Яңалыклар
-
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Октябрьдә Россиядә укучылар һәм көллият- техникум студентлары арасында функциональ грамоталылык буенча тикшерү узачак. Анда якынча 77 мең кеше катнашачак. -
БЕР СӘХНӘ – МЕҢ ХАТИРӘ
Бәлки, арагызда киләчәктә үзен сәхнәдә сынап карарга, артист булырга хыялланучылар бардыр? Театрга юл кайчак бер спектакльдән, образдан яки кечкенә генә кызыксынудан башлана. Әмма сәхнә артында һәр артистның үз тарихы: беренче роль, беренче дулкынлану, беренче уңыш һәм еллар дәвамында җыелган меңләгән хатирәсе бар. Бу язмада танылган театр артистларының һөнәр сайлау юлы, истә калган вакыйгалары һәм сәхнәдән алган «тормыш дәресләре» белән танышырбыз. Бәлки, синең дә сорауларыңа җавап табылыр. -
ЯХШЫЛЫК ТРЕКЕРЫ: 10 ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛ
Яхшылык кылу өчен зур мөмкинлекләр яки махсус сәбәп кирәкми. Кайчак бер җылы сүз, бер шалтырату яки кечкенә генә ярдәм дә кемнеңдер көнен матуррак итә ала. Шуңа күрә без синең өчен бер атналык яхшылык трекеры әзерләдек. Көн саен исемлеккә күз сал һәм бүген башкарган игелекле гамәлләрең янына билге куй. Бер көндә берничәсен эшләргә дә, атна дәвамында төрле гамәлләрне сынап карарга да мөмкин. Атна ахырына күпмесе җыелыр икән? -
УКУДА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТНЫ НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?
Ясалма интеллект укуны җиңеләйтә ала: катлаулы теманы аңлатырга, презентацияне тикшерергә, имтиханга әзерләнергә яки өстәмә биремнәр төзергә. Әмма аңа бөтен эшне тапшырып кую дөрес түгел. ИИ синең урыныңа уйларга түгел, ә үзеңә яхшырак аңларга һәм өйрәнергә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен аны ничек кулланырга соң? -
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
Ноябрьдән Татарстанның кайбер мәктәпләрендә «Ясалма фәһем һәм мәгълүмати иминлек» курсын сынап карый башлаячаклар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. -
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
2027 елдан Россия вузларына укырга керүчеләр профиль фәннәр буенча югары БДИ нәтиҗәләре өчен 15тән 25кә кадәр өстәмә балл ала башларга мөмкин. -
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ҺӘРКЕМ УКЫРГА ТИЕШЛЕ 5 ӘСӘР
Татар әдәбиятында бүген дә актуаль яңгырый торган сораулар бар: кеше үз тормышын үзе сайлый аламы, мәхәббәт бәхет өчен җитәме, гаиләдә якынлык ничек югала, туган тел һәм тамырлар ни өчен мөһим, югалту белән ничек яшәргә? Шуңа күрә бу әсәрләрне «классика булганга» гына түгел, үзең турында да нидер аңлар өчен укырга була. -
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
Рособрнадзор 2027 елда Бөтенроссия тикшерү эшләренең (ВПР) кайчан узачагын хәбәр итте. Алар 19 апрельдән 21 майга кадәр үткәреләчәк. Һәр мәктәп төгәл даталарны үзе билгели. -
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Россиядә «Айда» сериалының беренче тизеры тәкъдим ителде. Казанның «Тяп-Ляп» җинаятьчел төркеме барлыкка килү һәм аның таркалуы турында сөйләүче сериал ноябрь аенда чыгачак. -
КҮЗ КҮРЕМЕН ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Без көн саен дөньяны күзләр аша кабул итәбез: укыйбыз, язабыз, телефон карыйбыз, юлда йөрибез, кешеләрнең йөзләрен, табигатьне, төсләрне күрәбез. Әмма күзләрнең кадерен еш кына алар арый башлагач кына аңлыйбыз. Баш авырта, хәрефләр тоныклана, экранга озак карап булмый, күзләр кибә яки кызара. -
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Катнашучылар төрле эш урыннарына барып, һөнәрләр белән реаль эш шартларында таныша алачак. Алар эшмәкәрләр һәм креатив өлкә вәкилләре белән очрашачак, лекцияләрдә һәм остаханәләрдә катнашачак. -
ЯХШЫЛЫК КӨТМӘГӘНДӘ КИЛӘ
Кайчак күңелне күтәрү өчен кыйбатлы бүләкләр кирәкми. Бер чәчәк, җылы сүз, ярдәм кулы яки вакытында күрсәтелгән игътибар да көнне бөтенләй башка якка үзгәртә ала. Әлеге язмада яшүсмерләр көтелмәгән яхшылык белән очрашкан һәм үзләре дә аны башкаларга бүләк иткән мизгелләрен искә төшерде. -
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев мәктәпләрдә математика, физика һәм химия курсларын 20-30 процентка кыскартырга мөмкин дип белдерде. -
НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ ОЗЫН ВИДЕОЛАРНЫ КАРАУ АВЫРЛАША?
Берәр фильмны яки озын видеоны ачабыз. Башта барысы да кызык тоела. Ләкин берничә минуттан соң телефонга карыйсы килә, хәбәрләрне тикшерәбез, башка видео ачып җибәрәбез. «Әле генә биш минут карадым бит», дип уйлыйбыз, ә игътибар инде бөтенләй башка җирдә. Кызык: безгә чыннан да озын видеолар ошамый башладымы, әллә безнең игътибарны туплау гадәтебез үзгәрдеме? -
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
Иң иҗади фестиваль янәдән сәләтле яшьләрне туплый! Бүгеннән Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелә.
Белми калма
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
-
9 ноября 2026 - 10:59
2027 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАРДА БЕРДӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК