Логотип Идель
Бу – тема!

КЕШЕ + ҖӘНЛЕК: Ә СИН КВАДРОБЕРЛАР БЕЛӘН ТАНЫШМЫ?

Табигатьтә яшәүче һәр җан иясенең үзенә хас билгеләре, үзенчәлекләре бар. Соңгы арада махсус битлек киеп, ике аякларында һәм кулларында йөреп, үзләрен берәр җанвардай тотучы яшүсмерләр күбәйде. Кеше ике аягында туры басып йөрү өчен бик күп гасырлар кичкән, хәзер кире мөкәләүгә кайтуның мәгънәсе нидә? Квадробикага спорт дип кенә карарга ярыймы? Ни өчен аны Россиядә тыярга телиләр? Әйдәгез, моны бергәләп ачыклыйк!

«Квадробика» - ул...

Квадробика – үзеңне берәр җәнлеккә охшатып тоту, аның сыйфатларын үзеңдә булдырырга тырышу. Бу хәрәкәт белән күбрәк кече яшьтәгеләр, статистика буенча 7-14 яшьлекләр мавыга. Аларны икенче төрле «териан»нар дип тә атыйлар. Ә квадробика үзе «дүрт» һәм «аэробика» дигән мәгънәне аңлата. Квадроберларның яраткан хайваннары булып песиләр, төлкеләр, этләр, бүреләр тора. Әйләнә-тирәдәгеләр дә алар арасындагы охшашлыкны күрсен өчен квадроберлар махсус битлек ясыйлар һәм койрык тагалар.

Кем уйлап тапкан?

Бу хәрәкәткә башлангычны Япониядә яшәүче Кеничи Ито сала. Ул 2008 елда маймыл кебек чабу күренешен чабышның яңа төре буларак күрсәтеп, халыкны гаҗәпкә калдыра. Шул рәвешле 100 метр аралыкны 15 секундта узып Гиннесның рекордлар китабына кертелә. Япон кешесе уйлап тапса да, квадробиканы тулы бер хәрәкәт буларак Америкада таныйлар. Шунысы кызыклы: бу үзенчәлекле хәрәкәт башта фитнес белән шөгыльләнүчеләр игътибарына тәкъдим ителә, әмма ахыр чиктә аны балалар отып бала. Чит илләрдә квадробика турында биш ел элек тә белгәннәр, ә Россиядә ул быел язын гына популярлашты.                               

Квадробиканы тыярга телиләр?!

Әлеге уен яшүсмерләр арасында популярлашып киткәч, өлкән буында гаҗәпләнү һәм ризасызлык туды. Битлек кигән балаларның урамда үтеп баручыларга ташланган очраклары да күзәтелгән. Мондый уеннар кече яшьтәгеләрнең психикасына начар йогынты ясый дигән фикердә булучылар да шактый.

Бу турыда белгечтән җавап ишетергә теләп, клиник психолог Кәримова Зөһрә Фәнис кызы белән аралаштым:

Яшүсмерләрне анализлап карагач, квадробика бер шиксез аларның психикасына йогынты ясый дигән фикергә килдем. Балаларның баш мие яңалыкны бик тиз үзләштерә. Җәмгыятьнең, өлкән яшьтәге кешеләрнең бу хәрәкәткә тискәре караулары гайре табигый, хәзерге яшүсмерләр – яңа буын һәм һәр буын яңача яши, яңача уйлый. Мондый проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр әлегә булмады, шуңа күрә яшүсмерләрнең бу шөгыль белән мавыгу сәбәпләрен төгәл әйтә алмыйм. Әмма фаразлап карасак була: динамик җәмгыятьтә алар да яңалыкка, ачышлар ясарга, тирә-юньдәгеләрне гаҗәпкә калдырырга омтыла. Яшьтәшләреннән аерылып тормас өчен, яки вакыйгалар читендә калырга теләмичә квадробика кебек хәрәкәтләргә кушылалар. Әти-әниләргә борчылырга җирлек бардыр дип уйлыйм, тик һәр баланың аерым шәхес икәнен оынтмаска кирәк. Беренче чиратта сөйләшү, аңлашу урынлы булыр, тик ничек кенә булмасын, агрессия белдерү һәм артык хафалану кирәкми!

Квадроберларның үзләре белән сөйләшмәсәм, бу язма тулы булмас, дип уйладым. Алар үзләре ни дияр икән?

Аноним, Мурманск шәһәре: «КВАДРОБИКА ФАНТАЗИЯНЕ ЯХШЫРТА, КУЛ ҺӘМ АЯК МУСКУЛЛАРЫН НЫГЫТА»

Квадробика белән мин Тик-ток аша таныштым. Аның турында тулырак белгәч, кызыксынуым артты. Реаль тормышымда квадробика белән шөгыльләнүче дусларым икәү генә, онлайн аралашканнары күбрәк. Минем тереотибым (тереотип – кешенең аерым җәнлеккә охшаган тибы) – Мейн Кун. Квадробика индивидуальлекә этәрә, битлекләр ясаганда, образ тудырганда фантазияне яхшырта, кул һәм аяк мускулларын ныгыта.

Әти-әнием дә, әйләнә-тирәмдәгеләр дә бу шөгылемә каршы, шуңа алар белән еш кына аңлашылмаучанлыклар туа.

Аноним, Сочи шәһәре: «МОНДЫЙ КОНТЕНТ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ, УЛ КЫЗЫКСЫНУ УЯТА»

Квадробика белән узган ел таныштым, ничек кушылганымны хәтта хәтерләмим дә. Бу өлкәдә дусларым бик күп түгел. Квадробика минем өчен ул хобби, тик шул ук вакытта эшчәнелек кебек тә, шуңа күрә үземдә җаваплылык сизәм. Дүрт аяклап йөрү, сикерү, катлаулы элементларны өйрәнгәндә бик авыр иде, ахырдан булып чыккач үземдә җиңеллек хисе тойдым. Шөгыльнең тискәре ягы буларак хейтны әйтергә кирәк, әйләнә-тирәмдәгеләр начар сүз әйтеп, кәефемне еш бозалар. Уңай  яклары да бар: мондый контент үзенчәлекле, ул кызыксыну уята һәм эстетик зәвык тудыра.

Аноним, Мәскәү шәһәре: «ӘНИЕМ БУ ХОББИГА НЕЙТРАЛЬ КАРЫЙ»

Квадробика белән спонтан рәвештә, интернет челтәрләрендә таныштым. Кызганычка, әлегә фикердәшләрем булырлык дусларым юк. Квадробика миңа икенче тормыш бүләк итте. Аны шулай ук үземдә түземлек тәрбияләргә, координациямне яхшыртырга булышканы өчен яратам. Әнием бу хоббига нейтраль карый, өлкән абый-апаларым әле кабул итеп бетерә алмыйлар.

Азалия САБИТОВА язмасы

Алия МӨХӘМӘТКӘРИМОВА рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев