ТАТАР ЕГЕТЕ – ТХЭКВОНДО БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ!
Сезнең Самарада булганыгыз бармы? Булмаса, барырга киңәш итәм. Идел буенда урнашкан бу шәһәрдә күрерлек һәм сокланырлык урыннар шактый. Ә Самарада бик күп милләттәшлеребез яшәгәнен белә идегезме? Бу язманың герое – Самара татары. Бала чактан ук саф татарча сөйләшә, татар мәктәбендә укый, ә иң мөһиме – ул инде 16 яшендә тхэквондо буенча дөнья чемпионы титулына ия. Рифатның кызыксынулары, спортка килүе, җиңүләре турында – бу язмада!
Исеме: Рифат Киямов
Туган көне: 08.08.2007
Туган җире: Самара
Укый: Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе
– Рифат, син тхэквондога ничек килдең?
– Тхэквондога ялгыш кына килеп эләктем дисәң дә була. Мәктәбебезгә тренер килеп безне бу спорт төре белән танышу тренировкасына чакырды. Соңыннан нәкъ ул кеше минем беренче тренерым булды. Ул вакытта мин тхэквандо тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әйләнер, дип уйламаган да идем.
– Бу спорт төре башкалардан нәрсәсе белән яхшырак?
– Тхеквондо башка спорт төрләреннән тизлеге, шома техникасы, матур бәрүләре белән аерылып тора. Мондагы алымнар (приемнар) күбесенчә аяк белән эшләнә. Шулай ук без башкалардан экипировкалы булуыбыз белән аерылып торабыз.
– Дөнья чемпионаты турында сөйлә әле? Анда ничек эләктең?
– Дөнья чемпионы булу – тормышымдагы иң зур горурлык. Моның өчен бик тырышырга туры килде. Гомумән, чемпионатка әзерләнү бик җаваплы һәм авыр эш, шундый зур ярышлар булгач, тренировкалар саны да арта. Әзерләнү барышында җәрәхәтләрем дә шактый булды, авырлыгымны да куарга туры килде. Ләкин бу тырышлыкларым бушка китмәде.
– Чемпионат үзе ничек узды? Нәрсәләр аеруча истә калды?
– Чемпионат күз ачып йомганчы узды. Бу минем тормышымда беренче шундый зур ярыш булганга һәр мизгел хәтердә. Соңгы, финал уены аеруча истә калды. Мин анда Төньяк Корея (тхэквондо килеп чыккан урын) уенчысы белән көрәштем. Көрәшүебез бик кызу темпта узды, баллар исәбе гел я минем, я аның ягына үзгәреп барды. Уенның ахырына мин дә, ул да арыган идек инде. Әмма тренерымның киңәшләре, ярдәме белән көрәшнең азагында өстенлек ала алдым.
– Пьедесталда булганда нинди хисләр кичердең?
– Бүләкләү тантанасында мин үземне дөньяда иң бәхетле кеше итеп сиздем. Беренчедән, мин үземнең төп максатыма ирештем, хыялым чынга ашты. Икенчедән, миңа ышанган кешеләрне, туганнарым, якыннарым, тренерларымның өметләрен акладым.
– Дөнья чемпионы титулы синең өчен нәрсә ул?
– Бу титул минем өчен гади җиңү генә түгел. Бу минем тормышымның максаты, эшчәнлегемнең нәтиҗәсе, тренировкаларның күрсәткече. Дөнья чемпионы булу – минем 9 еллык хыялым һәм максатым.
– Тренировкалар турында сөйлә әле? Нәрсә авыр бирелә, ә нәрсә җиңел?
– Тренировкалар спортчы тормышында иң мөһим әйбер. Анда ни кадәр тырышып эшләсәң, ярышта нәтиҗә шулкадәр яхшырак булачак. Тренировкаларда иң авыры – үзеңне һәр көн шөгыльләнергә мәҗбүр итү. Ләкин мин бу тренировкаларның нәтиҗәсен күрәм, киләчәк максатымны беләм, шуңа күрә дә бу өлкәгә өстенлек бирәм. Башкасына өлгерермен әле.
– Чемпионатларга һәм башка ярышларга ничек әзерләнәсең? Зур ярышлар алдыннан берәр ритулларың бармы?
– Шәхсән минем ярышларга әзерләнгәндә бернинди дә ритуалларым юк. Ярышларга бер көн кала шөгыльләнмим, ял итәм, дулкынланмас өчен игътибарымны читкә юнәлтергә тырышам, йокларга иртәрәк ятам. Артык дулкынлануга бирешмим, барысы да миннән генә торуын беләм.
– Тхэквондоны ташлау теләге булдымы синдә? Ни өчен?
– 10 яшьтә мин спортны ташларга теләгән идем, чөнки ул вакытта 3 ел дәвамында бер ярышта да җиңмәдем. Хәтта шәһәр чемпионатында беренче бишлеккә дә керә алмадым. Әти-әнием миңа спортны ташламаска мотивация бирде, гел янәшәмдә булды. Бераз вакыттан соң тренировкалар сәгатен арттырдык, күбрәк күнегүләр ясый башладык. Шуннан соң теләсә нинди хезмәт тә үз нәтиҗәсен бирәчәк, тик моның өчен вакыт, тырышлык һәм түземлек кирәклеген аңладым.
– Тренерларыгыз белән мөнәсәбәтегез нинди? Ул синең өчен дусмы? Яисә син аннан куркасыңмы?
– Тренер минем тормышымда бик мөһим кеше. Ул миннән чын шәхес, профессиональ спортчы ясый. Тренировкалар вакытын, ярышлар расписаниесен, ашауны контрольдә тота. Кирәк чагында ул миңа мөһим сүзләр әйтә, кайчак бераз шелтәли дә, кайчак мактый.
– Тормышыңны киләчәктә бу спорт төре белән бәйлисең киләме?
– Киләчәктә тормышымны гомумән спорт белән бәйләрмен дип уйлыйм. Тренер булып ил, дөнья чемпионнары, батырлар әзерлисем килә. Үземдә булган белемнәрне, күнекмәләрне башкаларда да җиткерә алсам шәп булыр иде.
– Читтә яшәүче татарлар, аеруча яшүсмерләр, еш кына татар телен бик начар белә. Синең ул мәсьәләдә ничек?
– Татар телен мин бик яхшы беләм, шөкер. Чөнки өйдә дә, башка туганнар белән дә без бары тик татарча сөйләшәбез. Өстәвенә, мәктәбебездә дә телгә зур игътибар бирәләр, барлык чаралар татар телендә уза. Шуңа күрә телне онытырга, начар сөйләшергә шартлар юк диярлек.
Теги: ШӘХЕС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев