Белми калма
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә дәрес вакытында мобиль телефоннар куллануны тыю турындагы яңа кагыйдә гамәлгә керә. Бу таләп Мәгариф министрлыгы боерыгында беркетелгән.
Укучыларга дәрес вакытында гаджетлар кулланырга ярамый. Искәрмә — гадәттән тыш хәлләр, укучыларның яки мәктәп хезмәткәрләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очраклар.
Тәнәфесләрдә телефон куллану тәртибен һәр мәктәп үзе билгели.
Смартфоннарны дәресләрдә куллануны чикләү турындагы норма «Мәгариф турында» федераль законга 2023 елда ук кертелгән иде. Яңа боерык бу таләпне мәктәпләрдә гамәлгә ашыру тәртибен төгәлләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев