Яңалыклар
-
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен көнлек максималь уку йөкләнешен билгеләде. Методик киңәшләргә караганда, дәресләр саны укучының сыйныфына бәйле була. -
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
Казанда «Казанның яшьләр картасы» проекты старт алды. Шәһәрнең яшь кешеләре картага үзләренең яраткан урыннарын тәкъдим итә ала. Алар арасында уңайлы кофейнялар, парклар, ишегаллары, күзәтү мәйданчыклары һәм башка истәлекле урыннар булырга мөмкин. -
ИҢ ЯКЫН ДУСТЫҢНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?
«Без бер-беребез турында барысын да беләбез!» – дип уйлыйсызмы? Ә хәзер тикшереп карыйк. Бу уен өчен сиңа бары тик иң якын дустың гына кирәк. Бер-берегезгә чиратлап сораулар бирәсез һәм икенче кеше синең турында җавап бирергә тиеш. -
«ӘНИЕҢ ЯКИ ӘТИЕҢ ДӘ ШУНДЫЙ АКМЫ?»
Ап-ак чәчләр, ак керфекләр, яшел күзләр һәм урамда озатып калган кызыксынулы карашлар... Язмабызның герое Дарья өчен болар – гадәти тормышның бер өлеше. Аның альбинизмы кешеләрдә күп сораулар тудырса да, Дарья үзенчәлеген яшерергә җыенмый. Без Дарья белән альбинизм, үз-үзеңне кабул итү һәм җәмгыятьтәге стереотипларга мөнәсәбәт турында сөйләштек. -
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
Россия Мәгариф министрлыгы беренче сыйныф укучылары өчен уку атнасының уртасында йөкләнеше азрак булган көн кертергә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС министрлыкның методик тәкъдимнәренә сылтама белән яза. -
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Югары БДИ баллы да вузга керү гарантиясе булып тора алмый. -
БОТАНИК БАКЧАСЫНДА ХИМИК ТӘҖРИБӘЛӘР
Сезнең белән Хәсән. Бүген без сезне ботаника бакчасына чакырабыз. Агачлар, чәчәкләр, кояш... Ләкин без монда сокланырга түгел, ә химик реакцияләр ярдәмендә чәчәкләрне төсле итәргә килдек. Сез әзерме? Киттек -
ПСИХОЛОГ, ПСИХОТЕРАПЕВТ, ПСИХИАТР: КЕМГӘ БАРЫРГА?
Кайчак үзең белән нәрсәдер булуын сизәсең: элек яраткан нәрсәләр кызык түгел, мәктәпкә барырга теләмисең, борчыласың, тиз ачуланасың яки беркем белән дә сөйләшәсе килми. «Бәлки, миңа ярдәм кирәктер?» дигән уй килә. -
БАЛЫККА БАРГАНДА ҮЗЕҢ БЕЛӘН НӘРСӘ АЛЫРГА ҺӘМ НӘРСӘНЕ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
Балык тоту – кармакны суга ыргытып, сәгатьләр буе калкавычка карап утыру гына түгел. Дөрес әзерләнсәң, бу чын ялга әйләнә: табигать, тынычлык, дуслар һәм, бәлки, кичке ашка балык та эләгер. Ләкин беренче тапкыр балыкка барасың икән, «Нәрсә алырга? Кармакны ничек әзерләргә? Кайда утырырга?» дигән сораулар тууы бик табигый. Әйдә, бергәләп карап чыгыйк. -
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БӘХӘСЛӘРНЕ ҖАЙГА САЛУ КОМИССИЯЛӘРЕ ТӨЗЕЛӘЧӘК
Россиянең һәр мәктәбендә 1 сентябрьгә кадәр бәхәсләрне җайга салу комиссиясе булдырылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Яр Чаллыда узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучыларга видеомөрәҗәгать вакытында хәбәр итте. -
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВКА «ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ИКЕНЧЕ СЕЗОНЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале проекты һәм аның икенче сезоны тәкъдим ителде. Презентация Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылган күргәзмәдә узды. -
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
Татарстанда чыгарылыш укучыларының 70 проценты бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшырганнан соң үз нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. -
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Бу уку елында Татарстанның 13 мәктәбендә укучыларның тәртибен бәяләү буенча пилот проект старт алачак. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. -
ФИЛЛӘР ТУРЫНДА СИН БЕЛМӘГӘН 10 ФАКТ
12 август – Бөтендөнья филләр көне. Ул 2012 елдан башлап билгеләп үтелә һәм Африка белән Азия филләрен саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен булдырылган. -
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
Россиянең кайбер төбәкләрендә эксперимент рәвешендә пилотсыз автобуслар эшли башларга мөмкин. Мондый проектларны Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Татарстанда һәм Ерак Көнчыгышта башлап җибәрү тәкъдим ителә. Бу хакта Россия транспорт министры Андрей Никитин хәбәр иткән, дип яза ТАСС.
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?