Октябрьдә илебездә Өлкәннәр декадасы билгеләп үтелә. 100 еллык тарихы булган журналда нинди генә шәхесләр эшләмәде! Буыннар алмашы барышында алар «Ялкын»ның ялкыны сүрелмәсен өчен күпме кеше көч куйган, йөрәк җылысын биргән... Үз яшьлекләрен журналга багышлаган, бүгенге көндә безгә үрнәк булган кадерле кешеләр белән Айгөл Фәттахова сөйләште.