«ЮК, БУ ОЧРАКЛЫ ГЫНА КИЛЕП ЧЫКТЫ!» ЯКИ САМОЗВАНЕЦ СИНДРОМЫ
«Юк инде, мин моңа лаек түгел», «Мин бернәрсә дә булдырмыйм, менә башкалар әллә нинди үрләргә ирешәләр» кебек җөмләләр белән зур уңышларын да юкка чыгарып калдыручыларны еш очратам мин. Моңарчы күпме хезмәт куеп ирешелгән, нигезендә никадәр тырышлык яткан җиңүләрен чүпкә чыгарып калдыручыларны күргәч, бик сәерсенә идем. Төбенә төшеп, бу рәвешле үз-үзеңне бәяләүнең сәбәбе нидә икәнен ачыклагач, әлеге халәт чагылышларын үземдә дә таптым. Самозванец синдромы – нәрсә ул?
Самозванец синдромы үз уңышларыңны тиешле дәрәҗәдә бәяли алмау белән бәйле. Бу синдром булган кеше зур уңышларга ирешкән булырга мөмкин, әмма ул аларның һәрберсен ялгышлык белән, очраклы рәвештә килеп чыккан дип саный. Мактау сүзләренә каршы ул үзенең ризасызлыгын белдерә. Һәм бу башка кеше алдындагы ниндидер ясалма оялчан образ тудыру белән аңлатылмый, бу синдромга юлыгучы хәтта үзе генә калганда да хезмәтен тиешенчә бәяли алмый.
Бу термин белән якыннанрак танышкач, аңа хас симптомнарны үземдә дә таптым һәм элек күңелгә якын алмаган кайбер хис-кичерешләремнең турыдан-туры әлеге синдромга бәйлелеген аңладым. Мәктәпне тәмамлагач, мин татар филологиясенә укырга кердем. Югары уку йорты булгач, уку шактый катлаулы булыр, дип шикләнеп торган идем, әмма, бәхетемә, һәр фәнне җайлы үзләштереп барам кебек тоела. Төркемебездә татар телендә начаррак аралашкан укучылар да бар, һәм аларның яхшы билге алу өчен озаклап әзерләнгәннәрен, кат-кат дәрес материалын кабатлауларын күргәч, үземне алар алдында уңайсыз хис итәм. Ничек инде алар ул билгене күпме әзерләнеп ала, ә мин кайвакыт дәрес алдыннан гына да укып алып, уңышлы җавап бирәм? Моның, әлбәттә, тумыштан татар мохитендә, татар әдәбиятын укып үскәнлегемә бәйле икәнлеген яхшы аңлыйм. Өстәвенә, ничәшәр ел рәттән, күпме әзерлек куеп катнашкан олимпиадаларым да юкка китмәгәнлеген тоям. Тик барыбер үз «5»лемнән үзем читенсенгән мизгелләр булгалый.
Хәтта Альберт Энштейн да: «Бар тормышымны биләп алган эшемә карата булган хөрмәт һәм ихтирамны күргәч, никтер уңайсыз булып китә. Андый мизгелдә хәтта мошенник итеп хис итәм үземне», – дигән. Әлеге мисал самозванец синдромының яшькә, ирешелгән уңыш дәрәҗәсенә бәйле түгеллеген күрсәтә. Аңа һәркем дучар булырга мөмкин: Нобель премиясе лауреаты да, мәктәп күләмендәге бәйгедә җиңүче дә. Күпчелек психологик тайпылышлар кебек үк, бу синдромның да сәбәпләре еш кына балачактан, гаиләдән килә.
– «Физкультурадан бишне кем дә ала», «Мондый язуың белән ничек яхшы билге куялардыр сиңа?» ише җөмләләр белән әти-әнинең бала уңышын тиешенчә бәяләмәүләре, аны юк итеп күрсәтүләре.
– Әти-әнинең баланы яшьтәшләре белән чагыштырып, җитешсезрәк якларына ачыктан-ачык төртеп күрсәтүләре. Бу хәл гаилә эчендә ике бертуган арасында да булырга мөмкин.
– Әти-әнинең бер-берсен мыскыллаулары шулай ук киләчәктә үзбәясен түбәнәйтүгә китерә.
– Баланы урынсыз, юк өчен артыгын мактау да зыянлы булырга мөмкин. Бала үсә төшеп, үзеннән сәләтлерәк кешеләрне очраткач, әти-әнисе мактауларын искә алып, үзен ялганчы итеп тоеп, мактауга лаек түгеллеген аңлый.
– Нарцисс әти-әнинең баланың һәр уңышын аларның тырышлыгы, хезмәте нәтиҗәсе генә итеп күрсәтү. Мондый очракта бала үз хезмәтен объектив бәяли алмый һәм үзен булдыксыз дип хис итә.
– «Әти-әни мәхәббәтен бары ниндидер эш башкарганнан соң гына яулап була», – дигән уй да киләчәктә баланың самозванец синдромына дучар булуына китерергә мөмкин.
Ильяс Габдрахманов, 18 яшь, барбер: «УЛ УҢЫШНЫ МИН БЕРНИЧЕК ТӘ ҮЗ ТЫРЫШЛЫГЫМ, ОСТАЛЫГЫМ БЕЛӘН БӘЙЛӘМӘДЕМ».
– Андый ситуациядә калган очракта инде ирешелгәнеңә кабаттан ирешеп карау ярдәм итә. Барберлыкка укып, Казанда яхшы гына салонда эшли башлагач, бихисап клиентларым барлыкка килде. Ул уңышны мин берничек тә үз тырышлыгым, осталыгым белән бәйләмәдем. Уңышым башында салонның дәрәҗәле булуы, уңай урнашуы тора дип санадым. Арчага күченеп, иптәш егет белән икәү өр-яңа салонда эшли башлагач кына: «Карале, мин дә булдырам икән бит,» – дигән уй килде башыма. Чөнки мин үз көчем белән тиз арада даими клиентлар булдырдым, аның белән генә чикләнмичә, укыту оештырып, белемнәремне башкаларга да тапшыра башладым.
Энҗе Вильданова, 28 яшь, элемтә үзәгендә эшли: «ЮНЬЛӘП УКЫМАДЫМ ДА БИТ ИНДЕ, НИЧЕК ИНДЕ МИҢА КЫЗЫЛ ДИПЛОМ БУЛСЫН»
– Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары белем алырга институтка керергә балларым җитмәгәч, 1 ел укыганнан соң кабат югары уку йортына документ биреп карармын дигән уй белән көллияткә кердем. Анда уку программасы берникадәр мәктәпнекенә якын булгач, фәннәрне үзләштерү җиңел бирелде миңа, азакта укырга бик йөрми дә башладым. Беренче сессиямне япканнан соң, институтка да кердем. Көллияттә уку азагында кызыл диплом аласымны белгәч, бик уңайсыз хис иттем үземне. «Юньләп укымадым да бит, ничек инде миңа кызыл диплом булсын», – дигән уйлар борчыды, төркемдәшләрем алдында үземне уңайсыз хис иттем хәтта.
Аделина Сабирьянова, 22 яшь, инглиз һәм төрек телләре укытучысы: «ӘТИ ЯРДӘМЕ ТИМӘГӘН БУЛСА, МИН УКЫРГА КЕРӘ АЛМАС ИДЕМ КЕБЕК ТОЕЛА»
– 11 нче сыйныфны тәмамлау алдында торганда башка меңәрләгән укучылар кебек үк мин дә киләчәгем турында борчыла идем. Укытучылык һөнәре күңелемә хуш килгәнгә югары белем алу өчен төрле уку йортларын белештем. Ни кызганыч, БДИ балларым бюджетка эләгү өчен аз булды. Шунда әтием максатчан (целевой) юнәлешне карарга тәкъдим итеп, барлык кәгазь эшләре белән ярдәм итте. Нәтиҗәдә – мин теләгән урынымда, яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Әмма шул вакытта әти ярдәме тимәгән булса, мин укырга керә алмас идем кебек тоела, кайвакыт читенсенеп тә куям, гәрчә 11 ел дәвамында тырышып укысам да. Мондый уйлар берникадәр үз хезмәтеңне, тырышлыгыңны бәяли белмәү кебек тоела миңа.
Шәхесне үстерү өлкәсендә профессионаллар ассоциациясе президенты, психолог Лия Шаһабетдинова: «УҢЫШНЫ БӘЯЛӘГӘНДӘ ҺӘР АДЫМНЫ КҮЗ АЛДЫНДА ТОТУ МӨҺИМ»
– Статистика буенча, 70% кешенең самозванец синдромы белән очрашканы бар, гәрчә аны ул дип танып белмәсәләр дә. Мондый психологик тайпылышка дучар булганнарга, беренче чиратта, әти-әнидән сепарация узу кирәк. Аннары шәхси уңышларыңа игътибарлырак була башлау мөһим. Мисал өчен, үзеңнең йөз җиңүеңне язып чык һәм тормышыңны үз балаңныкы итеп күзалла. Ни өчен дигәндә, бала уңышы, үзеңне әти-әни итеп күзаллаганда, үзеңнекенә караганда мөһимрәк һәм зуррак булып кабул ителә.
Әгәр күзаллау бөтенләй килеп чыкмый икән, элегрәк булган бер уңышыңны алып, аңа ирешү өчен ясалган адымнарны билгеләп чык. Мисал өчен, сессия тапшыру. Әлеге уңышка ирешү өчен син көн дә иртән, салкын дип тормый, парага ашыктың, лекцияләр тыңлап, дәресләрдә җавап бирдең, йокы калдырдың, кайвакыт вакытында ашамый калдың. Күпме адым һәм барысы да бер максат өчен! Уңышны бәяләгәндә һәр адымны күз алдында тоту мөһим.
Өстәвенә, критик фикерләү күнекмәсен үстерергә кирәк. Мисал өчен, спортзалга килгәч, син шунда ук 300 килограммлы гергә ябышмыйсың, чөнки әле андыйга әзерлексез икәнлегеңне яхшы аңлыйсың. Ә башка спортчының шул авырлыктагы герне күтәргәнен күргәч, аның белән үзеңне чагыштыру турында сүз дә була алмый, чөнки ул еллар дәвамында шөгыльләнеп кенә шундый нәтиҗәгә ирешкән.
Тормышта да үзеңә объектив рәвештә булдыра алмастай бурычлар куйма.
Әлеге синдромнан котылу этабында ярдәм итә алырдай әдәбият:
«5 травм, которые мешают быть собой» Лиз Бурбо
«К себе нежно» Ольга Примаченко
«Ребенок в тебе должен обрести дом» Стефани Шталь»
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев