АРХИТЕКТУРА АША ТАТАР МИЛЛӘТЕН ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ: ҖӘМИЛӘ ХӨСНЕТДИНОВА ИҖАТЫ
Музей эчендә – мәчет, кинотеатр һәм ял итү урыннары? Төмәндә нәкъ шундый күпфункциональ музей комплексы барлыкка киләчәк. Аның проектын ясаучы Җәмилә Хөснетдинова «Ялкын» укучыларына эксклюзив кадрлар тәкъдим итә.
Исеме: Җәмилә Хөснетдинова
Яши: Төмән шәһәре
Белеме: Төмән Архитектура-төзелеш университеты һәм Төмән Индустриаль университеты
Иң шәп кейслары: Төмәндәге Татар музее, Тобольсктагы Хан лагере глэмпингы һәм ике татар кунакханәсе проектлары
Социаль челтәрләрдә: @jamilya_architect

Җәмилә Хөснетдинова – милли рухта иҗат итүче архитектор һәм интерьер дизайнеры. Аның миссиясе – милли мәдәниятне архитектура һәм дизайн аша популярлаштыру. Җәмилә фикеренчә, милли колоритлы дизайн заманча стильдә аеруча отышлы. Төмәндәге татар музее моңа ачык дәлил булып тора. Әлеге объект киләсе елга әзер булачак. Себер татарларының тарихын өйрәнергә барабызмы?
Галерея
Теги: ШӘХЕС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев