Логотип Идель
Спорт

МУСА ГАЛЛӘМОВНЫҢ КЫЗЫЛ ДИПЛОМЫ, СЕРГЕЙ ПАВЛИКНЫҢ БЕРТУГАН ИГЕЗӘГЕ – ЧЕМПИОННАР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР!

11-13 февральдә традицион Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышы узды. "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган әлеге мәртәбәле ярыш быел Минзәләдә оештырылган иде. Яңа сезонның тәүге ярышында ачыкланган чемпионнар белән якыннанрак танышу максатыннан берничә сорау бирдек: "Көрәштән тыш нинди юнәлештә эшлисез, тагын нәрсәләр белән кызыксынасыз?", "Муса Җәлил турнирында җиңү мизгелләрен хәтерлисезме?"

60 кг авырлыкта чемпион – Илсур Гимадетдинов (Кукмара).

30 яшь

1 тапкыр чемпион (2021 ел)

– Үзем Кукмара районы Байлангар авылында туып үстем, хәзерге вакытта да шунда яшим. Авылда балаларны көрәшергә өйрәтәм – тренер булып хезмәт итәм. Ике атна элек кенә тормышымда шатлыклы вакыйга булды – кызым дөньяга килде.

Үзем күп көрәштем инде, имгәнеп, операция ясатып, шактый еллар көрәштән китеп торырга мәҗбүр булдым. Быел, Аллага шөкер, кире кайтып уңышка ирешеп булды.

Гомумән, Муса Җәлил турнирында икенче-өченче урыннарны яулап 5 тапкыр пьедесталга менгәнем булды. Ә быел, алтынчы тапкырында алтын медаль белән бүләкләндем!

65 кг авырлыкта чемпион – Илназ Минмуллин (Балтач)

23 яшь

1 тапкыр чемпион (2021 ел)

– Балтач районы Чепья авылында туып үстем, көрәш белән 2нче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Беренче тренерым Хәйретдинов Ринат абый иде, Казанда исә Хәбибуллин Илдар абый төркеменә йөри башладым. Бүгенге көндә Казан дәүләт энергетика университетында магистратурада укыйм. Өйләнмәгән, йөргән кызым бар.

Муса Җәлил турнирында 3-4 тапкыр катнашам инде. Бер тапкыр хәтта үзебезнең район составына керә алмыйча Лаеш командасы өчен  дә чыгыш ясадым һәм 3 нче урында калдым. Узган ел Закиров Илнарга финалда җиңелдем, быел исә бәхет елмайды һәм чемпион кала алдым.

70 кг  авырлыкта чемпион – Искәндәр Мортазин (Әлмәт)

26 яшь

3 тапкыр чемпион (2018, 2019, 2021 еллар)

–  Тумышым белән Актаныштан, соңгы елларда Әлмәт командасы өчен чыгыш ясыйм. Узган ел тормыш иптәшем белән никах укыттык, хәзер Казанда яшибез, Аллага шөкер, фатир алдык. Үзем абый белән төзелеш юнәлешендә эшлим.

Муса Җәлил турнирында беренче тапкыр 2017 елда Зәйдә катнаштым, тик Рамил Хәкимҗановка отылып (Арча) икенче урында калдым. Беренче җиңүем 2018 елда Биектауда финалда Рөстәм Сәләхов белән көрәшеп яуланды. Аннары Актанышта (2019) икенче тапкыр чемпион калдым. Ул вакытта финалда Алексеевск егете Илнар Закиров белән очрашкан идем. Узган ел Илназ Минмуллинга отылып өченче урында гына калдым. Алдагы җиңүләрем 65 кг авырлыкта чыгыш ясаганда яуланды, быел исә 70 кг авырлыкта көчемне сынап карарга булдым, һәм, Аллага шөкер, бәхет елмайды. 

75 кг авырлыкта чемпион – Ленар Садиков (Яр Чаллы)

29 яшь

1 тапкыр чемпион (2021 ел)

– Тумышым белән Яр Чаллы шәһәреннән, әти-әнием исә Мамадыш районы Зур Өске авылыннан. Өйләнгән, тормыш иптәшемнең исеме – Алинә, улыбыз Ранельга 2,5 яшь. Бер шәхси оешмада коммерция буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарам. Көрәш белән соң гына, 16-17 яшьләрдә шөгыльләнә башладым.

Моңа кадәр Муса Җәлил турнирында ике тапкыр финалга барып җиткәнем булды. Сүз уңаеннан, Татарстан чемпионатында да 4 тапкыр икенче урында калдым, яшьләр арасында да ике турнирда финалда җиңелдем. Данил Галиев истәлегенә уза торган ярышларны санамаганда, быелгы җиңүем – иң зур казанышым.

80 кг авырлыкта чемпион – Ренас Кәлимуллин (Теләче)

26 яшь

6 тапкыр чемпион 

– Менделеевск районы Камай авылында тудым, хәзер Теләчедә яшим, шунда ук Яшьләр үзәгендә директор вазыйфасын башкарам. Өйләнгән, 1,8 яшьлек кыз үстерәбез.

Муса Җәлил турнирында 6 нчы тапкыр чемпион калдым. Шуларның берсе 85 кг авырлыкта булды,  башкалары 80 кг авырлык категориясендә яуланды. Әле тагын бер көмеш медалем бар. Быел финалда матур алым ясап Ильяс Галимов исемендәге махсус премияне яулап булмады инде, шуңа гына бераз кәефем төште.

85 кг авырлыкта чемпион – Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

21 яшь

2 тапкыр чемпион (2019, 2021 ел)

– Чиләбе өлкәсендә тудым, аннары гаиләбез Кукмарага күчеп кайтты. Хәзерге көндә Казан дәүләт аграр университетында 3 нче курста укыйм. Өйләнмәгән.

Муса Җәлил ярышында дүрт тапкыр катнаштым, ике тапкыр чемпион калдым.

90 кг авырлыкта чемпион – Илнар Галимов (Алабуга)

29 яшь

2 тапкыр чемпион (2019, 2021 ел)

– Үзем Алабугада тудым, әти-әниләрем исә Актаныш районы Усы һәм Уразай авылларыннан. Алабугада бәләкәй генә залда шөгыльләнеп үстем. Өйләнгән, 5 яшьлек кызыбыз бар. “Татнефть” структурасындагы оешмада тикшерүче (исследователь) булып эшлим.

Муса Җәлил турнирында 2 тапкыр чемпион калдым, тагын әле финалга кадәр барып җитеп 3 тапкыр көмеш медаль яуладым.

100 кг авырлыкта чемпион – Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы)

32 яшь

2 тапкыр чемпион (2017, 2021 ел)

– Чаллыда тудым, шушы шәһәрдә гомер итәм, "Татнефть" оешмасында эшлим. Быел 5 гыйнварда тормышымда зур вакыйга булды:  улым Тамерлан туды.

Муса Җәлил ярышына килгәндә, 2016 елда 90 кг авырлыкта көрәшкәндә көмеш медаль, 2017 елда 100 кг да алтын медаль яуладым. Аннары җәрәхәт алып зур ярышларда катнашмадым. Һәм менә быел икенче тапкыр чемпион булдым.

130 кг авырлыкта чемпион – Муса Галләмов (Теләче)

29 яшь

5 тапкыр чемпион

– Мари Эл республикасы Бәрәңге районы Яңавыл авылында туып үстем. 4нче сыйныфка кадәр Яңавыл мәктәбендә, аннары күрше авылда укыдым. 9нчы сыйныфтан соң техникумга укырга кердем, аннары исә педагогик институтны кызыл дипломга тәмамладым! Икенче курста укыганда гаилә кордым, бүген 9, 5 һәм 3 яшьлек (31 нче мартта тула) кызлар үстерәбез. Зур кызым йөзүгә йөри, уртанчысы исә аэробика белән кызыксына. Гомумән, Мари Элда бу юнәлеш бик киң үсеш алган, Европа чемпионнары, дөньякүләм яршларда даими призлы урыннар яулыйлар. Спорт кына түгел, кызларымның инглиз теленнән дә уңышлары шактый. Олысы инде инглиз шигырьләрен, җырларын аңлап тыңлый, тәрҗәмә итә.

Хәзерге вакытта үзем яшәргә авылга әниләргә кайттым, гаиләм исә шәһәрдә калды. Без авылда бабай белән атлар үрчетәбез, ферма алдык. Тренировка өчен дә файдасы күп: 300 кглы печән рулоннарын берүзем тәгәрәтеп йөртәм! Кыскасы, шәхси эшмәкәр, хөкүмәт эшендә эшләмим.

9 ел элек Теләче командасы өчен чыгыш ясый башлаганда, кимендә 10 ел сезнең өчен көрәшәчәкмен, дип сүз биргән идем. Менә, "сүзне үтәр өчен" 1 ел гына калып килә.

Муса Җәлил ярышында гомумән 12 тапкыр көрәшеп икесендә призлы урынга кермәдем. 5 сендә – чемпион, 3сендә – 2 урын. Быел финалда Раил, кызганыч, көрәшә алмады, болай булуын теләмәгән идем, рәхәтләнеп көрәшербез дип уйлаган идем.

130 кг дан артык авырлыкта чемпион – Сергей Павлик (Зәй)

34 яшь

7 тапкыр чемпион (2011, 2014, 2016, 2017, 2018, 2020, 2021 ел)

– Калуга өлкәсендә туганмын, балачагым һәм яшьлегем Ульян өлкәсендә узды. Татарстан белән якын урнашкач, сабантуйларга йөри башладым, шунда көрәшкә кереп киттем. Гаиләм юк. Мин бернинди социаль челтәрләрдә дә теркәлмәгән. Хәтта телефоным да кнопкалы, смартфон түгел. Мин балыкчы бит, суга кереп киткәндә телефонымны түш кесәдән алырга гел онытам. Су кергәч, әлбәттә, телефон ватыла. Кыйбатлыларны гел алып торсаң, кесәгә суга. Ә мондый кнопкалылары кызганыч түгел, гел яңартып торам.

Мин әле һава еланы (воздушный змей) очыру белән кызыксына башладым бит. Бервакыт кечкенә баланың һавага очырганын күрдем дә, үзем дә мавыгып киттем. 100 метр, аннары 300, һәм иң ерагы 800 метрга очыртканым бар.

Даими эш урыным юк, Зәй командасы өчен чыгыш ясап эшләгән акча тормыш алып барырга җитә. Әле балык та тотам бит)

Әнием Калуга өлкәсендә яши, әтием мәрхүм. Әле игезәгем Евгений бар. Ул миннән ябыграк, бары 130 кг гына (Сергейның авырлыгы 160 кг дан артык). Ул көрәш белән шөгыльләнми, тик минем аны Татарстанга алып килеп мәйданга кертеп карыйсы килә. Ике Павлик көрәшә башласа нәрсә булыр икән?

Форсаттан файдаланып бер тәкъдим әйтеп карыйм әле. 2013 елда Универсиада вакытында безгә җыелма команда сборлары вакытында нинди генә пилмән ашатмадылар! Барлык төрләрен дә татып караганмындыр мин. Шул вакытлар гел истән чыкмый һәм хәтта уеынын-чынын бергә кушып шундый фикер барлыкка килде: зур бүләкләр, машина урынына 1 тонна пилмән бирсеннәр! 1 кг пилмән бәясе 450 сум булса, 1 тонна шул бер машина бәясенә төшә инде уртача. Мин ул бүләкне һичшиксез отар идем! Акча килә дә китә, ә пилмән ашалып бетә!

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев