«Юк инде, мин моңа лаек түгел», «Мин бернәрсә дә булдырмыйм, менә башкалар әллә нинди үрләргә ирешәләр» кебек җөмләләр белән зур уңышларын да юкка чыгарып калдыручыларны еш очратам мин. Моңарчы күпме хезмәт куеп ирешелгән, нигезендә никадәр тырышлык яткан җиңүләрен чүпкә чыгарып калдыручыларны күргәч, бик сәерсенә идем.