«МИН 11 СЫЙНЫФ БАШЫНДА УК БДИ ТАПШЫРЫРГА ТЕЛӘМӘГӘНЕМНЕ АҢЛАДЫМ»
– Айсылу, син миңа үзгә һәм кызыклы булып тоеласың. Әйдә сөйләшеп алыйк әле! Иң элек: кем син һәм кая хәрәкәт итәсең?
– Минем исемем Айсылу, миңа 20 яшь, хәзер инде мин – Казан технология университетының беренче курс студенты. Химия белән кызыксынам, шуңа күрә нефть юнәлешен сайларга уйладым.
– 20 яшьтә генә укырга керү күпләрдә сорау уятадыр?
– Мәктәпне мин 3 ел элек тәмамладым, аннан 2 елга gap year, ягъни укудан ял алып тордым. Бу карарым күпләр өчен көтелмәгән булды. Ул чакны мин үземне башкаларга бу трендны ачучы кебек тойдым.
– Бу Европа илләрендә, көнбатышта популяр практика дип беләм...
– Шулай. Мәсәлән, безнең 25-26 яшьлек инде университет тәмамлап өлгергән якташларыбызга европалылар шакката. Без үзебезнең белем алу баскычларын санап китәбез: 17-18 яшьтә мәктәп тәмамлана, аннан – дүртъеллык югары уку йорты. Шул рәвешле 22-23 яшькә без инде югары белемле белгеч булып өлгерәбез.
– Ә сиңа каян мондый фикер килде? Ни өчен gap year алырга булдың?
– Мин 11 сыйныф башында ук, БДИ тапшырырга теләмәгәнемне аңладым, чөнки ул вакытка әзер түгел идем кебек, бәлки, үсеп тә җитмәгәнмендер. Мин мәктәпкә 6 яшьтә кердем, бераз балачак хисләре бар иде. Программа белән өлгермәгән чаклар да булды. Мәктәпне 17дә тәмамладым. Ул вакытта мин әле үземнең нәрсә теләгәнемне дә белми идем.
«УКУ ТУРЫНДА УЙЛАРГА ВАКЫТ ТА БУЛМАДЫ»
– Әти-әниләр, якыннарның фикере нинди иде? Гадәттә, бу бик зур бәхәс уята бит...
– Әйе, андый каршылыкларны ишеткән бар: янәсе, кеше алдында оят, ни әйтербез, укырга керә алмады диярләр һәм башкасы. Минем бу әнием белән киңәшләшеп хәл иткән карарым иде. Гаиләм миңа ярдәм итте, хуплады. Шуңа күрә миңа ул яктан җиңелрәк булгандыр.
– Ул вакытны ничек, кайда уздырдың?
– Үземне төрле юнәлештә сынап карадым: кайсы миңа килешә, туры килә, авырмы-юкмы?! Уку турында уйларга вакыт та булмады. Беренче елны мин аэрофлотта копирайтер булып эшләдем, текстлар яздым.
– Димәк, сине шунда ук тәҗрибәсез эшкә алдылар?
– Эшем онлайн иде, аңарчы мин махсус курс уздым. 2020 елда пандемия, карантинга бәйле, онлайн эшчәнлек активлашты бит. Шулчак мин дә СММ менеджерлык, копирайтинг белемнәрен үзләштердем. Димәк, берникадәр әзерлегем бар иде.
Икенче елда мин Останкино телеманарасы канаты астындагы федераль радио мәктәпнең радиотапшырулар алып баручысы курсын да тәмамлаган идем. Анда кастинг белән кабул иттеләр. Бу программа хәзер дә бар дип беләм. Шуңа күрә минем әле дубляж, тавышландыру актеры һәм радиотапшыру алып баручысы белгечлегем дә бар. Миңа бу юнәлеш бик ошады, бәлки, киләчәктә әлеге белгечлектә дә эшләрмен.
Шушы вакытта мин югары белем алу турында уйларга кирәклеген аңладым, төрле юнәлешләрне барладым. КНИТУның «Бер көнлек студент» дигән акциясе бар иде, аларга йөри башладым. Кешеләр белән аралашып, төрле конференцияләрдә катнаштым һәм үземне волонтерлык юлында таптым. Волонтерлыкка мин 10 сыйныфта ук килгән идем. Ләкин кешеләр белән күбрәк аралашу, активлык шул «гэпйерның» икенче елына туры килде.
«ВОЛОНТЕРЛЫК – СИНЕҢ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ДӘ МӨНӘСӘБӘТ КОРА БЕЛҮЕҢ КҮРСӘТКЕЧЕ»
– «Гэп йер» алганнан соң, ничек алдан куелган планнан тайпылып, онытылып китмәскә? Аның максаты, аңлавымча, ял итеп, фикерләрне туплап, үз юнәлешеңне табып, укырга керердәй һөнәр сайлау – шулай бит?
– Шулай. Дөресен әйткәндә беренче елны мин сыйныфташларыма, дусларыма карап, аларның студент тормышына кызыктым: беренче сессия, яңа дуслар, паралар – боларны ишетеп, мин дә студент тормышы турында хыяллана идем. Үземне химия юнәлешендә тапкач, бу тормышны сагына башладым. Уку мәшәкатьләре, яңа дуслар, аралашу, мохит – миңа бу эмоцияләр бик кирәк иде һәм, химия юнәлешен сайлап, укырга керергә карар кылдым.
Узган елны мин КНИТУның Урта һөнәри белем (СПО) курсларында укыдым. 11 сыйныфны тәмамлаганнар, бер ел дәвамында бу курсларда укыганнан соң, БДИсыз университетка керә ала. Мин шулай иттем дә һәм бу карарым белән оттым кебек.
– Синең волонтерлык эшчәнлегеңә әйләнеп кайтыйк әле. Син нинди эшчәнлектә волонтер буларак катнашасың?
– Алар төрле, әмма нигездә мин спорт чараларында волонтер буларак катнашам. Мәсәлән, дүрт елга бер уза торган Дети Азии чемпионаты 2022 елда Владивостокта булды. Казаннан 100 волонтер шунда бардык. Татарстан башкаласында күптөрле чаралар: суга сикерү, дайвинг, регби, Казан марафоны һәм башкалар уза. Иң масштаблысы, әлбәттә, «Ворлд Скиллс» чемпионаты – аны татарстанлылар бик яхшы хәтерлидер. Ул 2019 елда узды, анда мин фельдшер булып эшләгән идем.
– Димәк, медицина юнәлешендә дә синең нигез белемнәрең бар?
– Әйе, бар. Петербургтагы First Aid (Беренче ярдәм) оешмасы бөтен Россия буенча үзләренең программасын оффлайн оештыралар. Ул аларның ике көнлек уку программасы: балаларны ничек коткарырга, өлкәннәргә беренче ярдәм күрсәтергә, аварияләр булган очракта, урманда киселгәндә һәм башка шундый көтелмәгән хәлләр булганда, нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтәләр.
– Волонтерлык вакытында бу белемнәрне кулланырга туры килдеме?
– Әйе, ләкин ул катастрофик очраклар түгел, билгеле. «Ворлдскиллста» мин авиация мәйданында эшләдем. Безнең мәйданчыкта чын вертолет тора иде. Кореядан килгән бер катнашучы кулын кисте. Шуңа ярдәм итәргә туры килде. Монда инглиз телен белү дә бик ярдәм итә, тәрҗемәче белемнәре дә кирәк булды. Мондый эшчәнлектә, күпкырлы булырга кирәк дигән нәтиҗә чыгардым.
– Бу волонтерлык эшчәнлеге сиңа нәрсә бирә? Ни өчен сиңа бу юнәлештә эшләү кызыклы?
– Волонтерлык белән шөгыльләнә генә башлаганда, андый «алыш-биреш» исәбем юк иде. Соңрак кына бу эшчәнлек, мәсәлән, университетка кергәндә, 5-10 балл бирә икәнлеген белдем. Волонтерлык – синең укуда гына алдынгы булуыңның түгел, ә кешеләр белән дә мөнәсәбәт кора белүең күрсәткече. Син укудан тыш та файдалы була аласың. Россиядә укысаң да, чит илгә китсәң дә, бу иҗтимагый активлык бик хуплана.
– Волонтер буларак Россиядә генә эшләдеңме?
– Әйе, әмма читтә дә эшләп карау теләге бар, әлбәттә. Узган елны «Сфера» оешмасы ябылды. Алар менә төрле илләрдә волонтерлык эшенә җибәрә иделәр. Мәсәлән, җиләк-җимешләр, чәчәкләр җыярга Франция бакчаларына. Төркиягә – ташбаклар коткару программасына. Мин катнашырга теләк белдергән идем, ләкин мине алмадылар. Шуңа күрә әлегә Россия буенча сәяхәт итәм һәм моның үз плюслары бар: миңа бернинди паспорт, акча алыштырырга кирәкми, тел киртәсе юк. Безнең ил чыннан да зур – аны аңламаучылар да күп. Кайберәүләр: мин 55 илдә булдым, ләкин Байкалда булмадым, диләр. Ничек инде син үз илеңнең төрле өлкәләрендә булмый торып каядыр йөрисең?! 100 илне күргәнсең, ә Дагыстанны белмисең.. Көлке дә, моңсу да...
«МИҢА ХӘТТА ГАИЛӘМ ДӘ, МОНДЫЙ ДӘРӘҖӘ БЕЛӘН ТУРИСТИК ШИРКАТЬ АЧАРГА КИРӘК, ДИП ӘЙТӘ»
– Айсылу, син актив сәяхәтче дә бит әле. Бу да волонтерлык эшчәнлеге белән бәйле башланып киттеме?
– Мин волонтерлыкка кадәр күп сәяхәт итмәдем, чөнки, беренчедән, мәктәптә укыганда мөмкинлек әзрәк иде. Соңрак инде син үзең өчен үзең җаваплы була башлыйсың. Ирек тә күбрәк. Соңгы ике елда активлаштым: ай саен мин каядыр барам. Студент буларак, синең сәяхәт итәргә мөмкинлекләрең тагын арта икән. Чөнки студент билеты белән күп урында ташламалар алырга була – үзем өчен дә бу ачыш иде. Сәяхәтләрем бер ел элек апрель аенда башланды.
– Сәяхәт өчен акча күп китә, син аны каян аласың? Яки юлда эшләү мөмкинлеге бармы?
– Әлбәттә, миңа гаиләм дә булыша – монысын яшермим. Мин хәзер репетиторлык эшчәнлеге алып барам, буш вакытта балаларга инглиз телен укытам. Сәяхәтләрдә бюджет вариантлар сайлыйм, чыгымның күпчелек өлеше юл, ашау, яшәү өчен тотыла. Бөтен волонтерлык программалары синең бу чыгымнарыңны каплыйлар, димәк, сиңа өйгә тәмле күчтәнәчләр алыр өчен һәм үзеңнең көндәлек теләкләрең өчен генә кирәк – ул акчаны гына табарга була.
– Син бер ел эчендә ничә тапкыр сәяхәткә дип җыенып чыгып киттең?
– Узган елны, 2022 елда мин Россиянең 10 төбәгендә булдым: Мурманск, Калининград, Владивосток, Новгород, Түбән Новгород өлкәләре һәм башкалар. Ә быелның башыннан ук мин үземә туган көн бүләге ясап, Иркутскка, Байкалга киттем.
– Син анда мөстәкыйль сәяхәтче буларак бардыңмы?
– Әйе, мин үзем алдан махсус программа төзедем, барлык нечкәлекләрен уйладым. Әлбәттә, бераз авыр иде, чөнки Иркутсктан Байкалга автобуста 6 сәгать, аннан соң боз өстеннән йөри торган махсус Хивус көймәсендә тагын 6 сәгать барасы. Әле кыш та бит, бик салкын иде. Авыр, ләкин рәхәт сәяхәт булып истә калды. Мәгълүматларны мин үзем җыям, миңа хәтта гаиләм дә, мондый дәрәҗә белән туристик ширкать ачарга кирәк, дип әйтә.
– Сиңа кушылырга теләк белдерүчеләр бармы соң?
– Кешеләр, хәтта мине бик аз белүчеләр дә, гел язып торалар: «Әйдә, сиңа кушылыйк, синең белән барыйк», – диләр. Ләкин кеше белән барганда, минем өчен зур проблема бар: ул кешеләрнең теләкләрен, вакытын, шартларын да искә алу кирәк. Шуңа күрә мин кешеләр белән сәяхәт итәргә яратмыйм.
– Бик аңлыйм...
– Бу минем өчен артык йөк була. Үзем генә булганда, мин кая телим, шунда барам, ул яктан тиз карар кыла торган кеше. Минем курку хисем юк. Кешеләр курка, ояла. Ничек инде каядыр килеп, оялам дип ятырга кирәк. Килгәнбез икән, тегендә дә барыйк, монда да барыйк дим. Шуңа күрә мин соло-сәяхәтче.
«УЗЫП БАРУЧЫЛАРГА: “МИНЕ ФОТОГА ТӨШЕРӘ АЛМАССЫЗМЫ?” – ДИП, СУМКАМНАН БАЙРАКНЫ ЧЫГАРДЫМ»
– Быелгы сәяхәтләреңне дә сана инде!
– Быел мин Төркиянең өч шәһәрендә, Иркутск, Ростов на Дону, Петербургта, Карелиядә булдым. Ростовта безнең тарихчылар форумы узды. Мин анда катнашырга теләп хат яздым. Ул чарада катнашу чыгымнары тулысынча түләнде. Без проект эшчәнлеге белән шөгыльләндек, экскурсияләрдә булдык. Карелиягә мин үзем теләп бардым. Анда Рускеала дигән искиткеч каньон бар, анда мәрмәр табыла. Россиянең барлык тарихи биналары, корылмалары өчен мәрмәр нәкъ монда чыгарылган. Шул урыннарны карап кайттык. Аннан Выборгта булдым. Ул да уникаль шәһәр, үзенең 500 еллык тарихында ул 3 төрле илгә караган: иң элек ул – Швеция, аннан – Финляндия, ә Петр I заманыннан Росиия территориясенә керә. Менә шулай сәяхәт итү өчен мөмкинлекләр күп – кешеләр аны, бәлки, күрмидер.
– Ә син бу мәгълүматларны каян аласың?
– «Сарафан радио» дип әйтәләр бит әле. Беренче форумда катнашканнан соң, синең танышларың арта, аралашу даирәң киңәя. Ул кешеләр башка чараларда катнашкан була, сиңа яңа урыннар турында сөйли, син дә алар белән бүлешәсең.
– Сәяхәт иткәндә, күңелең төшкәң вакытлар бармы? Мәсәлән, бер әйберне көтәсең, ә нәтиҗәдә бөтенләй башка килеп чыга.
– Әйе, андый очраклар булды. Мәсәлән, Ростовка барганда шудый хис туды: беренчедән юлы авыррак, халкы ачык түгел. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, берәү дә елмаймый, карамый, игътибар да итми. Ул шәһәрнең җаны юк кебек, атмосферасы авыр. Бәлки, мин шундый вакытта килгәнмендер...
– Ә киресенчә, һич уйламаган урыннарда хозурланып йөргәнең бармы?
– Әйе, менә Владивостокта бик матур табигый урыннар бар. Россиянең чик ноктасы, иң ерак урыннары. Мәсәлән, мыс Тобизина, анда 16 км җәяү барарга кирәк. Бик авыр юл булды ул, ләкин нәтиҗәдә – гомерлек истәлек. Оныкларга да сөйләрмен дип уйлыйм. Япон диңгезе һәм андагы манзара – ул чыннан да искиткеч.
– Төрле урыннарга сәяхәт иткәндә, сине татар буларак беләләрме һәм ничек кабул итәләр?
– Бөтен форумнарда да, конференцияләрдә дә минем татар булуымны ишеткәч (гадәттә мин Казаннан берүзем булам), катнашучыларның һәрберсе – һич тә арттырып әйтмим – борылып карап, елмая башлый. Иркутскка мин үзем белән Татарстан байрагын да алган идем, Байкалда тимераякта шуганда, узып баручыларга: «Мине фотога төшерә алмассызмы?» – дип, сумкамнан байракны чыгардым. Ул кешеләрнең күзләре ялтырый башлады: «Бу нәрсә? Бу сезнең байрагыгызмы?» – дип кызыксындылар. Мин әле үзем белән чәкчәк тә алган идем, башкаларны да сыйладым. Шунда танышкан кешеләр: «Без дә Татарстаннан булсак иде, без дә шулай үз милләтебезне күрсәтер идек», – дип кызыктылар.
Эльза НӘБИУЛЛИНА
Теги: ШӘХЕС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев