Логотип Идель
Бу – тема!

ДОРАМАЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ: ИҢ ШӘП 5 ДОРАМА ИСЕМЛЕГЕ

«Эһе, дорамалар. Аңлашылды...» – дип, киләсе биткә күчәргә ашыкма. Тукта, иркенләп сулыш ал. Хәзер Алисә сезгә дорамалар иленә киииң итеп ишекләрне ачачак. Качма! Спойлерлар бик күп булачак! Киттек!

Чын дөресен әйткәндә, син «дорама» сүзе белән инде танышсыңдыр. Бу мәкалә күбрәк минем кебек «чәйнекләр» өчен, әмма профиларга да кызык булыр дип ышанам. Чөнки дорамалар әкренләп әмма горур адымнар белән безнең тормышыбызга кереп бара. Мин 6 сыйныфта укыганда ук 11 сыйныф кызлары ул чакта яңа чыккан дорамаларны  җыелышып сөйләшәләр иде. Әләй, никадәр гомер үткән...

Шундук әйтеп куям, «Наследники» дорамасы рейтинг эчендә бәяләнми. Яңа Ел киче Гайдайның фильмнарыннан башка була алмаган кебек, Корея дөньясын бу дорамасыз күз алдына китереп булмый. Бу – дорамаларның ныклы фундаменты, беренче баскычы; ә Ли Мин Хо анда пин-код кебек (сер итеп кенә әйтәм, әлеге кодны чын дорамщиклар гына белә). Минемчә, барлык кызлар дөньясының уң ягы Серкан Болат образы белән исәрләнсә, сул ягы Ли Мин Хога гашыйк (күпләр аны 2017 нче елда армия сафларыннан да көтте).

5. «Потомки солнца» (16+1 серия, 1 сәг., 2017)

Кемдер: «Ничек ул шушы легендар дораманы соңгы урынга куя алды?» – дип уйлап куйды, әйеме? Әмма ул бу мәкаләдә ул һичшиксез булырга тиеш (соңгы урында булса да), чөнки мин бу дорама буенча хәтта «Сезнең өчен герой кем?» дигән темага инша да яздым.

Ю Си Джин һәм Кан Моён. Спецназ егет һәм хирург кыз турында («апа» диясе килә, дораманың шул ягы ошамады, актриса олырак күренә). Алар икесе дә эшләренә чумганнар, аларның мәхәббәткә вакытлары да юк. Бу пар моны аңлый һәм аерылыша. Әмма бервакыт хирурны волонтер буларак  Урукка (уйлап табылган ил, имеш анда сугыш бара) җибәрәләр. Анда аны спецназ отряды һәм шул отряның командиры – Ю Си Джин каршы ала.  Мәхәббәткә өчен вакыт барлыкка килә, дип уйласагыз, яртылаш дөрес тә булырсыз, әмма шундук икенче дилемма барлыкка килә: хирург көн-төн кешенең милләтенә, диненә башка якларына карамыйча аның тормышы өчен көрәшә, ә солдат бер пуля белән мизгел эчендә шул күп кешеләрне юк итәргә мөмкин...

Бу дорамадан соң сез әлеге һөнәрләрне тагын да ныграк хөрмәт итә башлаячаксыз, хирург һәм хәрбиләрнең проблемалары белән танышырсыз. Әлеге дораманың китабы интернет-кибетләрендә бар.

4. «Легенда синего моря». (20 серия, 1 шәр сәг., 2016)      

Фентезилар яратмасам да, бу дорама үзенә игътибарны җәлеп итте. Кыскача әйткәндә, русалка һәм егет кеше турындагы дорама.  Иң кызыгы – ул егет – мошенник төркеме әгъзасы, аферист һәм гипноз остасы. Үзе бай малае булса да, кечкенә чагында өеннән кача һәм бер алдакчы кулына эләгеп аңа эшли башлый, алар бергәләп бай кешеләрнең законсыз юл белән табылган акчаларын үзләштерәләр. Ә юк, иң кызыгы ул түгел икән. Дорамада ике сюжет сызыгы бар: хәзерге тормыш һәм Кореянең Чосон империясе вакытындагы вакыйгалар, ягъни бу дорамада реинкарнация күренеше сурәтләнгән.

3. «Кто ты – школа 2015»(16 серия, 1 шәр сәг., 2015)

Детектив жанрында иҗат ителгән. Ике игезәк кызларның ятимнәр йортында аерылышуы һәм алдагы тормышта шәхес булып формулашулары, аларның әхлакый кыйммәтләрне үзләштерүгә багышланган.

Исеменнән үк күренеп торганча, бу дорама мәктәп тормышы, тулырак әйткәндә буллинг һәм мәктәпнең лидерлары, чит кеше тормышы белән яшәү турында. Һәрбер сыйныфтагы кебек монда да популяр спортсмен егет, һәркемне дә чыгырыннан чыгара торган юләр, очрашып йөрүче егет белән кыз, кылтын һәм башка образлар бар. Гадәттәгечә инде!

2. «Фея тяжелой атлетики Ким Пок Чжу» (16 серия, 1 шәр сәг., 2016) 

Бик матур җылы атмосфералы комедия. Ике тапкыр карадым.

Вакыйгалар спорт академиясендә бара. Пок Чжу авыр атлетика командасы капитаны. Ул озын буйлы, бик көчле, һәм беренче карашка бик дорфа булып күренсә дә, аның да нәфис, матур хатын-кыз буласы килә. Ул бик зыялы егетне очрата һәм аңа гашыйк була, әмма аның минусы: ул – ябыгу клиникасының докторы. Кыз бирешми, аның янында ешрак булыр өчен докторның ябыгу курсларына йөри башлый. Тик авыр атлетика тренерлары аны башка авырлык категориясенә күчерер өчен аңа авырлык җыярга кушалар. Ул нишләргә белми.

Алдагы дорамада мәктәп тормышы булса, монысында спорт академиясе студентларының тулай торакта яшәүләре, команда белән ярышларда катнашу, авыр һәм җиңел атлетикада кызларның бер-берсен күрәалмаулары турында. Бу дорамадан соң сез кызларның ни өчен егетләрдән «Сиңа Месси ошыймы?» – дип сораганын беләчәксез.

1.  «25 21». (16 серия, 1 шәр сәг.,  2022 «Netflix»)

Әлеге дорама беркемне дә битараф калдырмаячак. Үлеп яраттым шушысын. Еллар узгач тагын карыйсым килә. Фикерләр күп. Уйландыра торган дорама. Үз уйларымда үзем чуалмыйча, язып чыгарга тырышам.

Миңа аның атмосферасы ошый: яшьләр прокатка популяр булган комиксның  яңа томын алырга җитешер өчен китап кибетләренә йөгерүләре, балаларның шәхси радиоканалларында үзләре диджей булып яңалыклары, кичерешләре белән уртаклашулары, мәктәптә радиохәбәрләр булуы, яңа чыккан компьютерлардан аралашулары, ул заман уеннары, наклейкалар һәм көндәлек тутыру – болар барысы да сине шул чорга ыргыта.  Бар гаилә өчен якты, матур, илһамландыра торган кечкенә дорама. Сюжет үзәгендә дуслык, гаилә һәм мәхәббәт темалары.

Төп героиняның (На Хи До) яшьлеге 90 нчы еллар азагына туры килә, нәкъ менә Кореядә Россиядә кебек икътисади проблемалар (бу очракта МВФ кризисы) барлыкка килгән мәлдә, тик безнең  кинематография белән чагыштырганда, ул һич тә «3Б» сериал-фильмнарындагы («Бригада», «Брат» һәм «Бумер») кебек караңгы 90 нчы елларны тасвирламый,  ә кешеләрнең яңа, аларның хыялларын тамырдан ук өзгән заманда барыбер үз үзләрен табуга, алга таба үз куллары белән яңа тормыш, киләчәк коруга юнәлтелгән.

На Хи До мәктәп яшендә булганда, Кореяда укучыларга карата кул күтәрүгә каршы  закон чыгаралар, әмма кайбер укытучылар моңа колак салмыйлар, укучылар бу хакта полициягә хәбәр итәргә мәҗбүр булалар һәм... Әйтмим!

Шулай ук монда журналистларның, аеруча хәбәрче һөнәренең барлык нечкәлеләре күрсәтелгән. 2001 нче елны Нью-Йорткагы Игезәкләр бинасы җимерелгәч, төрле илләрдән журналистлар җибәрелеп, бу коточкыч фаҗигадән соң исән калганнардан интервью алырга тырышалар, әмма халыкта аның кайгысы түгел...  Әлеге һөнәр кешеләренең иң «ныклы» булганнары да, көнсаен шәһәрдәге кара төтенне, үлгән, елаган кешеләрне күреп, бирешергә мөмкиннәр.

Шулай ук әлеге дорамада карьерист ата-ана һәм бала мөнәсәбәте, бер береңнән еракта булганда мәхәббәтне саклау,  үз алдыңа куйган бурычлар яки мәхәббәт, бөлгенлек, гаиләңне саклап калу яки  кара исем алу, танылган әни баласы булу һәм тагын күп кенә  иҗтимагый проблемалар яктыртылган. Бу дораманы караганнан соң сезнең «En garde! Prêts? Allez!» симптомы булачак, чөнки бу сериал фехтование турында.

Дорамаларда иң ошаган ягы – ул аларның соңгы серияләрендә мотивацион текст. Сез ял да итәсез, рухи көч тә җыясыз. Һәм алда әйтелгәнчә, кызларның актерларны армиядән көтүләре. Көньяк Кореядә айдолллар да, танылган шәхесләр дә моннан кача алмый, качырга да теләми, чөнки беренчедән аларны бар дөнья көтә, куәтли, икенчедән аларның физик яктан көч җыюлары боевик жанрындагы кастингларда зур плюс булып тора (сүз уңаеннан, декабрьдә  Нам Джу Хек армия сафларына алына, ул 1-3 дорамаларның төп герое). Корея дөньясы, әлбәттә, мине ишетмәс, әмма мин дорамаларны инглиз телендә карау мөмкинлеген сорар идем: рәхәт тә файдалы да.

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев