ҺӨНӘРЛӘРНЕ ФИЛЬМНАР ЯРДӘМЕНДӘ АЧАБЫЗ!
Дөньяда шундый күп кызыклы һөнәрләр бар! Алар белән танышу өчен берничә ысул бар. Сез реаль вакытта эшләргә яки әлеге һөнәрләрне ача торган фильмнар карый аласыз. Без төрле һөнәрләр буенча фильмнар исемлеген җыйдык.
БИЮЧЕЛӘР ӨЧЕН
«Березка» сериалы (2018)
Менә инде 70 ел «Березка» ансамбле тамашачыларны «йөзеп йөрүче» биючеләре белән таң калдыра. Кызлар гүя бер урында басып торалар, ә сәхнә алар астында әйләнә кебек. Талантлы биюче кызларга зур сәхнәгә таба катлаулы юл узарга туры киләчәк.
«Шаг вперед» (2006)
Тайлер Гейдж – урам биючесе. Акылсыз һәм куркыныч тормыш рәвеше аны җәмгыять белән конфликтка мәҗбүр итә. Чираттагы инциденттан соң ул үз талантына һәм әйләнә-тирә дөньяга күзен ачарга мәҗбүр итәчәк бер кыз белән таныша.
«Битва» (2019)
Стрит-дансер Антон карьераны бик тиз ясый – аның командасы барлык батлларда җиңә, ул танылган хореограф һәм киләчәген тулаем бию белән бәйләргә җыена. Әмма бәхетсезлек очрагы барлык планнарны җимерә – Антон ишетми башлый һәм барлык өметләрен югалта. Гадәти булмаган тынлык дөньясына эләккәч, Антон бу куркыныч хәлнең үзенең хыялын җимерә алмавын аңлый.
УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН
«Зачетный препод» (2013)
Зеки Мюллер банк талаган өчен 13 ай төрәмәдә утырып чыга. Шуннан соң ул төзелештә яшерелгән табышны эзләргә китә. Кирәкле урында яңа мәктәп спорт залын күргәч, талаучының гаҗәпләнүе нинди!
«Звездочки на земле» (2007)
8 яшьлек Ишан Авасти тумыштан ук башка балалардан бераз аерыла. Башкалар бик җиңел эшләгән әйберләр аңа бик авыр бирелә. Бу баланы әти-әнисе дә, җәмгыять тә аңламый. Имтиханнарын өченче тапкырдан да тапшыра алмагач, әтисе аны интернат-мәктәпкә җибәрә. Бервакыт Ишан тормышында рәсем укытучысы Рам Никум пәйда була, баланы аңлаучы бердәнбер кеше була ул. Рам үз алдына малайның тормышын һәм аңа мөнәсәбәтен үзгәртү максатын куя.
«Триумф: история Рона Кларка» (2006)
Педагог-идеалист Нью-Йоркның начар данга ия булган мәктәпләренең берсендә укыту өчен провинцияне калдырып китә. Анда ул үзенең бар дәртен һәм кызыклы идеяләрен куллана – яңа укучыларының илһамландыру өчен бар көчен куя.
ВОЖАТЫЙЛАР ӨЧЕН
«Каникулы off-line» (2018)
Өч студент дус үз эшләрен ачарга карар кыла. Алара шәһәр балалары өчен милли гореф-гадәтләр һәм авыл тормышы турында белем бирә торган этно-лагерь ачу идеясе белән яна. Лагерьда беренче балалар барлыкка килү белән фильм геройлары бик күп кызык, ә кайчак куркыныч хәлләргә эләгә.
«Юность» (2023)
Үзенең фанатын рәнҗеткәнлетән, топ блогер Alex Go барлык контрактларын югалта. Карьерасын саклап калу өчен, егет фанаты ял итә торган пионер лагерена вожатый булып бара. Һәм хәзер аның кареьерасының язмышын язылучылар һәм продюсеры түгел, ә балалар һәм лагерь директоры хәл итәчәк.
Мәдинә ӘНВӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Нет комментариев