Логотип Идель
Бу – тема!

«ИМТИХАН «Ә» ДИГӘНЧЕ КИЛЕП ҖИТӘ!»: 100 БАЛЛ ҖЫЙГАННАР БДИга НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНГӘН?

Менә сезгә бер хәбәр: быел БДИны 100 баллга тапшырган яшүсмерләр саны арткан – алар саны 361 булган! Бу – искиткеч яңалык! Ә хәзер шундый үсмерләрнең берничәсе белән танышып, аларның тәҗрибәләре белән танышып алырга киңәш итәм!

 

Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәренең «СОлНЦе» мәктәбе укучысы, рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган:

– Башта ышанмадым... Әле дә көлеп искә алам, «Госуслуги» кушымтасын берничә кат урнаштырдым – «шок» халәте шулкадәр көчле иде. Аннан соң сөенү, шатлык белән бүлешү дигәндәй. Үз-үземә, үз көчемә ышаныч та артты, билгеле. БДИны дүрт фәннән тапшырдым: рус теле, математика база, рус әдәбияты, инглиз теле.

Имтиханнарга май аеннан башлап кына әзерләнә башладым дисәм, кеше ышанмас... Әмма бу – чын! Аңа хәтле татар теленнән һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада белән мәшгуль идем. Ике атна әзерләнеп, ничек биреп чыкканмындыр, үзем дә хәйран калам. Бер нинди (онлайн да, офлайн да) репетиторларым юк иде.

Теләк һәм тырышлык булса, үзең дә әзерләнә аласың икән ул!

Беренче чиратта, кирәкле материалны ятлый бардым. Хәтердә торса, җанда да тыныч, язып чыгачагыңа ышаныч та зур. Һәм, билгеле, бөтен буш вакытыңны әзерлеккә багышларга кирәк. Төгәл расписаниелар төзегән юк. Бер көн алдан уку планын гына әзерли идем.

Имтиханнарга әзерләнгәндә иң авыры – дулкынлану. Май ае минем өчен, тоташ стресс булды. Укырга исә КФУның Югары журналистика мәктәбенә керергә уйлыйм. Шуны истә тотыгыз: БДИ без уйлаганча ук куркыныч түгел! Әзерләнсәң, биреп була. Артык дулкынланмагыз.

 

Илнур Абдуллин, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе укучысы, химиядән 100 балл җыйган:

– БДИ 4 фәннән тапшырдым: химия, профиль математика, рус теле, биология. Химия фәненнән имтиханга яраткан укытучым Лилия апа Фәтхрахманова белән әзерләндем. Аның дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Өйдә дә укытучым тәкъдим иткән сайтларда өстәмә әзерләндем. Аңа рәхмәтем чиксез зур!

Мин 10 сыйныфка күчүгә үк БДИга әзерләнә башладым. Иң беренче чиратта, теоретик белемнәр булуы мөһим. Икенчедән, үз-үзеңә ышаныч кирәк. Күпчелек вакытымны имтиханнарга багышладым: көндәлек расписание булдырдым һәм шуның буенча шөгыльләнергә тырыштым.

Ә киләчәгемне медицина белән бәйлисем килә!

Киңәшем шундыйрак: имтиханнарга алдан әзерләнә башлагыз, тырышып укыгыз, үз-үзегезгә ышаныгыз. Вакытны дөрес бүлергә өйрәнегез, чөнки имтихан «ә» дигәнче килеп җитә!

 

Камилә Гарифҗанова, Арча районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, рус әдәбиятыннан 100 балл иясе:

– 100 баллны күргәч, күңелемдә нинди хис-кичерешләр булганын әйтеп аңлата да алмыйм. Башта ышанмадым. Бу хата түгел икәнен аңлагач, шатлыктан елый башладым. Бөтен өйгә: «Минем 100 балл», – дип кычкырып җибәрдем. Мин дөньядагы иң бәхетле кеше идем.  

Рус теленнән (94 балл), база дәрәҗәсендәге математикадан («5»ле), рус әдәбиятыннан (100 балл) һәм җәмгыятьтән (70 балл) БДИ тапшырдым. Имтиханга үзем онлайн мәктәп ярдәмендә әзерләндем. Ләкин минем башыма әдәбият буенча белемнәрне безнең мәктәп укытучылары да салдылар. Мин инде бишенче сыйныфтан ук рус әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаша башладым. Гөлназ Галиевна, Алла Вячеславовна, Альбина Абдулловна – бу өч укытучы да миңа тормышымның төрле этапларында әдәбиятны өйрәнергә ярдәм иттеләр.                   

                                                                           

Имтиханга әзерләнүемдә ниндидер ысуллар бар дип әйтеп булмый. Иң мөһиме – даими практика. Атнага 4-5 тапкыр вебинар карадым, 3 тапкыр төрле иншалар яздым һәм һәр ай ахырында сынау имтиханы тапшырдым. Шулай ук, мәсәлән, өйгә җәяү кайтып барганда лекцияләр тыңладым, буш вакытым чыкканда, шигырьләр өйрәндем. Әдәбиятка әзерләнү өчен минем өч мәҗбүри көнем бар иде. Атнаның бер көнен мин – җәмгыять белеменә, ә калган көннәрен рус теле һәм әдәбиятка багышлый идем.             

БДИда иң авыры имтиханга кадәр соңгы көнне яшәү. Бу вакытта син бер ел буе өйрәнгән мәгълүматны оныткан кебек буласың.

Мин КФУның рус филологиясенә укырга керергә хыялланам, әмма рус теле һәм әдәбияты педагогия факультетына эләксәм дә шат булачакмын! Унынчы сыйныф укучыларына киләчәкне билгеләргә һәм имтиханнарга әзерләнә башларга киңәш итәм. Барысы да бу авыр юлны үтәләр, сез дә үтәрсез. Практикада даими булырга, көн саен бераз булса да эшләргә тырышыгыз. Әлбәттә, ял итү турында да онытмаска кирәк, үзегезне эмоциональ януга китермәгез, сәламәт йокы һәм яхшы туклану чыннан да бик мөһим. Иң мөһиме, онытмагыз, бу – сезнең озын гомерегезнең бер елы гына!

 

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, әгәр мәктәптә 11 ел буе белем туплаган булсаң, БДИның бер авырлыгы да юк! Син булдырачаксың! Мин сиңа ышанам!

 

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев