, ваемсыз чаклар искә төшә. Таныш мәктәп, балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе, мәдәният йортларын күргәч – җылы хатирәләр искә төшә, күңелем дә тулу ихтимал.

– Уңыш-казанышларың турында сөйләп кит әле, Гөлия.

– Иң беренче чиратта «Йолдызлык» телевизион фестивалендә җиңүләрем, бөек шәхесебез, татар җыр сәнгате мэтры Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Илһам чишмәләре» бәйгесендә ирешкән уңышларымны телгә аласым килә. Минем өчен аеруча кадерле тагын бер җиңүем – күренекле якташыбыз, Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуым. Шул җиңүдән соң миңа Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин кебек эстрада йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете елмайды. Ул Муса Җәлил исеменәге Дәүләт опера һәм балет театрында үткән, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган концерт, хәтер һәм кадер кичәсе иде.

– Бик баналь сорау бирим әле. Кайчаннан җырлый башладың?

– Гомумән, үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм.  Шулай да, минем җыр-моңга сәләтемне башлангыч сыйныфларда укытучым Рушания Котдусовна күреп алды да, әниемә мине сәнгать мәктәбенә укырга бирергә киңәш итте. Сәнгать мәктәбендә Чулпан апа Салихова мине вокал бүлегенә кабул итте, төркемнәр ул вакытта тупланып бетсә дә, җырлавымны ошатты. Хәзер исә мин Сиринә апа Исламова белән шөгыльләнәм. Ул миңа кирәккәндә өйрәтеп җибәреп, үгет-нәсыйхәтләрен биреп тора. Хәзер Казанда укысам да, Актанышка кайткач, аның янына бармый калган чагым юк.

 

«ШӘХСИ АККАУНТЫМДА УҢЫШЛАРЫМНЫ КҮРСӘТЕП БАРЫРГА ТЫРЫШАМ»

– Мәркәзебез Казан – өр-яңа мөмкинлекләр бит ул! Андагы мохит ничек сиңа?

– Безнең көллиятебез бик югары таләпләр куя, ноталар, сольфеджионы яхшы белү кирәк. Хәзер мин конерватория тәмамлаган Айгөл Ришат кызы Гардисламова курсында белем алам. Ул бик яхшы мөгаллимә, үз эшенең чын остасы. Көллияттә мин фортепианода уйный башладым. Кеше моңарчы нинди инструментта уйнаса да, көлияттә фортепианода уйнау серләрен үзләштерергә тиеш.

– Гөлия, мәктәп елларыңда синең хоккей өлкәсен үз иткәнеңне, хәтта ки команда капитаны булганыңны беләм.

– Ул чакларда әллә ни җыр белән ныклап мавыгылмагандыр да. Хоккей кызлар эше түгел, дидем дә, җырны сайладым. Командадагы кызлар белән дә аңлашмаучанлыклар килеп туган иде. Киткәнемә үкенмим!

– Социаль челтәрләр дә – бүгенге буын җырчыларның танылуына менә дигән этәргеч бит, Гөлия?

– Әйе, нәкъ шулай! Үзем дә шәхси аккаунтымда уңышларымны күрсәтеп барырга тырышам. Кайчак каверлар куям. Элеккеге педагогларым, хәтта балалар бакчасындагы тәрбиячем Светлана ападан да хуплау комментарийлары алам. Гомумән барлык фикерләр миңа яңадан-яңа иҗат казанышларына ирешүгә көч өсти.

«СӘХНӘДӘ ДӘ ТӘРТИП БУЛСЫН ИДЕ»

– «Ватаным Татарстан» газетасында Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Габдулла Тукай исемсендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның фикере басылган иде: «Сәхнә чүп-чар белән тулды. Өметле яшьләр бик күп. Әмма замана җилбәзәклегенә иярәләр. Үткән дәвер җырчылары, композиторлары, шагыйрьләре калдырган мираска сакчыл караш юк» Синең караш нинди әлеге фикергә?

– Бу фикер белән килешәм. Сәхнә – мәдәният урыны, культуралы булу кирәк! Сәхнәдә дә тәртип булсын иде. Талантлы яшьләргә игътибар күбрәк булсын иде. Алар йомылып, сәләтләре ачылмыйча калмасыннар.

– Җырлыйсы музыка әсәрен ничек сайлап аласың?

– Миңа җырларны остазым Сиринә Муллаян кызы да, әти-әнием дә актив сайлаша. Әти-әнием дә җыр сәнгатенә мөкиббән шәхесләр. Гомумән, күпләр сайлаша (көлә).

– Кемнәрдән үрнәк алып иҗат итәргә тырышасың, Гөлия?

– Яшь җырчылар арасыннан Алия Карачуринаны үз итәм. Ул җырлаганда, сәхнәдә – тыйнаклык, матурлык.

– Буш вакытларың бик сирәк буладыр. Ә шулай да, ниләр белән шөгыльләнәсең андый чакларда?

– Фортепиано. Кәеф әйбәт булганда яисә күңелсезлек биләп алганда да, «ВК»да аккордлар белән төркемнәрне ачып куям да, уйныйм, осталыгымны арттырам.

– Алга нинди максатлар куясың?

– Татар мәдәниятенә хезмәт итү, халкыма җырларны матур итеп җиткерү

Әңгәмәдәш – Юлай Низаев

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев