БЫЕЛГЫ «КАРБЫЗ PARTY» НИЛӘР БЕЛӘН ИСТӘ КАЛДЫ?
2022 елда беренче тапкыр уздырылган «Карбыз Party» быел да гөрләде – өченче тапкыр! Бу бәйрәмнең ел саен аерылгысыз атрибуты гел бер үк – карбыз, әмма һәр елны «Карбыз Party» үзгә була. Ә быел ниләр белән истә калды ул?
– 100 килограмм карбыз! Бәлки, күбрәк тә булгандыр әле – беркем дә карбыз татып карамыйча китмәде!
– Журнал сатып алучылар арасында «Ялкын» мерчы – безнең шәп футболка, худи һәм шоппер уйнатылды. Һәм бер зур карбыз, әлбәттә!
– «Good Night Show» бер сәгатьлек уен программа әзерләде. Җиңүчеләргә нәрсә бүләк иттек, дип уйлыйсыз? Әйе, нәкъ шуны:)
– Кунаклар АлияНур һәм Илназ Гариповның иң матур һәм дәртле җырларына биеде.
– Карбызлы фотозона исә елдагыча үз тирәсенә күпләрне җыйды – дуслар, иптәшләр истәлеккә уртак фотолар ясады.
Менә шул! Фотоларны исә биредә карый аласың.
Киләсе елда очрашканчы!
Азат Вилданов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев