АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Россиядә белем алу өчен дәүләт ярдәме белән бирелә торган кредит кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Яңа тәкъдим буенча, кредит алу өчен вузга кабул итү турындагы приказны көтү мәҗбүри булмаска мөмкин.
Хәзер күп кенә югары уку йортлары беренче семестр өчен акчаны студентны рәсми рәвештә кабул иткәнче үк түләргә сорый. Ә белем алу кредитын, гадәттә, кабул итү турында приказ чыкканнан соң гына рәсмиләштереп була.
Дәүләт Думасында бу кагыйдәне үзгәртергә һәм банкка мөрәҗәгать итү өчен абитуриент белән вуз арасында төзелгән уку килешүен дә җитәрлек документ дип санарга тәкъдим итәләр.
Инициатива авторлары фикеренчә, бу гаиләләргә беренче түләү өчен акчаны башка урыннан эзләргә кирәкмичә, кредитны вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк. Әлегә бу — тәкъдим генә, закон кабул ителмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев