МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА 5 ШӘП ДОРАМА
Язмада яшүсмерләр бөтен җанын биреп карый торган Кытай дорамалары исемлеген тәкъдим итәбез. Әгәр дә син әле бер дораманы да карамаган булсаң, менә сиңа 5 мәхәббәт тарихы! Теләгәнен сайла һәм тизрәк карый башла!
1. «Принцесса и оборотень» – 2023, мелодрама, фэнтези
Төп героиня – принцессаны урлыйлар, шуннан соң кыз әкияти дөньяга эләгә. Мондагы халык төрле җәнлекләргә әверелә алуы белән аерылып тора. Принцессаны шушы сихри дөнья патшасына кияүгә бирергә телиләр. Әлбәттә, яшь кыз моңа әзер түгел. Гадәттәге әкиятләрдә була торган кебек монда да кыз юлына яшь, чибәр егетне очрата. Дорама тылсым, серләр һәм матур эпизодлар белән үрелеп бара.
2. «Ветреный дворец» – 2023, мелодрама, фэнтези
Төп героиняның тормышында гел күңелсезлекләр... Аның иң якын дусты үлгән, эшендә проблемалар артканнан арта. Кыз каян көч табарга да белми. Шулай итеп, ул бер авылга күченергә уйлый. Анда ул яжа дуслар белән таныша. Шулар арасында, әлбәттә инде, матур егет тә була. Дәвамын карагач белерсең, яме?
3. «Киберкраш: Влюбиться в твою улыбку» – 2021, мелодрама
Төп героиняны киберспорт командасына чакыралар, әмма бу өлкәдә кызларга бик шат түгелләр. Тискәре карашка карамастан, кыз үз хыялын тормышка ашырырга тели һәм җиңүгә өметләнә. Башта бу командасының лидеры кызга бик кырыс тоела, ләкин бераз вакыт узгач, барысы да үзгәрәәә…
4. «Скрытая любовь» – 2023, мелодрама
Соңгы арада популяр дорама! Сан Чжи исемле кыз үз абыйсының дустына гашыйк. Әмма ул бу турыда әйтергә кыймый. Еллар узгач, егет белән кыз кисешәләр, һәм хәзер инде егет кызда дустының сеңлесен генә түгел, ә, бәлки, булачак ярын да күрә башлыйдыр. Бу юлы Сан Чжи үзен ничек тотар? Оялмыйча, үз хисләрен белдерә алырмы? Менә анысын карагач беләсең инде))
5. «Влюбиться» – 2024, мелодрама, комедия
Цянь Линь исемле кыз күптән инде бер егеткә гашыйк. Бу турыда ул егеткә чыгарылыш кичәсендә хәбәр итәргә була. Кызганычка каршы, егет аның хисләренә җавап бирми... Шуның аркасында кыз төшенкелеккә бирелә һәм ачуын футбол кырында чыгарырга уйлый. Әйе, шушы шөгыль кызга стрессны киметергә булыша. Ләкин аның белән уйнаган дус егете кинәт кызның уйнау тәртибе үзгәрүен тоя һәм аның өчен борчыла башлый. Һәм шуннан нәрсә була? Әйтмибееез!
Фото: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев